Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Савытларын бутаган

Шәхси йөк ташу белән шөгыльләнүче оешмабыз бик кечкенәләрдән булмаса да, заманча итеп әйтсәң офиста, элеккечәрәк атасак “кантур”да без өч кенә кеше утырабыз. Баш инженер, бухгалтер һәм мин – эш башкаручы.

Тик өчәү генә утырсак та бездән кеше өзелеп тормый. Машина йөртүчеләр “путевка” яздырырга,  баш инженерга иске машиналарыннан зарланып, запас частьләр сорап керүчеләр, йомыш белән кергән клиентлар сукмакка тузан кундырмый.

Шулар арасында безнең һәрдаим көтеп алган кунак –  калын, бөдрә чәчле, “Ман” автомобилен иярләгән Ислам. Ул берничә көн күренми торса, сагына башлыйбыз. Гадәттә чибәр ир-атлар мактанчык һәм тәкәббер булсалар да, Ислам аларның киресе: җор телле, ишектән үк авызын ерып керә дә,  төрле мәзәкләр сөйләп, безне көне буе җитәрлек итеп кәефне күтәреп чыгып китә. Кесәсеннән беркайчан кәнфит өзелмәс үзенең. Бухгалтер белән урта яшьтәге ханымнар булсак та, аның кәнфитләреннән баш тарткан юк.

Ә менә көннәрдән бер көнне бу егетебез, көннәр җылы булуга карамастан җылы башлык киеп килмәсенме? Без инде куркуга калдык. Ул чыгып китүгә, аны онкологик авырулар рәтенә кертеп, елап та өлгердек. Мин сер итеп кенә складта товар җибәреп торучы дус кызыма сөйләдем. Ул үзенең танышына. Шулай итеп, бер-ике көн эчендә Исламның “үләргә ятуы” үзенә һәм хатынына килеп ирешә.

Өченче көн  узжы бугай, Ислам безнең янга теге калын башлыгын салып,  бөрдә чәчләре урынына такыр башын ялтыратып керде. Ни өчен  чәчен алдыруын күпме кыстасак та, сөйләмәде. Серне хәләл җефете ачты. Хатын-кыз күпме генә тырышса да, ирләр серен саклый алмый ул. Ислам, бичара, юынырга кергән җиреннән, савытларын бутап,чәчен хатынының кызгылт төс бирүче шампуне белән юган икән. Кабат көзгедән үзенең сүрәтен күргәч, чак кына һуштан язмаган.

Куе, бөдрә чәч никадәр кызганыч булса да, кызыл баш белән кеше арасына чыгып булмый бит инде. Ирексездән, башын тап-такыр итеп, кырып ташлаган.  Исламның да хатыны, ватсап аркылы иренең “ут капкан” чәченең фотосын безгә җибәрде.

Аны күрүгә тыелып кына көлүебездән, сер ачылганын сизде инде үзе дә. Тик безгә дә, хатынына да ачуланып, үпкәләп йөрмәде.

Менә шушы хәлдән соң әллә теге шампунь килеште, әллә башка сәбәп, егетнең чәче тагын да матуррак булып үсеп җитте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев