Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Самолетта очкан вакытлар бар иде...»

Сезнең төсле төшләр күргәнегез бармы? Булса, сез бик бәхетле. Тик алар бик сирәк төшкә керә бит... Мин бәләкәй чакта безнең ишегалдында галәмәт зур өянке агачы үсте. Кәүсәсенең юанлыгы – метрдан артык, биеклеге өй түбәсеннән күккә аша иде.

Башта янәшәдәге койма башына менеп, аннары өянкенең юан ботакларына күчеп, өскә таба еш үрмәләп үстек. Бик биеккә менәргә курка идек, әниләр орыша иде. Аннары ул агач корыды һәм аны бензин пычкысы белән озаклап кисеп аудардылар. Ә ул зур өянке хәтеремә нык кереп калды һәм балачакта күргән иң беренче төсле төшләрем дә шул өянке өстенә менеп, кулларымны ике якка киң җәеп, үзебезнең өй һәм авылыбыз өстеннән очып-әйләнеп йөри идем... Чынлыкта исә, лапас (мал абзары) һәм мунча түбәсеннән кыш көне кар көртенә яки биек яр арасындагы сулы буага чумып-сикерүдән башка малайлар белән бүтән андый сынауларны уза алмадык...

Күккә беренче тапкыр студент чакта, «кукурузник» дип аталган АН-2 самолеты белән күтәрелдем. Ул вакытта Казанда иске аэропорт шәһәр уртасына якын һәм зур очкычлар безнең тулай торак түбәсе  тирәсеннән еш күтәрелеп китәләр иде. Ленинград шәһәренә беренче тапкыр ТУ-134 самолетында очтым. Заманына күрә иң уңайлы һәм тиз оча иде ул. 

Сиксәненче еллар уртасында туган ягым Актанышта да аэропорт бик нәтиҗәле эшләде – көн саен, авиапочта аппаратларын санамаганда, кайчак өчәр рейс АН-24, аннары ЯК-40 яки Л-410 (Чехословакиядә җитештерелгән) самолетлары туктаусыз очып торды. Алар белән бәйле кызыклы хәлләр күп булды, шәхсән үземә кагылганнарын гына искә алам. 

Беренчесе мәрхүм әниемнең үзе сөйләгәннәрдән... Авылдан йөк машинасы кузовына утырып Актанышка таба бара икән, күрә, Казан ягыннан самолет очып килә: «Үзем кабина түбәсен шакылдатып, шоферга тизрәк барырга кычкырам, аннары ничарадан-бичара йодрыгымны өскә күтәреп самолетка таба болгыйм...», – ди. Барыбер, ничектер, самолет тоткарланган буламы, үз рейсына өлгерә ул. 

Районда шул чорларда аэропорт начальнигы да бик кызыклы кеше иде. Билетлар бик дефицит булган чакта аның янына күпләр пинҗәкнең эчке кесәсенә пыяла «пропуск» тыгып керештергәнгә күрәдер, районның ярты халкы белән туганлашып та беткән иде бугай... Тик үз эшен яхшы белә иде. Тактадан ясалган сарай («кабинеты») тәрәзәсеннән, аэропортка төшеп килүче очкыч летчигына, рация аша метеосводканы форточкага бармагын тыгып кына тапшыра иде, дип хәзер дә искә алалар үзен.

Үз гомерендә күпме очкычларда очтым икән? Чит илләргә ТУ-140, ИЛ-86 аэробусы, Боинг-737 һәм башка самолетлар белән очарга туры килде. Европада булган иң зур аэропортларда – Хитроу (Англия) һәм Шарль де Голль (Франция), Африкада Триполи (Ливия) һәм Бенинда (Гвинея) булдым.

Тик нишләптер самолетта түгел, ә иң беренче мәртәбә вертолетта очканым истә калган. 1978 ел, июль. Мин ул вакытта Казан дәүләт университетының 2 нче курс студенты гына булсам да, үзенә күрә бер «шишка» –Чаллыда ЗССО (студентларның берләштерелгән төбәкара төзелеш отряды) «Восточный» штабының матбугат үзәге житәкчесе идем. Ял көннәрне авылга автобус белән кайттым. Ә кирегә билетлар юк. Аптырагач, аэропортка мендем. Чаллыга самолетлар очмый, әллә Бөгелмә аша китеп булмасмы дип өметләндем. 

Шул вакыт аэропортка (яшел чирәм белән капланган көтүлеккә) каты гөрелдәгән тавыш белән зур бер канатлы очкыч килеп төште. МИ-8 вертолеты булып чыкты ул. Күп кешеләр шуңа таба йөгерә башлады. Аларның төзелеш киемнәренә «КамГэсЭнергострой» дип язылган иде. Миндә дә бит шундый ук яшел форма! Тагы кесәмнән стройотряд штабы кенәгәсен чыгарып күрсәткәч, давай тизрәк үт дип, артымннан ишекне ябып та куйдылар. Бик гөрелдәп, бер якка авышып, вертолет алга омтылды һәм бик тиз кызулап, өскә күтәрелеп китте. 170 чакрымнан артык булган Актаныш - Яр Чаллы арасын вертолет 15 минутта узды. МИ-8 безне шул вакытта төзелеп килүче Түбән Кама ГЭСы дамбасы өстенә китереп ташлады...

Бу язмамны Кама елгасы буендагы бакчамда язып утырам. Күп еллар буе Бигеш аэропортында авиадиспетчер булып эшләгән икетуган абыем аңлатканча, самолет экипажы күктә маршрутын җирдәге зур елгалар буенча ориентлашып төзи икән. Кама тирәсе күгендә алдагы елларны көндез дә, төнлә дә зур самолетларның реактив сукмакларын һәм җемелдәгән утларын күзәтеп-озатып кала идем. Быел бик сирәгәйделәр шул алар, сәбәпләрен үзегез беләсездер? Шуңа яшь чакларны, яшьлек очкычларын сагынып искә алырга гына кала инде...

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев