Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Т ә ү г е к а р л а р Күрегезче, йомшак бөртекләр Салмак кына җиргә сыена, Гүя, фәрештәләр кагынып, Канатлардан мамык коела. Шушы яуган ап-ак карлар Түши җирне, каплый юлларны. Күңелемне куаныч били, Үсмер чакка өнди уйларны. Кайбер шугы өрфә күбәләктәй Шаярыша куна алмыйча, Уйлар оча бергә канатланып,...

Т ә ү г е к а р л а р
Күрегезче,
йомшак бөртекләр
Салмак кына
җиргә сыена,
Гүя, фәрештәләр
кагынып,
Канатлардан
мамык коела.
 
Шушы яуган
ап-ак карлар
Түши җирне,
каплый юлларны.
Күңелемне куаныч били,
Үсмер чакка
өнди уйларны.
 
Кайбер шугы
өрфә күбәләктәй
Шаярыша куна алмыйча,
Уйлар оча бергә
канатланып,
Еракларга оча, талмыйча.
 
Яуган энҗе карлар
керсез,
Гамьсез бала чагым
шикелле.
Аз салкынлык та
чеметкәли
Битләремә төшкән
мизгелне.
 
Сез бит, тәүге
ак кар бөртекләре,
Тирә-юньгә
«юрган» яптыгыз.
Якты кояш ялкынына
төреп,
Күңелемдә учак яктыгыз.
Васил КАМАЛОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев