Туган як

Сәер икән

шигырь

Сәер икән үтеп китсә,
Яшьлекнең гүзәл мәле.
Җитез генә атлап булмый,
Туры тотып гәүдәне.
Йөрәк ыргый, алга дәшә,
Аяклар артка кала.
Шуңа микән гәүдә үзе
Көянтә сыман кала.
Баш иелә җирне күзләп,
Абынмаска ташларга...
Яшьлегемә кайтыр идем
Кабат яши башларга.

Анастасия Усачева

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: