Туган як

Самавырны екканчы...

Кара чәйнең файдасы • Акыл эшчәнлеген активлаштырып җибәрә, тонусны күтәрә. • Хәл кертә, матдәләр алмашын көчәйтә, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген нормальләштерә. • Кариеска каршы торырга ярдәм итә, бигрәк тә балаларга. • Катарактадан саклаучы бик әйбәт чара. ...һәм яшел чәйнеке • Организмнан авыр металларны чыгара һәм компьютерлардан, телевизорлардан алган нурланыш...

Кара чәйнең файдасы
• Акыл эшчәнлеген активлаштырып җибәрә, тонусны күтәрә.
• Хәл кертә, матдәләр алмашын көчәйтә, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген нормальләштерә.
• Кариеска каршы торырга ярдәм итә, бигрәк тә балаларга.
• Катарактадан саклаучы бик әйбәт чара.
 
...һәм яшел чәйнеке
• Организмнан авыр металларны чыгара һәм компьютерлардан, телевизорлардан алган нурланыш тәэсирен киметә.
• Яңа пешереп суыткан яшел чәй кояш яндырудан файдалы.
• Шешләр үсешен тоткарлый һәм аларның ракка әйләнү куркынычын киметә.
• Күзәнәкләрне картаюдан сак-лый. Бу яктан хәтта Е витаминыннан да 18 мәртәбә көчлерәк санала.
• Кан тамырлары эчендә май оершалары туплануны киметә, шул рәвешле склероз, гипертония һәм баш мие тамырларында тромб барлыкка килү куркынычын киметә.
 
Яшеле карасыннан ни белән аерыла?
Аерма - җыйганнан соң ничек эшкәртелүендә генә. Кара чәй яфрагын эшкәртмичә киптерәләр, шуңа күрә дә ул карала. Ә яшел чәй «ясау» өчен яңа җыйган яфракны башта пар белән эшкәртәләр һәм ул яшел төсен югалтмый.
 
Кемгә күп эчәргә ярамый?
• Йөкле хатыннарга чәй белән мавыгу зыянлы.
• Атеросклероз һәм гипер-
тониядән интегүчеләргә каты чәй эчмәскә, ә чир кискенләшкән чорда чәйдән, бигрәк тә кара чәйдән баш тартып торырга кирәк.
• Йокысызлыктан интегәсез икән, чәйне (карасын да, яшелен дә) кичке сәгать 6дан соң эчмәгез.
• Температура югары булганда, кайнар чәй эчәргә ярамый.
 
Мөһим!
• Авыз пешәрдәй кайнар чәй эчмәгез. Бугазга, үңәчкә һәм ашказанына көчле тәэсире бу әгъзаларда авыру китереп чыгарырга мөмкин.
• Даруны беркайчан да чәй белән эчмәгез. Ул аны нейтральләштерә яки тәэсирен боза.
• Озак утырган чәйне эчәргә ярамый. 30 минуттан артык торган чәйдә окисьлашу процесслары башлана һәм бу организм өчен зыянлы.
• Бер үк чәйне әллә ничә мәртәбә пешерү дә әйбәт түгел. Яңа пешкән чәйдә файдалы матдәләрнең 50 проценты бүленеп чыкса, икенче мәртәбә пешергәндә ул 30 процент, өченче мәртәбә - 10, ә инде дүртенче мәртәбә пешергәндә файдалы матдәләре 1-2 процент кына була.
 
Белеп тору ярый
• Сөтле чәй - бик әйбәт профилактик чара. Ул бигрәк тә бөер, йөрәк чирләреннән, шулай ук дистрофиядә һәм нерв системасы тузганда хәл кертүче буларак та файдалы.
• Лимонлы чәй - безнең халык уйлап тапкан эчемлек. Лимон чәйнең туклыклы һәм файдалы үзлекләрен көчәйтә. Лимонлы чәй тизрәк хәл кертә, сусауны баса. Ул чәйнең төсен үзгәртсә дә, аның көчен киметми, киресенчә, арттыра гына.
• Шикәрле чәй - «бәхәсле» эчемлек. Шикәре күп булса, ул чәйнең специфик тәмен, хуш исен боза. Шуның өстенә, шикәр чәйдәге В1 витаминын юкка чыгара (ә бу витамин нерв системасы өчен үтә дә мөһим). Шуңа күрә дә чәйне шикәр белән түгел, ә бәлки йөзем яки бал белән эчәргә кирәк. Шуны да истә тотыгыз: бал белән эчкәндә, чәй бик кайнар булмасын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: