Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Рәхәткә чыктык дигәндә...

Эшләгәнең өчен лаеклы эш хакы түләгәч рәхәт икән ул! Бар нәрсәгә акча җитә, икешәр эштә чабып йөрисе юк. Телисең – ял итәргә барасың, ни телисең шуны ашыйсың, теләгән киемеңне аласың.

Әнә бит, кичә генә телевизордан бюджетта эшләүчеләрнең тагын эш хакларын күтәрәчәкләрен сөйләделәр. Иң кимендә 70 мең сум буласы икән, ди. Ул гына җитмәсә, бай олигарх абыйлар: «Без туплаган байлыгыбызны үзебез белән алып китә алмыйбыз» – дип, берсеннән-берсе уздырып, халыкка акча өләшә башлады.

Әле узган атнада гына берсе пенсионерларга бүләк итеп, 30 ар мең сум өләшкән, имеш. Балалары авыру булган ата-аналар да тиенләп халыктан акча сорамый хәзер, аларны дәвалауга да җир асты һәм җир өсте байлыгын сатудан килгән акчаларны түгә башладылар.

Дәүләтнең халыкка йөз белән борылуның икенче этабы ипотекага квартир алучыларның бурычларын чигерү булды. Нәтиҗәсе дә тиз күренде. Элек акча җитмәгәнлектән, күпме гаилә талашып аерылышкан булса, хәзер гаиләләрдә дә тынычлык хөкем сөрә.

Туучылар саны үлүчеләрдән арта бара – бу бит иң яхшы яңалык! Теләсә кайсы россияленең квартирына кереп карасагыз, көнкүреш техникасы белән шыплап тулган. Суыткычларында ни генә юк: ел әйләнәсе экзотик җиләк-җимеш, кара икра, кызыл икра, мәрсин балыгы... Илебездә тормыш яхшыруның тагын бер күрсәткече, элек бездән чит илгә халык агылган булса, хәзер киресенчә, безгә килергә чират торалар. Күп кенә авылларда ябылган мәктәпләр кире ачылган. Чөнки авылларда тормыш җанланды, кайчандыр бәхет эзләп шәһәргә агылган халык эш урыннары булдырылгач, туган авылларына кайта башлады.

Пенсионерлар да рәхәткә чыкты: картаеп беткәч тә пенсия аз дип, идән юып йөрүләр бетте. Әнә, күршем, пенсионер әби 55 мең сум пенсия ала башлагач, чит илгә китте дә, ята шунда рәхәтләнеп. Без үзебез дә әле күптән түгел генә бер бүлмәледән дүрт бүлмәле квартирга күчтек. Икебездә дә соңгы модель автомобиль!

Бар нәрсә җитеш булганда гаиләдә дә тавыш чыкмый икән. Өйдәге эшләрне заманча техника башкаргач, үзеңне карарга, матурлык салоннарына йөрергә дә вакыт күп кала. Тик шулай да кайчакта, элекке квартир сагындырып куя. Рәхәт иде бер бүлмәледә яшәгәндә! Кухнясы сыерчык оясы кадәр генә. Телисең, урындыктан тормый гына, суыткычтан кирәк нәрсәңне аласың, кирәк икән газ плитәсе кул астында. Бу дүрт бүлмәлегә күчкәч, ияләшә алмый тилмердем. Ике кеше болын кадәр квартирда нишләмәк кирәк?.. Кухнясы иркен, бүлмәләре зур.

Күңел тынычлыгы өчен бер бүлмәсенә затлы гөлләр утыртып, аквариум куйдым, кенәри, попугай алып җибәрдем, массаж ясый торган карават алып куйдык. Эштән кайткач, шунда кереп хозурланып утырабыз. Менә бүген дә иртәдән үк, кошларымның хәлен белергә кердем әле. Кенәри сайраганын тыңлап, иң затлы каһвә эчеп утыра идем, нәрсәдер чыңларга тотынды, чыдап кына булмый. Кухняга чыгып, савыт-саба юу машинасын да карадым. Кер юу машинасы да, «акыллы» тузан суырткыч та дәшми. Каян килә бу тавыш дип, аптырап басып торганда, кемдер артыма «дыңгылдатып» төртте, егылып китәм дип торам.

«Тор инде, эшеңә соңга каласың бит», – дип, төрткәләп, ирем уята икән. Ә теге берөзлексез черелдәүче – минем будильник булып чыкты. Бу иремне дә әйтер идем, төшемнең иң кызык җирендә өзәргә кирәк бит! Ярый әле, без интернеттан укып белгән олигархлар тормышы белән төштә бераз гына булса да, яшәп карадым. Тагын шул 20 мең сум түли торган эшкә барырга кирәк. Бармас идең, «квартплата»сы, төрле түләүләр... Ашыйсы, киенәсе дә килә бит әле.

Безгә җиткәч кенә, пенсия яшен күтәреп куйдылар, рәхмәт төшкереләре! Исән-сау лаеклы ялга чыгып буламы әле, юкмы... Тиз генә суыткычтан кара уылдык урынына мойва уылдыгы сыланган ипиемне сумкага салып, автобус тукталышына чаптым. Чөнки аз гына соңга калсаң да, бер аякта басып барасы була. Ә икебезгә ике машина дигәне, теге төштә генә калды шул.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X