Туган як

Серле «сөяркә»

Юмореска

Кичен соң гына тынлыкны бозып, «сотовый» гөрелдәде. Йокларга җыенып йөргән Әлфәрия иренеп кенә трубкага үрелгәч: «Син кызый, бу минутта иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме?» – дип сорадылар.
– Беләм, нишләп белмәскә ди, дуслары белән балыкка китте, – дип җавап бирде, йокымсырап утырган хатын.
– Китте ди, хәзер, бер чибәркәй белән кич буе чәй эчеп утырды ул, бик беләсең килсә.
– Анысы кем тагын? Нәрсә сөйлисең? Үз иремне белмәскә... – дип тузынды, ачуы чыга башлаган Әлфәрия.
– Белмисең шул. Ярар, вакыты җиткәч белерсең әле. Соңга кала күрмә, – дип, теге башта трубканы куйдылар.
Икенче көнне ялгызы гына телевизор каршында утырганда аның трубкасына кабат җан керде.
– Мин бу, таныдыңмы? – дип сорады кичәге ямьсез тавыш.
Бу юлы Әлфәрия кем белән сөйләшкәнен аңлап өлгергән иде. Аңласа да, каушавыннан, сүзсез калды. Аның дәшмәвенә карамастан, теге оятсыз тавыш һаман үзенекен тукыды.
– Кичә әйтергә өлгермәдем, ирең бумыж кебек йөри, аны кайчан карый башлыйсың? Муенына берәр матуррак галстук алып бир ичмасам. Кышкы ботинкасы да тузган, бүреге турында әйтеп тә тормыйм. Иренең кием-салымындагы шундый нечкәлекләрне белгән хатынны Әлфәрия ни дияргә дә белмичә, сулышын алмыйча тыңлап утырды. Каян белә диген, каһәр, дөрес сөйли бит! Тузган инде ботинкасы да, бу кышка яңа бүрек тә алып булмады. Галстукларына бөтенләй күз төшергәне юк, берәү генә булгач, алыштырмый ахыры ул аларны. Болай булгач, Әлфәрия теләмәсә дә җавап бирми булдыра алмады.
– Ни бит, эшләгән акчасы шул кадәр генә. Кесәң тулып торса, барын да алыр идең, галстугын да, башкасын да...
– Ир карарлык рәтең булмагач, аның белән ничу яшәргә.
– Анысы шулай, тик ул министр түгел шул, тугызынчы елын гади инженер булып эшли, үзем дә әллә кем түгел. Бик матур сөйлисең, кайда, нинди урында эшлисең? Иремне алай якын иткәч, аннан кеше ясарга, булышыр идең, ичмасам.
– Сәүдә тирәсендә бөтереләбез, кулдан килгәннең барысын да майтарабыз. Белмим, аннан кеше чыгармы, бик тырышсаң гына инде...
Бу сөйләшүдән соң шактый вакыт узса да, Әлфәрия иренә берни әйтмәде, ул аны әкрен генә күзәтеп йөрде. Тора-бара тузган галстугын яңага алыштырды,
кышкы ботинка алып бирде. Яңа бүрек алмый булмас дип уйлап
йөргәндә, аның трубкасына кабат чылтыраттылар.
– Ишетәсеңме, тагын мин бу! Онытып җибәрдем, иреңнең исеме ничек әле?
– Ничек булсын, бик гади исем, – дип кычкырды, теге ямьсез тавышны оныта башлаган Әлфәрия.
– Инде күптән белергә вакыт, тумыштан аны Габделкадыйр дип йөрттеләр.
Трубканың теге башында бермәлгә тынлык урнашты. Озак кына дәшми торганнан соң оятсыз тавыш:
– Хәзер генә аңладым, башка номер белән бутап, сиңа ялгыш шалтыратканмын, болай булгач без бөтенләй башка ир турында сөйләшкәнбез булып чыга.
– Юк, юк, ирем турында бик дөрес әйттең. Инде кемнең кем булуын аңлап өлгердек дигәндә генә... Ярар, кәнфитләнеп тормыйк, бер-беребезгә чит кеше түгел. Синең сүзеңне тыңлап, аны булдыра алганча рәткә керттем кебек. Аннан ни бит, дөрес әйтәсең, берәр акчалырак урын турында үзе дә
хыялланып йөргән иде. Ачуланма инде, синең кебек шәп хатын белән танышкач, үземнең дә берәр яхшырак урында эшлисем килеп китте. Җә, ничек ки-
лештекме?
Нәкъ шул вакытта «сотовый»ны шалт итеп өзеп куйдылар. Менә бит, эшләр җайлана дигәндә генә, болар бөтенләй таныш түгел булып чыкты. Шунысы гаҗәп, бераз вакыт узуга Әлфәриянең ирен баш инженер итеп куйдылар һәм аны эшенә машина килеп ала башлады. Бервакыт иртән ул яңа галстук, костюм-чалбар киеп чыгып киткәч, Әлфәрия өстәлдә ятучы телефонына карап куйды. Бу юлы аннан хәбәр бирүче булмады, бүлмәдә тынлык иде...

Илдар Хәйруллин

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: