Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сабакташлар

Мәктәпнең чыгарылыш кичәсеннән соң егерме ел узгач, алар очраклы рәвештә трамвай тукталышында очраштылар.Тукталышта башка берәү дә булмаганга, монда бер-береңне күрмәмешкә сабышу чын ахмаклык булыр иде. Шуңа күзгә-күз очрашкач, ирексездән авыз ерып «син икәнсең әле» дигәндәй, күптәнге танышлар кебек баш кагышып куйдылар. - Машинам сервиста, чит илнеке булмагач, ремонттан чыкканы юк,...

Мәктәпнең чыгарылыш кичәсеннән соң егерме ел узгач, алар очраклы рәвештә трамвай тукталышында очраштылар.Тукталышта башка берәү дә булмаганга, монда бер-береңне күрмәмешкә сабышу чын ахмаклык булыр иде. Шуңа күзгә-күз очрашкач, ирексездән авыз ерып «син икәнсең әле» дигәндәй, күптәнге танышлар кебек баш кагышып куйдылар.
- Машинам сервиста, чит илнеке булмагач, ремонттан чыкканы юк, - дип зарланды ир трамвай тукталышында ни өчен басып торганын аңлатып. Классташы да:
- Үземнең дә нәкъ шундый ук хәл, ирем белән аерылышып, машина бүлеп йөргән чагым, - диебрәк, трамвайда йөрүенең сәбәбен ачып биргәндәй итте.
«Бу мәктәптә дә адым саен егет алыштыра иде, хәзер дә шул гадәтен куа, аерылышудан башы чыкмый бугай. Кара ничек күзләрен уйната! Моның беләнме?! Кит, моның белән рәттән бер өстәл артына утырырга язмасын», - дигән уй ирнең башына шундук кереп оялады. Хатын үз чиратында: «Бишлегә укыса да, карап торышка әллә кем булмаган әле, өстендә гап-гади инженер киеме, җиңнәре кыршылган кәчтүм белән төсе уңган галстук, җитмәсә иномаркасы да юк», - дип уйлап, танышын күзләре белән бораулый башлады.
Гадәттә, андый вакытта классташлар берәр аулак урынга кереп, гапләшеп утырырга яраталар. Якында гына таксистлар аягүрә баскан килеш кенә тамак ялгый торган кафе күренде.
«Башкасына акчасы җитми, күр дә тор, хәзер мине шунда өстерәячәк», - дип, хатын борчы-ла башлады.
Уйлаганы дөрес булып чыкты. Ир аны тукталышка терәлеп торган «Өч дус» кафесына керергә кыстады. Хатын:
- Ярар, һич булмаса, бушка ашап чыгармын, - дип каршы килмәде.
«Андый бәягә чәчәк сатып алырга, җүләрлән-мәдем әле», - дигән булып, ир якында чәчәк сатып утыручы карчык-ларны күрмәмешкә салышты.
«Бигрәк саранга охшаган, - дигән нәтиҗә ясады, чәчәксез калганын аңлап өлгергән чибәркәй. - Ашыйсы килә, өстәлгә нәрсә китертер икән, бе-рәр итле ризык булса, шәп булыр иде, булмастыр... Күр дә тор, аның ишегә акчасын жәлләячәк». Ир үз чиратында: «Колагына фасун өчен генә булса да, алтын алка таксын иде. Өстендәге киеме дә ташка үлчим. Үз бәясен белгән хатын-кыз хәзер болай киенми», - дип уйлап, каршында утырган хатынга шул арада бәя биреп өлгерде. Кафедагы бәяләр турында ул үзенчә фикер йөртте. Мондагы таксистлар кебек түләп өчпочмак ашау, аның уйлавынча, башка сыймаслык акча туздыру булып саналды.
«Аңладым, исәбе мине бөтенләй ыштансыз калдыру... Күренеп тора, бу хатын кыйбатлы рестораннарда җиләк-җимеш ашап, шампанский чөмерергә шомарып беткән. Хыялланмыйча торсын әле, алма согы белән чипсы да җиткән аңа, әллә кем түгел әле», - дип уйлап, ир моның күпмегә төшәчәген чамалый башлады. Мин бу вакытта ашамыйм, дигән сәбәп белән ул үзенә берни китерт-
мәде.
Алга таба кемнең кайда яшәвен белер өчен тасма телләнеп, бер-берсенә кармак салып карадылар.
- Шәһәр читендә ике катлы йортым бар, әмма анда трамвай йөрми, шуңа эштән соң тулай торактагы бүлмәмә кайтып йоклыйм, - дип борчак чәчте ир, күзен дә йоммыйча.
«Ике катлы йорт турында алдый, тулай торак дигәне дөресрәк булыр», - дип, хатын аны оста гына төзәтеп куйды һәм:
- Эшең нинди, күпме аласың, - дигән сораулар биреп, классташын тиз генә чынбарлыкка кайтарды.
- Моңарчы инженер булып эшләдем, кабинетта утыру туйдырды, күбрәк кеше арасында булуны яратам. Хәзер әнә берьюлы ике җиргә каравылчы итеп чакыралар, анда тынычрак та, акчасы да күбрәк, - дип ир, үз чиратында, яңа эшкә күчүе турында сөйләп бирде.
- Бәхетем булмады, еллар буе ир көе көйләп, өйдә утырам, - дип уфтанды хатын. - Инде хәзер соңгысы - өченчесе белән аерылышып йөрим, монысыннан нәрсә тәтер, машинамы-фатирмы, әле белгән юк. Алда аерылышкан ирләрдән тегесе дә, монысы да калган иде, шуңа тормышым алай зарланырлык түгел. Янымда яраткан кешем булмагач, читен, ярар, өметемне өзмим, бәлкем, бәхетем алдадыр әле.
Шулчакны ир башына: «Вәт, җүләр, унынчы класста башымны югалтып, шуңа гашыйк булып йөрдем, белмим, кай төшенә кызыкканмындыр?..
Әле ярый, вакытында туктап өлгердем, өйләнгән булсам, хәзер шыр ялангач, фатирсыз да, машинасыз да калган булыр идем», - дигән уй китереп бәрде.
«Әле ярый, бу җебегәнгә чыкмадым, мәктәптә башымны әйләндергән чаклары күп булды, кем белгән аны ничәмә еллар буена гап-гади инженер окладына яшәгәнен? Ул чакта саташып моңа кияүгә чыккан булсам, аерылышканда судлашып, бүлешерлек бер байлыгы да булмас иде. Адәм көлкесе - иномаркасы да юк, тулай торак-тагы бүлмәдә яшәве турында уйлыйсы да килми».
Саубуллашканда нәкъ бер елдан соң шушы кафеда очрашырга сүз куештылар.
«Иң килешмәгән ягы, артык саран. Әмма шул саранлыгы аркасында, шушы бер ел эчендә баеп китмәсме?» - дип өметләнде хатын.
«Ярар, моны хәзер үзгәртеп булмый инде, әмма өч мәртәбә кияүдә булганнарның тормыш тәҗрибәсе зур була», - дигән булып, ир класста-шының яхшы якларын эзли башлады.
«Моңарчы күңелгә ятышлысын очрата алмадым, хәзер юкка баш ватам түгелме, бәлкем миңа нәкъ шундый үткен хатын кирәктер?! Ярты елдан артык бер парта артында утырганда бөтен нечкә якларын белеп бетердем кебек, бу вакыт эчендә ул да минем холкымны шәт өйрәнеп җитешкәндер. Ярар, монда тәвәкәлләмичә булмас ахры, аннан урамда беренче очраган хатынга өйләнмим, ни әйтсәң дә, бу ничә ел бергә укыган үземнең классташым бит!»
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев