Туган як

Сайла, кияү!..

Без яратышып өйлә-нештек. Туй барышында ул күзен алмыйча миңа карап утырды, мин -аңа... Соңыннан атна буе мәҗлестән калган төрле тәм-том белән сыйландык. Буйдак яшәгәндә, эштән кайтышлый берәр кафега кереп, аягүрә генә, ашык-пошык корсак тутыра идем. Хәзер алай түгел, мине өйдә тәмле ризык көтә, сөекле хәләл җефетем бар диеп уйладым мин,...

Без яратышып өйлә-нештек. Туй барышында ул күзен алмыйча миңа карап утырды, мин -аңа... Соңыннан атна буе мәҗлестән калган төрле тәм-том белән сыйландык. Буйдак яшәгәндә, эштән кайтышлый берәр кафега кереп, аягүрә генә, ашык-пошык корсак тутыра идем. Хәзер алай түгел, мине өйдә тәмле ризык көтә, сөекле хәләл җефетем бар диеп уйладым мин, тукталышта автобус көткәндә. Нинди беркатлылык, нинди ахмаклык!
Бик тиздән сөклемнең плитә тирәсендә кыл да кыймылдатмавы ачык-ланды. Дөрес, аның берни пешерә белмәве минем өчен әллә ни зур яңалык булмады. «Яшь кызга өйләнмиләр аны, шул кирәк сиңа!» - дип үз-үземне тиргәдем мин. Тик шулай да, кияүгә чыгар алдыннан, әнисе берәр ризык пешереп күрсәтми калмагандыр әле, дип тынычлангандай булдым. Нинди зур ялгышу, икеләтә ахмаклык! Моңарчы өйрәтмәгәнне, кем өйрәтсен инде аны ашарга пешерергә?
Бервакыт кичен эштән кайткач, аптыраудан, «Ниш-ләп өеңдә читтән генә булса да, әниеңнең йомырка тәбәсе әмәлләвен карап тормадың?», дип сорадым. Моны ишетүгә, яшь кәләшем күз яшенә буылып, ишектән чыгып йөгерде. Аның каравы, икенче көн-не эштән кайтуыма фатирымда бәгыркәемнең ачуыннан ярсыган әнисе көтеп утыра иде. «Син, кияү, нишләп әле минем кызымны кыерсытасың?», дип ут чәчте ул ишектән кереп килүемә үк. «Кызымның кулын сорап килгәч, борчылмагыз, мин аны бәхетле итәрмен, дип вәгъдә бирдең түгелме?! Кая ул бәхет дигәне, кая зур фатир, кая яңа машина?! Без кызыбызны плитә янында басып торыр өчен музыкага укытмадык, аның урыны сәхнәдә, зур җырчылар янында, пианино артында, ә син, юньсез, көн дә ашарга сорап аптыратасың! Үзеңне-үзең туйдырырлык булмагач, белмим, нәрсәгә генә инженерлыкка укып йөргәнсеңдер?»
Шулчакны бераз сулыш алып, кыер-кыймас кына, «Кызыгыз берни пешерә белми» дип әйтергә авызымны ачмакчы идем, кәләшемнең әнисе, уемны сизгәндәй, «Эндәшмә! Ни сорарга теләгәнеңне бик яхшы беләм, - дип бик тиз кире урыныма утыртты. - Безнең өйдә плитә тирәсендә минем ирем хуҗа. Өйләнгәч үк, баш бухгалтер башым белән савыт-саба тирәсендә йөреп вакланмыйм әле, дип киреләнеп маташкан иде. «Сайла! Йә мин, йә плитә», дип мәсьәләне кабыргасы белән куйгач, кикриге бик тиз шиңде. Баштарак пачкалы ботка пешереп өйрәнде, тора-бара шомарып китеп, токмачлы тавык шулпасы, бәлеш, манты ише тәмле ризыклар белән куандыра башлады. Әле беркөнне генә үзбәкчә пылау пе-шерергә өйрәттеләр дип шатландырды. Кияү, мин зур сәнгатькә гашыйк кеше, шуңа өйдәге вак-төяк эшкә вакытым калмый. Ярар, анысы өчен борчылмыйм, бу эшләр ирем җилкәсендә. Ашарга пешерү, идән юу, кер үтүкләү кебекләрне ул аеруча теләп башкара. Әле күптән түгел туган көненә өр- яңа автомат кер юу машинасы алып шатландырдык. Әй сөенде инде бахыр! Мин үзем һаман зур сәнгать юлында,театр-концерт ишене калдырганым юк.
Кияү, сиңа киңәшем шул, кызымны юк-бар эш кушып, аптыратма. Күзеңне ачып кара, аның бармаклары нинди нәфис, нинди матур! Сиңа бәрәңге әрчер өчен түгел, пианинода уйнар өчен яратылган ул нечкә бармаклар! Соңгы сүзем шул, йә олы сәнгать юлын сайлыйсың, йә плитә янына үзең басасың. Синең башыңда тамак кайгысы гына, ә кызым үзен сәхнәгә багышлаган кеше ул. Шуны аңласаң, боткагыз пешәчәк, юк икән, үпкәләмә, дүрт ягың кыйбла, кияүкәй!»
Сөекле хәләл җефе-темнең әнисе чыгып киткәч, ялгызым гына салкын чәй белән сохари кимереп, телевизор карап утырдым. Аннан бу юлы яшь чибәркәйнең бер көтү музыкант белән җыр башкаруын күрсәттеләр. Менә кайда ул матурлык!!! Моны тыңласаң да була, менә кайда ул зур сәнгать, ичмасам! Телевизордан еш кына, сәнгать корбаннар таләп итә, дип әйтергә яраталар. Анысы шулайдыр, тик нишләп бу юлы ул корбан мин булырга тиеш икән, менә монысын үтерсәң дә аңламыйм...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: