Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Язып бетермәгән поэма... Таралмастай сагышларын төйнәп Инде көз дә юлга җыена, Күкләр үзе шулай кушкан, диеп Җилләр шыңшый көзнең җаена. Төргәк - төргәк калын болытларда Түкми калган моңнар, күз яше - Вакытларны кызганмаска икән Утырырга кайчак сөйләшеп... Бер төргәктә акланмаган өмет, Ташлап калдыруы кызганыч Узган гомер инде узган хәзер, Көтә...

Язып бетермәгән поэма...
Таралмастай
сагышларын төйнәп
Инде көз дә юлга җыена,
Күкләр үзе шулай кушкан,
диеп
Җилләр шыңшый
көзнең җаена.
 
Төргәк - төргәк
калын болытларда
Түкми калган моңнар,
күз яше -
Вакытларны
кызганмаска икән
Утырырга
кайчак сөйләшеп...
 
Бер төргәктә
акланмаган өмет,
Ташлап калдыруы
кызганыч
Узган гомер инде
узган хәзер,
Көтә бирсен
алда куаныч.
 
Офык дәшә.
Кузгалырга кирәк,
Вакыт җиткән
карлар аена.
Ертык кәгазь кебек
яфрак кала
Язып бетермәгән
поэма...
Асия САФИНА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев