Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Рәнҗеш төшә

Без яшь чакта авылдан шәһәргә киткән кызлар, туган якларында сөйгән ярлары булуга карамастан, шәһәрдә дә берәр егет затын "эләктерәләр" дә: "Ике ярның шунсы рәхәт, берсе тора запаста" - дип мактанып, җырлап йөриләр иде. Тик пычак ике яклы була шул. Ике куянның койрыгын тотам дип, ярык тагарак янында утырып калган очраклар...

Без яшь чакта авылдан шәһәргә киткән кызлар, туган якларында сөйгән ярлары булуга карамастан, шәһәрдә дә берәр егет затын "эләктерәләр" дә: "Ике ярның шунсы рәхәт, берсе тора запаста" - дип мактанып, җырлап йөриләр иде. Тик пычак ике яклы була шул. Ике куянның койрыгын тотам дип, ярык тагарак янында утырып калган очраклар да булгалады.

Яратып йөргән кызын ташлап, башкага өйләнгән егетләрнең гаилә тормышы барып чыкмаса, "элекке кызының күз яше тоткан" дип юрыйлар иде. Кызларның гына түгел, егетләрнең дә үпкә-рәнҗеше төшә икән. Берьюлы икешәр-өчәр егет белән очрашып йөргән замана кызлары шуны онытмасын иде. Аларга сабак булсын дип, шундый бер очрак турында язып үтәм.

Нурия мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга кыстасалар да, авыл тормышының кыенлыкларын белгәнгә, шәһәргә китте. Тугызынчы класстан ук очрашып, вәгъдәләр бирешкән егете Зөфәр авыл тормышын хуп күрде. Тракторчылар әзерли торган курсларда укып кайтып, өр яңа тракторга утырды. Ул елларда колхозда эшләүчеләр дә умырып акчасын ала иде. Дөрес, өйгә газ, су кермәгән, фермада да эшләр авырдан.

Баштарак җае чыккан саен авылга кайтып йөргән Нурия тора-бара авылда сирәк күренә башлады. Сәбәбе - шәһәрдә йөрәген яндыручы, матур сүзләрен кызганмаучы, чегәндәй чем-кара чәчле Илфат булды.

Әллә сөйгән кызы белән аралары суына баруын сизенде, әллә Нурияне яратуы көчле булды, сөйгәне чираттагы ялына кайтуга Зөфәр аңа тәкъдим ясады. Гореф-гадәтләргә тугры калып, кызның әти-әнисенә яучы җибәрелде, аларның рөхсәтен һәм фатихасын алып никах та укытып куйдылар. Санаулы көннәр тиз үтте, Нурия бәби тапканчы шәһәрдәге эшендә эшләргә булды.

Тулай торак янында аны Илфат түземсезләнеп көтеп тора иде инде. Шул вакытта нинди генә шайтаннар котырткандыр, Нурия егеткә сиздермичә генә балдагын салып куйды. Кичен очрашуга килгән Илфатка, инде башкага кияүгә чыгуын әйтеп тормады.

Язмыш шаяруы булдымы, әллә тәкъдиренә шулай язылган, Илфат та өйләнү нияте барлыгын әйтеп, кызны ЗАГСка чакырды. Шул вакытта инде үзенең кияүдә булуын яшермәсә, бәлки, Нуриянең тормышы да башкачарак булыр иде. Ә ул үзенең кияүдә икәнен, никах төнен уздырып килгәнен әйтеп тормыйча, Илфатның туган ягына кайтып китте.

"Без капчыкта ятмый" дигәндәй, хатынының бу кыланмышын ишеткән Зөфәр бик рәнҗеде. Йөрәге әрнүдән бакча артына чыгып, бик озак уйланып йөрде. Гомер булмаганны, өенә дә исереп кайтып егылды. "Ул-бу була күрмәсен" дип, әти-әнисе артыннан күзәтеп йөрделәр.

Уйлап-уйлап та, ничә еллар яратып йөргән Нуриясенең азгынлыгын аңларлык, яшь хатынны акларлык сәбәбен күрмәде.

Тик Нурия хыянәт итте дип, дөнья туктап калмый, Зөфәр дә авылдашы Әлфияне килен итеп йортка төшерде. Әлфия яхшы хатын, уңган килен булып чыкты: ирне битәрләмәде, юкка-барга борчып җанына тимәде.

"Теләп алган картам, тешли-тешли тартам" дигәндәй, Нурия дә икенче ире белән яшәп китте. Илфат - кырыс холыклы, үзсүзле ир заты. Бала табу йортыннан алып чыккан сабыйның ике тамчы су кебек Зөфәргә охшаганын күрүгә, тагын да усалланды. Нуриянең икейөзлелеген кичерә алмады горур ир заты. Ялганнан башланган гаилә тормышы, читләр сокланырлык булмады. Кеше арасында сиздермәсәләр дә, өйдә алар бер-берсенә чит-ят иде. Ир заты хатынына кул күтәрүдән дә тайчынмады. Ә Нурия эч серләрен беркемгә дә сөйләмәде. Тормыш юлы барып чыкмаганга Зөфәрнең рәнҗеше төшкәнен аңлап, эчтән генә сызды.

Кырыс булса да, зәһәр телле булса да, ир заты хатын-кыз өчен терәк-таяныч шул. Ә Илфат кыска гомерле булды. Авырып та ятмады, ял итәргә яткан җиреннән тыныч кына бакыйлыкка күчте. Шулай итеп, Нурия бер ялгызы торып калды. Җәйләрнең бакчада эш белән узганы сизелмәсә дә, кышкы караңгы кичләр озын. Башка әллә нинди тиле уйлар килә...

Ә ул ташлаган Зөфәр бик яхшы тормышта яши. Өч баласы, хатыны аның өчен өзелеп тора. Авылга кайткан чакта Нуриянең кызын күреп ниләр уйлый икән ир заты?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев