Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Зур аерма

Кемгә нәрсә тиешлесе
Язмышына язылган.
Кем үлгәнче байлык җыя,
Мин ямь табам азыннан.

Кем канәгать булганына,
Кем тели гел баерга.
Ике кеше арасында
Нидән шундый аерма?
Рифкать ИМАЕВ.

Җырга тарта күңел
Киләчәктә безне дә бер,
Бәлки, искә алырлар.
Укып безнең шигырьләрне,
Бәлки, таңга калырлар.

Хыялый да соң үзебез,
Көн-төн шигырь язабыз.
Картаймыйбыз, гомер буе
Сабый булып калабыз.

«Ник кирәк бу шигырьләр?» – дип,
Әйтүчеләр бар барын.
Шигырьләрсез җыр да булмый,
Җырсыз яшәү ник тагын.

Аңлау авыр моңсызларны,
Җырга тарта күңелләр.
Яныйк әле ахыргача,
Без бит җансыз түгелләр.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.

Чигем тар
Иреклемен ходай каршысында,
Газиз җирем, назлы телем бар.
Сөйлим дисәм телемне кысалар,
Ник бу илдә минем чигем тар?

Табигатьтә бар да әйләнештә;
Җәем, көзем, кышым, язым бар.
Яшим дисәм мөхитем читнеке,
Хезмәтемдә миңа офык тар.

Бер карасаң, барда җитеш кебек,
Көндез кояш, төнлә аем бар.
Ватаным юк!
Иркен сулый алмыйм –
Эчем тулы шуңа сагыш, зар.

Җырлап карыйм – җырым ишетелми,
Тавышымны чикли диварлар.
Өмет тулы хыялларым гына –
Ирек эзләр, чөнки дөнья тар.
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.

Заман чире
Кытайдан грипп тарала,
Яңа чыккан вирус ди.
Чир милләтне сайлап тормый
Кытай ни дә, урыс ни.

Тетрәндерә һәммәбезне,
Шом сала илебезгә.
Авыртмаган башка таяк –
Шушыдыр инде безгә.

Андыйларны күргән булды...
Килеп кенә карасын
Без Гитлерны җиңгән халык,
Өшкерербез анасын.

Карантинда утыртырбыз,
Тыю, чикләү кертербез,
Хлорда коендырырбыз,
Битлек белән йөртербез.

Кирәксә җиңү хакына
Чигебезне бикләрбез.
Юкка-барга арлы-бирле
Эт сугарып йөртмәбез.

Вирусны үтерә торган
Даруы да табылыр.
Коронавирус чиреннән
Арынырбыз барыбер.

Тотынсак тиз булдырабыз,
Теләсәк берләшәбез.
Коррупция белән генә
Бер гомер көрәшәбез.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев