Туган як

Шагыйрь, публицист, үткен телле журналист...

Күптән түгел шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Шигырь белән яшим...» дип исемләнгән әдәби очрашуда шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, публицист, Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара диплом иясе, Республикабызның Муса Җәлил, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, 20 дән артык китап авторы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех булып китте.

Китапханәләр берләшмәсендә инде бик күп еллар уңышлы гына эшләп килүче, китап укучыларны республикабызның күренекле шәхесләре-иҗатчылары белән очраштырып таныштыруны максат итеп куйган «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узган әлеге очрашуда без Ленар Шәехне әдип-публицист, үткен телле журналист, шагыйрь, нәшер буларак ачтык.

Аның кебек язу-сызу эшләренә мөкиббән кешенең гадәттә, әллә ничә һөнәре була: язучылык эше бөтереп ала аны, я күңел түреннән шигырь юллары тама башлый, тарих төпкелләренә төшеп китә. Һәм һәркайсында татарыбызны китаплы, укымышлы-зыялы, дәүләт тоткан, төрле сынаулар кичереп тә сынмаган-сынатмаган бөек халык итеп сурәтли ул.

Шагыйрь белән, әңгәмә телисеңме син, теләмисеңме, ахыр чиктә барыбер һәрберебезнең җанына тигән күренеш-вакыйгаларга барып тоташа. Шуңа күрә дә Ленар Шәех белән очрашуда кызыклы сораулар да, аларга бирелгән фәхемле җаваплар да җитәрлек булды. Тыңлаучыны Ленарның Актанышның Такталачык авылында узган балачагы да, иң беренче шигыренең кайчан язылуы һәм ни хакында булуы да, үзенең «Тәгәрмәч» шигырендә бәян иткән университетның татар бүлеген ни өчен сайлавы да кызыксындырды.

Кешеләр белән танышу төрлечә була. Ленар Шәех белән танышу да үзеннән алда аның китапларына күзәтүдән башланды. Чарага килгән укучы аңа багышланган күргәзмә белән танышты һәм үзе алып килгән яңа китапларын сатып алды. Ә шагыйрь үзенең шигырьләрен китапханәчеләрнең сәнгатьле итеп укуында тыңлап хозурланды. Беркемнекенә дә охшамаган, фәлсәфә һәм хис, акыл һәм йөрәк бергә үрелеп килгән тирән эчтәлекле шигырьләре күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтеп кенә калмыйча, тыңлаучыларны тирән уйлануларга да этәрде.

Әдәби кичә җыр-моңга үрелеп, бер сулышта барды, Ленарның үзе кебек үк тыйнак, гаҗәеп якты, аңлатып бетермәслек җылы кичә булды ул. Икенче куанычым – шагыйрь белән очрашуга килгән халыкны күргәч булды. Әйтеп кара син шуннан соң халык китап укымый дип. Концертларга тамашачы җыя алмый интеккән бу заманда, шигърият эзләп килгәннәр икән, «сөбханалла» дими, ни дисең?

Әйбәт шигырьләргә шәрехләүләр кирәк түгел. Ленарның да шигырьләрен укып, җаныңа сеңдерергә генә кирәк. Очрашуга килгән һәркем ул язганнарны күңеленә салып китте дип беләм. Ул әйтергә теләгән рухи байлыкны шигъри җыентыкларын укып тату хәерлерәктер,шуңа күрә дә укучыларыбыз китапханәләрдән Ленар Шәехнең шигъри басмаларын сорап алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: