Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сездә ничек, бездә шулай

Заводта сменалы эштә булмаганнарга лафа инде бу Яңа ел каникуллары. Ун көн буе йоклап, телевизор карап, ашап тик ятасың.

Менә минем дә каникуллар – ял итәм, ә ирем эшли. Ул иртүк торып эшкә киткәндә ничек йоклап каласың инде: чәен көйләп, ашатып чыгарып җибәрергә кирәк. Шуңа күрә, аның ялы җиткәндә әбиләр әйтмешли, еландай телләремне чыгарып ялындым. Мин әйтәм: «Иртәгә эшкә барасы түгел, әче таң тишегеннән мине уятма, йокың килмәсә, шыпырт кына тор да кит». Ризалашкандай булды үзе тагын. Тик...
Әйе, ул арт ягына кояш төшкәнче йокларга гадәтләнмәгән. Иртәнге алтынчы яртыда ук ухылдап киерелеп куйды да, кичәге сөйләшүне искә төшереп бугай, бераз тын ятты. Аннан, әллә ялгыш, әллә чын, дөпелдәп аякка утырып, торып китте. Ярар, дим эчтән генә. Барыбер ун тулмыйча йокыдан тормыйм. Туалет тарафларына киткәндә карават башына аягын бәреп, әбисен искә төшермәсә ир буламы инде ул?..
Ваннада кер машинасы өстендә торган буш таз ничек комачаулагандыр, анысы да шалтырап идәнгә төште. Беләм, махсус түгел, ирләр машиналарны оста йөртсә дә, өйдә маневр ясау авыр аларга. Шапыр-шопыр су чәчрәтеп бик озаклап юынды бу. Ул юынганнан соң, ванна идәнендә үрдәк коенырлык су калганын белгәнгә, торып тетмәсен тетәсе килсә дә, түзеп ятуымны дәвам иттем.
Киләсе тукталыш – кухня. Монда инде кулдан пычак яки кашык төшеп китәсен чамалар өчен күрәзәче булырга кирәкми. Ни сәбәпледер, суыткыч та биш-алты мәртәбә ачыла. Чәйниккә су салганда да, кранны тулы куәтенә агызырга кирәк. Ниһаять, үзенә өстәл әзерләде иркәем минем. Аннан тәлинкәне шакылдата-шакылдата аш ашады һәм чарт-чарт китереп, биш минут чәй болгатты. Бала үстергән, әни кеше булган хатыннарның йокылары һәрчак сак бит аларның, барысын да ишетәләр.
Әйткән сүземдә торып, унда торганда ванна көзгесе сурәт күренмәслек итеп тапланган, идән тулы су. Кухняда бер генә кеше ашаса да, раковинада өч чынаяк, өч тәлинкә һәм әллә ничә кашык ята. «Бу нәрсә?» дип күрсәтү дә файдасыз, минем кадерлем иңнәрен генә сикертәчәк.
Менә шулай алар ир затлары. Сүзне дә тыңлыйлар, тик гел үзләренчә килеп чыга, нишләптер. Сез минем язмаларны укыган саен, бу хатын ирен бер дә сөйми, ди торгансыздыр инде. Юк инде, ничек алай булсын! Яратам, ничек инде ирләрне яратмаска була? Инде ничә ел тату яшибез, күз тимәсен! Аларсыз, дөнья гамьсез, тәмсез бит.

Энҗе Галиева

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев