Туган як

Сере сабырлыктыр, бәлки?

Мөгаллимә һәм Фатих дүрт балага тормыш бирделәр.

Беренче булып кызлары Энҗибә туды, аннары улы, кызы һәм тагын иң кече иркә улы. Әлбәттә, баш балага әнисенә булышырга туры килде, ул беренче энесеннән шактый олырак. Аерма биш яшь бит, аңа хөрмәт йөзеннән, туганнары аңа гел «апам» диеп дәштеләр. Әтиләре гүр иясе булгач, аны алыштырган кебек булды ул. Хәер, бу сыйфат, әтиләре сугышка киткәннәрнең күбесенә хас бит инде. Нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәде безнең халыкка ул елларда, түз генә, чыда гына! Мөгаллимә әбидән дә андый авырлыкларның берсе дә читләп узмады. Фатихы да кыска гомерле булды: төпчек малайлары тугач, бик озак тормады, якты дөньядан китеп барды. Авыр елларның тукмаклы ягы барыбер ирләргә күбрәк эләккәндер. Әллә хатын-кызга караганда без – ирләр үзебез дә бераз сыеграк инде?..
Мөгаллимә әби тумыштан бик пөхтә, чибәр һәм акыллы булганга, аңа күз салучылар да, тәкъдим ясаучылар да бар иде. Ләкин намазлы кеше буларак, Фатихына тугры калды, балаларын ким-хур итмичә үстерде, зур тормыш юлына чыгарды. Балалары моны олыгайгач кына аңлый башладылар. 
Кече иркә малае бер-бер артлы җиде хатын алып кайтып та яши алмады. Ләкин Мөгаллимә карчык барлык киленнәре белән дус була алды. Алай гына да түгел, кече улыннан онык күрә алмаса да, аерылышканнан соң  да киленнәре белән аралашып яшәделәр. Әйе, Аллаһы Тәгалә кешеләргә төрле сынаулар бирә: алардан кемдер бөгелә, кемдер бөтенләй сыгылып төшә. Мөгаллимә әби андыйлардан түгел шул, ул үз вөҗданына тугры кала алды. Җиде оныгының һәм биш оныкчыгының әбисе булып туксан тугызын тутырды.
Васил КАМАЛОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: