Туган як

«Саф татарча» сөйләшкән

.

Алё! Сонечка, Сания синме бу? Хәзер кешенең берничә исеме булуы мөмкин, сиңа кем дияргә дә белмәссең. Үземә күбрәк Элеонора дип әйткәннәрен яратам, Эля дип дәшсәләр дә ярый, а вообще чын исемем Әлфәрия минем. Соня,  паспортында  татар дип язылган кешенең наполовину урысча или ярым татарча сөйләшкәнен ненавижу, җенем сөйми минем.
Бервакыт кызым: «Менә саф татарча белә торган егет», – дип, берәүне ияртеп кайтты. «Нук-кы, нук-кы, карарбыз», – дип, тегене шундук сөйләштерә башладым. Шуннан соң бу парин ярты сәгатьләп үзенең мамасы-папасы турында сайрап утырды. Үзе болай ярыйсы гына татарча белә шикелле, но ике сүзнең берсендә урысча кыстырды. Сразу: «Не пайдють, парин, безгә чиста татарча белүче егет кирәк», – дип аны туктаттым. Шул сөйләшүдән соң, кызның егете татарчасын да, урысчасын да оныткан, наверное,  бөтенләй, күренми башлады. 
Сания, помнишь, школда бер класста укып йөргән чакларны? Мин хорошо помню, рядом утырганда татарча изложение язганда, всегда синнән списыва-ла. Соңыннан безнең юллар разошлись, синең турыңда институт бетереп, мәктәптә литература укыта дип ишеттем. Үзем дә торговляга укымакчы булган идем, акчам җитмәде. Әле ярый синнән татарчага өйрәнеп калдым, потом базарда йомырка сатканда кирәге чыкты. Бүген  замечательный урында эшлим, кибеттә колбаса сатам. Сатып алучы бик капризный хәзер, көне буена нәрсә генә ишет-термиләр. Сания, син бит литература укытасың, безнең ничек колбаса сатканны немножко тыңлап торсаң, урок вакытында балаларга сөйләр идең. Минем янымда татарчага  өйрәтер кешем калмады, малай английскины өйрәнеп чит илдә яши, кыз кытай телен ятлап бетерде, белмим, анысы кайда яшәр! Шикләнәм, кытайчага  өйрәнеп кенә әллә кая бара алмастыр.
Беркөнне телевизордан симпатичный ир выступать итте, бик грамотный, язучы наверное. Баланы үз теленә ата-ана өйрәтергә тиеш дип әй сөйли бу, әй сөйли, подумаешь, аннан башка белмиләр дип уйларсың. Заманында как не старалась, барып чыкмады. Сүземне тыңлаган булсалар, малай водительгә, кызым үзем кебек сатучыга укыган булса, хәзер как в раю жили бы.
Кичә соседка белән подьезд каршындагы эскәмиядә сөйләшеп утырдык. «Татарчаны каян шулай яхшы беләсең?» – дип, бик удивилась. «Телевизордан сериаллар карап өйрәндем», – дигәч, «Аларны калдырмыйм, карап барам,  анда урысча гына сөйләшәләр», – дигән булды күршем. «Син сериал караганда татарчага перевод ясап утыр, шулай шомарырсың», – дигәч, «Вәт баш синдә, мин алай булдыра алмас идем», – дип, соседка сүзсез калды.
Хәзер чын татарча сөйләшүчеләр бик азайды. Кайчагында рәхәтләнеп аралашыр кеше дә таба алмыйсың. Әле ярый, кемдер сотовыеңны бирде, көннәр буе  пару слов белән хәбәрләшер кеше дә таба алмыйм. 
Сонечка, иртәгә безнең кибеткә нин-дидер деликатес китерәләр, синең өчен отдельно алып калырмын. Бер класста укыган подружкаларны онытырга ярамый, арада син иң якыны булдың, алга таба да шулай сөйләшеп торыйк. Что не говори, элекке классташлар, все таки...

Рәсем anekdotovmir.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: