Туган як

Саулыгың ничек?

Көн туса, авылда яңа хәбәр.

Кояш чыгарга өлгермәде, урам буйлап Фәризун шәһәрдән, булганы өстенә, яшь кәләш алып кайткан дигән хәбәр таралды. Фәризунның никахлы хатыны Гөлшәфыйка, йөрәгенә чыдый алмыйча: «Моңарчы шәһәрдә кемдер янына йөргәнен сизеп йөрдем, ул оятсызны авылга алып кайтыр дип кем уйлаган аны?» – дип, урамдагы хатыннарга эчендә җыелган моң-зарын сөйләп бирде. Фәризун үзе кибет янында торучы ирләргә:«Монда шаккатырлык берни юк, икехатынлылыкка  депутатлар үзләре дә каршы түгел, әнә, яңа закон кабул итәргә торалар», – дип, бу яңалыкны үзенчә аңлатып бирде. Моның белән бары сельсовет Бәшәр генә килешә алмады. Шул ук көнне Фәризунны үз бүлмәсенә чакыртып: «Мондый хәлнең авылда булганы юк, син малай, мөгез чыгарып йөрмә», – дип, ачуланып атты. Тегесе башын аска иеп: «Ник булмасын, элек минем бабай өязгә чыгып итек басып йөргән, аның төрле авылда өч гаиләсе булган», – дип, каршы килеп маташты. Закон сагында нык торган Бәшәр, ачуыннан бүртенеп: «Бабаң аларны итек басып туйдырган, ә менә син бу хатыннарыңа нәрсә ашатырсың?» – дип, акырып-бакырып, Фәризунны бүлмәсеннән бөтенләй куып чыгарды.  
Икенче көнне Гөлшәфыйка шәһәрдән кайткан яшь көндәшеннән: «Сыер сава беләсеңме?» – дип сорады. Шәһәр кунагы югалып калмады: «Белмәсәм, өйрәтерсең», – дип чатнатып җавап бирде. Шуннан бирле, ни гаҗәп, ике көндәш дуслашып киттеләр, бергәләшеп мал карадылар, бакчада эшләделәр, хәтта җырлый-җырлый мунча керделәр. 
Берничә көннән соң Гөлшәфыйка ирен өстәл янына чакырып: «Ярар, телисең икән, яши бир, без каршы түгел, тик шул ягы бар. Узган елны йөрәк өянәгең булды, шуңа районга барып, врачтан саулыгың турында белешмә алып кайт. Кем белгән аны, алга таба ни буласын, синең өчен җавап бирәсе килми», – дигән шарт куйды. Иртән Фәризунның район автобусына утырып китүен күреп калган авыл карчыклары:  «Кирәге булмагач, моны хатыннары шәһәргә куып җибәрделәр», – дигән фараз кылдылар. Кичен кулына кәгазь тоткан Фәризун кире әйләнеп кайтты. Авылдагы фельдшер кыз район врачы биреп җибәргән белешмәне укыгач:  «Саулыгың бик чамалы, бер хатынга гына җитәрлек, икенчесе турында хыяллана да күрмә», – дигән нәтиҗәгә килде. Белмәссең, район врачы  әйтеп җибәргәнме, башка берәр сәбәбе табылганмы, Фәризун шуннан соң тормышка икенче күзлектән карый башлады. Шул көннән соң ул үз хатыны белән ару гына яшәп китте. Аның яшь кәләше дә  бик чая булып чыкты, эшне озакка сузмыйча, бер авыл егетенең башын әйләндереп, үзе белән шәһәргә алып китте.
Бу хәлдән соң авылда берәрсе өйләнү-нитү турында сүз кузгата башласа, уенын-чынын бергә кушып: «Врачтан рөхсәтең бармы, күрсәт башта», – дип сорарга гадәтләнделәр. Сер түгел, һәр ирнең башында, безнең бабайлар элек берьюлы дүрт хатын белән ничек яши алдылар икән, дигән яшерен уй яши. Шунысы кызык: ул замандагы ирләрдән: «Саулыгың җитәрлекме?» – дип сораучы булдымы икән. Юктыр, кем сорасын аны, авылда элек тә хәзерге күк врач булмаган, булдыра алган һәм яшәгән, шуның белән, вәссаләм.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: