Туган як

Ришвәтнең көче

Юмореска

Авылда яшәүче ерак бер туганы Фердинандларга  күчтәнәчкә яңа суелган сарык түшкәсе  кертеп биргәч, ул аптырашта калды. Туганының  исемен көч-хәл белән исенә төшергәч ул:

– Әбдерәшит, кирәк түгел иде,  без бит чыбык очы гына, – дип, читенсенеп куйды.

– Булса соң, туганнар күп булмый, аралашып калыйк. Мондый итне  кибеттә табып булмый, рәхәтләнеп сыйланыгыз, – диде авылдашы.

Әбдерәшит авызын ерып кире авылына китеп барды. Атна-ун көн узмады ерак туган тагын көтмәгәндә бер пар каклаган каз һәм ике капчык бәрәңге кертеп чыкты. Бу күчтәнәчне  күрүгә  Фердинанд: 

– Монысы артык булыр, тегесе дә бик җиткән иде, – дип, алмаска тырышып карады.  Әмма Әбдрәшит:

– Күчтәнәч күп булмый, кадерен белеп алыгыз, – дип, алып килгәнен  алмыйча ашыгып чыгып китте.

Фердинандларга чираттагысында ул үзе белән өч литрлы бал һәм зур үрдәк кыстырып килде.

– О, о, ник ташыйсыз боларны, болай булгач үзегез кунакка килерсез, – дип кычкырды, гаҗәпкә калган  Фердинанд. Әбдрәшит:

– Килербез, ник килмәскә ди, сораганымны үтәсәгез, атна саен сездә булырбыз, – дигәч, хуҗа сагая төште. – Хатының институтта укыта дип ишеттем, безнең малайны шунда ничек тә  урнаштырасы иде.

Моны ишетүгә Фердинанд хәлне бераз аңлый башлады кебек.

– Әйе шул, хәләлем бик дәрәҗәле уку йортында эшли. Мәктәптә яхшы укымасаң, анда  керү турында уйламасаң да була. Белемне сатып алмыйлар, сезнең  малай  да үз башы белән булдыра алса гына.

– Анысы дөрес, белемнең бәясе юк, әмма мин алып килгән күчтәнәчләр өстән-өстән генә чутласаң да утыз меңнән арта.

Бу хәлдән соң Әбдрәшит башка күренмәде. Җәй уртасында Фердинанд  телефон аша аның тавышын ишетүгә: “Моңа ни кирәк тагын”, – дип сискәнеп китте. Сотовыйның теге очында:

– Рәхмәт сезгә, – дип,  шатланып кычкырып куйдылар. –  Сүзегез үтемле булып чыкты, улыбыз башка институтка булса да укырга керә алды. Сез укытучылар үзара уртак тел таба беләсез икән.  Кирәкле кешеләр белән алдан сөйләшеп куйганыгыз шундук аңлашылды. 

Чыбык очы туганының үз башы белән укырга керүе турында ишеткәч,  Фердинандның эченә җылы йөгерде. Болай булгач Әбдрәшиткә күчтәнәчләрен кире  кайтарасы булмаячак. Тавыш-фәлән чыкмагач, ике як та  канәгать калды.

Бер елдан соң Әбдрәшит лапасына чыгып симезрәк зур сарык күзаллап куйды. Бу юлы ул мәктәп тәмамлаган кызын шәһәргә укырга кертү турында   хыяллана   башлады...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: