Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Таң каршылыйм Санаган юк һәм шуңа да Әйталмыйм төгәл санын. Каршылыйм, тәүге күргәндәй, Язның ничәнче таңын. Әллә җирдә яз булганга, Баш әйләнгәли кайчак. Әйтерсең, мин бу якларга Ерактан килгән качак. Сулыйм дисәң, һавасы саф, Уй уйларга да уңай. Кошлары да сайрый сыман Бу якта гына шулай. Булса икән җиңел генә...

Таң каршылыйм
Санаган юк
һәм шуңа да
Әйталмыйм
төгәл санын.
Каршылыйм,
тәүге күргәндәй,
Язның ничәнче таңын.
Әллә җирдә яз булганга,
Баш әйләнгәли кайчак.
Әйтерсең, мин бу якларга
Ерактан килгән качак.
Сулыйм дисәң,
һавасы саф,
Уй уйларга да уңай.
Кошлары да
сайрый сыман
Бу якта гына шулай.
Булса икән җиңел генә
Барсын күңелгә салып.
Язгы таңнар -
җанга сихәт,
Нигә йокыда халык?
Таң каршылау -
матур гадәт,
Әйтәм алгарак китеп:
Үкенмәссез әз генә дә,
Алыгыз өлге итеп.
Рифкать ИМАЕВ.
Бергә булмасак та
Ачык тәрәзәмнән
җилләр булып,
Кереп иңнәремә кагылдың,
Елак болытларга
әйләндең дә,
Офыкларны иңләп агылдың.
Көннәремне
төннәр итеп киткәч,
Зәңгәр күзләреңне сагынып,
Үткәннәргә
кайтып килә идем,
Күңелем белән
сиңа сарылып.
Еллар шаһит:
бергә булмасак та,
Тормышлар да
матур күренә.
Сагыш белән түгел,
шатлык белән
Менеп барам
гомер үренә.
Үпкәм дә юк бер дә
язмышыма,
Ул бит минем өчен язылган.
Азмы соң ул
җирдә яшәгәндә
Ялгыш адымнардан
абынган?!
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.
Уңган хатын
Еллык керем быел минем
Чак-чак йөз меңгә
тулган.
Ә менә бер зур
түрәнең
Бары дүрт миллион
булган.
Ләкин
хатыны эшләгән
Туксан миллионнан
артык.
Шуны укыгач
гәҗиттә,
Уйлап куйдым
шаккатып.
Мин дә сайлап
алган идем
Иң уңганын хатынның.
Хезмәт хакы
миннән түбән,
Түләмиләр артыгын.
Гомер буе эшләсәк тә,
Яшибез тарта-суза.
Сорагыз әле түрәдән:
Хатынын аера калса
(Эшләп таушалган
булса да),
Үзем алырга риза!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Фото pixabay сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев