Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сабыр төбе – сары алтын

Азамат белән хатыны Әлфинур арасында булган аңлашылмаучанлык аздан гына гаиләне таркатуга сәбәп булмый калды. Бер ялгыш адым егерме ел бергә яшәгән парларны да мизгел эчендә аера ала икән.

Азаматка, җаваплы эштәге кеше буларак, еш кына телефоннан аралашырга туры килә.  Араларында гүзәл затлар да булгалый. Шуларның берсе белән эш буенча шактый сөйләшергә туры килде иргә. Һәм кайбер мәсьәләләрдә ул эшмәкәр ханым Азаматка ярдәм кулы сузды.

Гаилә башы шау-шулы мәҗлесләргә йөрергә яратмый, тыныч кына, өйдә хатыны, балалары белән аралашуны өстен күрә иде. Кайбер хатын-кызларның үзенә булган игътибарын сизгәндә дә, артык әһәмият бирмичә, эшне зурга җибәрмәде, чит хатыннар белән очрашу турында башына да кертеп карамады.

Ә бер көнне эшкә киткәндә өйдә телефонын онытып калдырган булып чыкты. Кирәк бит, шул вакытта теге ханым шалтыраткан һәм Әлфинур кызыксына башлагач, трубканы куйган. Ә хатынга шул җитә калган, интернеттагы барлык язышуларны актарып, казып чыгарган. Әйе, анда үзара язышкан ягымлы сүзләр дә бар иде. Ир эштән кайтуга өйдә “Сафура буран”нары купты. Азамат “без телефоннан эш буенча гына аралаштык, очрашкан булмады” дигән сүзләренә дә ышанмады.

“Азамат, син бу хатын белән бик якыннан аралашкансың. Ул синең киңәшчең булган, мин аннан көнләшәм. Һәм сезнең аралашуны хыянәт итеп кабул итәм” – дип, иренең әйберләрен җыя башлады. Ир хатыныннан гафу үтенсә дә, аңлашылмаучанлык чишелмәде. Азамат әлегә бу тавышны улына сиздермичә, “Эш сәфәренә” барам дип алдашты һәм ерак түгел кунакханәдә урнашып торырга булды. Бераз вакыт үтүгә, Әлфинур телефоннан шалтыратып, иренә үпкә сүзләрен белдерде. Бу юлы инде Азамат та җавапсыз калмады. “Минем аның белән очрашканым булмады, аңа берни дә вәгъдә итмәдем. Әйе, аның ягымлы сөйләшүе мине җәлеп итте. Чөнки синең миңа игътибарың, назың җитмәде” – дип, йөрәгеннән чыккан сүзләрне җиткерергә ашыкты.

Бу сөйләшүдән соң хатын да уйга чумды. Әйе, хатын-кызга пешекче, җыештыручы булу гына җитми шул. Тәмле итеп пешергән ашыңны тәмле телең белән кыстап ашата белергә, эштән карып кайткан иреңә ачык йөз, ягымлы карашыңны кызганмаска кирәк. Бер уйлаганда нигә әле интернетта язышкант матур сүзләр өчен генә егерме ел буе иңгә-иң торып яшәгән ирең белән аерылышырга?.. Азамат начар ир булмады, шушы елларда гаилә өчен дип яшәде.

Гаиләне саклау максатыннан алар гаилә психологына язылдылар. Психолог та Азамат сүзләре белән килеште, үзенең киңәшләрен бирде. Психолог янында гаилә проблемаларын уртага салып сөйләштеләр, аларны чишү юллары эзләделәр.

Ирнең һәм хатынның сабырлыгы, бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшүе, аңлашуы нәтиҗәсендә гаилә сакланып калды. Бәхет шушы түгелмени?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев