Туган як

Шәех абый ухасы

Көтүче булмаганлыктан авыл сыерларын, сарыкларын, өй борынча чиратлап көтәбез. Сыер көтүенә бер гаилә чыкса, сарык көтүенә – икенче. Бервакыт чиратка Шәех абый белән туры килдек.

Иртән көтү чыгарганда, көтү куышучы малайлар (без үскәндә андыйлар да бар иде әле) серле елмаеп, Шәех абый сыйлый инде сезне уха белән, дип калдылар. Күрәсең, Шәех абый кайчандыр аларны уха белән сыйлаган булгандыр. Төш вакыты җиткәндәрәк безне балык тотарга җибәрделәр. Сөн аръягында «Черек-күл» дигән күл бар. Язгы ташу вакытында Сөн суы ярларыннан чыгып, бөтен тирә-як болыннарны, Череккүлне су баса. Су киткәч, ул зур күл булып кала. Август айларына суы кимеп, сай гына аерым-аерым күлдәвекләргә бүленә һәм аларда бик күп балыклар кала иде. Күлдәвекләрдә суны көрәк белән болгатабыз. Болганчык суда чуртан балыгы күрми, башын өскә күтәрә. Кул белән тотабыз да алабыз. Балыкларны чистартып, Сөн буенда уха пешереп ашыйбыз.
Шәех абый, без киткәндә, балыкларны чистартмагыз, тәңкәләрен генә кырыгыз, уханы тәмле итеп үзем пешерәм, – дип әйтеп калды.
Учакны ягып җибәрдек. Таган асып су куйдык. Малларны төшереп туплагач, Шәех абый белән әткәй дә безнең янга килделәр. Шәех абый балыкларны алды да, эчләре алынмаган килеш, ухага салды да җибәрде. Күрсәң анда безне: бер-беребезгә караштык та каттык!
Уха кайный пешә, шулпасы ямь-яшел булып яшәреп чыкты. Пешеп чыккач, савытларга бүлеп, безгә суза. Безнең инде уха түгел чәй дә эчәсе килми башлады. Кемдер укшырга ук тотынды... Табын яныннан торып ук киттек. Шәех абый, тәмле дип, мактый-мактый уха ашый, әткәйне дә кыстый. Без бөтенләй читкә киттек. Маллар туплаудан чыга башлагач, табынны җыйдык. Шәех абый безгә, уханы өегезгә алып кайтасызмы, дип сорады. Кая инде өйгә алып кайту! Без бер тавыштан, «Юк», дип, җавап бирдек. Ул алай ялынып тормады, тиз генә үзенең савытына салып та куйды. Көтү кайтканда бер төркем малай авыл башына ук чыгып: 

– Уха тәмле булдымы, авызыңны сөрт, ямь-яшел булып майлары күренеп тора, – дип каршы алдылар.
Кайткач: «Әллә син дә ашадыңмы?» – дип, әткәйдән сорадык. Әткәй: «Юк инде, улым, балык эче чыккан ямь-яшел уханы ничек итеп ашыйсың», – дип, җавап бирде. Әле икенче көнне дә Шәех абый белән көтү көтәсе бар бит! Икенче көнне, Шәех абыегыз килгәнче чистартып бетерегез, бетерә алмасагыз, калганын суга җибәрегез, я, берәр чистартылмаган балыкны ухага салып җибәрер, дип, әткәй безне балык тотарга иртәрәк җибәрде. Шәех абый төшкәндә уха пешә иде инде. Ул: «Эх, егетләр, әрәм иткәнсез, уханың тәмен җибәрдегез, кичәгесе шундый тәмле иде», – дип, безне кичкә кадәр тиргәп йөрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: