Туган як

Сарыкны кудык, үгезне калдырдык...

2021 ел – Үгез елы башланды һәм дәвам итә. Без барыбыз да бу елның әйбәт, игелекле, мәрхәмәтле булуын телибез, өмет итәбез. Үгезнең нинди җан иясе булуы, холкы турына күп нәрсә язалар. Мин дә кордашымның сөйләгәннәрен укучыларга язарга булдым.

– Мин җәмгыятьнең социализмнан кыргый капитализмга күчү чорында, һөнәрем буенча эшләп, авылда бер апаларда фатирда яшәдем. Бу чорда илдә ызгыш-талаш хөкем сөрде, хезмәт өчен акчалата түләү булмады, булса да, гаиләне тәэмин итәрлек түгел иде. Ата улны, ана кызны белмәде.
Минем өй хуҗасы бик шаян, чая һәм җор телле ханым иде. Бервакыт көтү кайткач, капкадан аның сарыклары белән бер чит сарык кереп, абзарга юнәлде. Аны куып чыгарырга тырышуымны күзәтеп торган хуҗа хатын:
– Кума, кума, без аны суярбыз да, аш пешерербез. Күптән итле аш күргән юк, – диде.
Мин исә:
– Бу – гөнаһ. Итле аш ашыйм дип төрмәдә утырасы килми әле, – дип җавап биреп, сарыкны куып чыгардым һәм капканы ябып куйдым. Бу очрактан соң ничә ел узды, ләкин мин бүгенге көнгә кадәр аңламадым: ул апа сарыкны, чыннан да, суеп ашамакчы булганмы, әллә шаяртканмы?
Ә бервакыт шул хуҗа апаның сыеры көтүдән үгез ияртеп кайткан. Бу юлы хуҗа үгезне куарга рөхсәт бирмәде:
– Теге юлы сарыкны куып чыгарып, мине итле аштан мәхрүм иттең. Бу үгез бездә калачак, узган ел кысыр калган сөтлебикәгә нәселне дәвам иттерергә ярдәм итәр. Ул безне сөткә һәм иткә баетачак. Үзе килеп кергән малны куып чыгармыйм, яшәсен, – дип авызны каплады. Шулай итеп, үгез кунак булып калды.
Күпмедер вакыттан соң, апаның сыеры исән-сау бозаулады, сөте дә артты, сугымга бозау да бүләк итте. Үгезне эзләп килүче булмаса да, бераздан без аны чыгарып, кайтарып җибәрдек.
Әллә нинди сәер хәлләр була бу дөньяда!

Суфиян Минһаҗев

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: