Туган як

Шаккаттым, тел шартлаттым

Эшем төшеп, Чистай якларына барып кайтырга туры килде. Барганда такси белән барсам, кайтуым автобуста булды.

Автобуста кеше күп түгел: бер-ике хатын-кыз, билет бәясе такси белән чагыштырганда арзанрак булганга гына җәмәгать транспортына өстенлек бирүче студентлар һәм яшьләре шактый булган ирле-хатынлы әби белән бабай. Урыным әби белән бабай артына туры килде. Автобуста буш урыннар күп булса да, күчеп утырасым килмәде, шуңа күрә,  ирексездән, юл буе әбинең монологын тыңлап кайттым.
Әби молодец! Шушы ике сәгать вакыт эчендә авызын бер минутка да япмады. Иң беренче чәйнәү объекты өстәге күршеләренең эте булды. Әби сөйләгәннән аңлашылганча, эт – ана эт икән һәм тагын көчекләр алып кайтырга җыена. Хуҗасы, дөресрәк әйткәндә, хуҗабикәсе, үзенең ике баласы булу өстенә, өч бүлмәле квартирда көчекләре белән эт асрамакчы була. Булдыксыз, ялкау, шапшак! Бабай биш минутлык сүз фонтаны ахырына бер генә җөмлә кыстыра: «Ярар инде, үзләренә ошагач соң».
Әби өстәге күршесен чәйнәп төкереп, аскы катта торучы яшьтәшенә, ялгыз карчыкка бәйләнергә тотынды. Монысы шыр тиле, пенсиясен җыеп, оныкларына булышып ята! Оныклары оятсызлар икән, әбиләренең пенсиясенә ышанып, ел саен машина алмаштыралар!
Ул беренче каттагы ирне күр тагын! Хатынының өстеннән йөргәнен әллә сизми, әллә сизмәгәнгә салыша. Ул эшкә китүгә, хатынын машинага утыртып алып китәләр бит. Шуны сизми, ахмак! И-и, кыланып та күрсәтәләр бит әле үзләре! Кич белән бергә култыклашып, кәнсирт-мәнсирткә барган булалар. Бабай тагын бер генә җөмлә кыстырып куя: «Ярар инде, үзләренә ошагач соң». Ә теге икенче подъездда яшәүче ир эчәргә каян акча таба икән? Көн саен салмыш йөри бит! Нигә хатыны сүз дә әйтми, куып та чыгармый аны? Сәвит заманы булса! Дәваларга алып китәрләр иде, заманалар начар шул хәзер.
Әби күрше-күләнне сүгеп туктагач, кибетләргә кереште. Имеш, кайсыдыр кибеттә аңа бер кәнфитне кимрәк биргәннәр, икенчесендә ипине тотып карарга рөхсәт итмәгәннәр. 
Болардан соң чират хөкүмәткә килеп җитте. Сүз ташкыны туктарга уйламый да! Мин шаккатып, әбинең армаган теленә сокланып куйдым. Менә бит талант! Ә минем эш сәгатем бетүгә телем әлсерәп, өйгә кайтканда сүз әйтерлек хәлем дә калмый! Бабай, гомумән, гений!  Ничә еллар бергә яшәп, ничек шулай сабыр булып кала белгән диген син аны?! 
Менә шулай әбинең  авызына сыймаган теле бер туктамый кеше чәйнәгәндә, бабай ике-өч җөмлә белән генә чикләнде.
Бу бабай урынында мин булсам, күпердән әбине күптән башы белән Камага болгаган булыр идем инде. Әйтәм бит, шаккаттым бабайның сабырлыгына. 
Әле автобустан чыккач, төенчекләрнең барысын да бабай күтәрде, ә әби күкрәген киереп, узган-барганга зәһәр карашын атып, арттан теркелдәде. Үзенә чәйнәргә бер атналык ризык әзерләде, күрәсең.
Мәхәббәттер инде, нишләтәсең...
Энҗе ГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: