Туган як

Рәхмәт, кияү!

- Хәбирә, башың авыртса, нинди дару эчәсең, яныңда аны бирер кешең бармы? - Кем бирә дип, ул яктан берәүгә дә ышанмыйм, врач кушканны гына эчәм. Яшисең килсә, врач сүзеннән чыгып булмый, бөтен өмет шуларда хәзер. - Хәбирә, дару дигәндә минем кияү бик җитез, кайсы җиремнең авыртканын әйтергә дә өлгермим, шунда...

- Хәбирә, башың авыртса, нинди дару эчәсең, яныңда аны бирер кешең бармы?
- Кем бирә дип, ул яктан берәүгә дә ышанмыйм, врач кушканны гына эчәм. Яшисең килсә, врач сүзеннән чыгып булмый, бөтен өмет шуларда хәзер.
- Хәбирә, дару дигәндә минем кияү бик җитез, кайсы җиремнең авыртканын әйтергә дә өлгермим, шунда ук авызыма дару китереп каптыра.
- Кит, җүләр! Кияү кулыннан дару эчәргә әле-гә үз акылымда, акны карадан аера беләм. Алар кулыннан дару эчәргә ярыймы соң?! Кияүгә түгел, үз кызыма да ышанып бетә алмыйм. Бервакыт ашказаным эшләмәгәч, кызым атна буе ниндидер дару эчерде. Ышанасыңмы, Оркыя, шуны эчкәч, ай буе бер җирем авыртмады. Кабат шул даруны сорагач: «Әни, гафу ит, ялгышканмын, ул йөкле хатыннар даруы булган», - дип әйтеп салмасынмы. Шуннан бирле барча даруны врачтан үзем сорап алам, әптиккә үзем йөрим. Пен-сиямне алуга: монысы кан басымы даруына, монысы ашказаны өчен, моны-сы аяклар сызлаганда сыларга дип алып куям. Шулай итсәм генә, айлык пенсиямне дару өчен айдан-айга суза алам.
- Әстәгъфирулла, айлык пенсияң даруга кереп китсен әле! Хәбирә, акчаң җитмәсә нишлисең?
- Оркыя, ул яктан бор-чылмыйм, даруга җитмәсә, кызымнан алам. Акчалары җитәрлек, тапмас җирдән таптырырмын. Кияү зур урында эшли, аны күргән дә юк, иртә китә, кич кайта. Кайта да, хәлемне дә сорашмыйча, телевизор каршына барып ава.
- Юк, Хәбирә, минем кияү андый түгел. «Әби, саулыгың ничек?» - дип, һәрчак сорашып тора. Сорашып кына калмый, машинасына утыртып врачка алып бара, әптиккә дә үзе йөри.
- И-и, Оркыя, гомерем буе шундый кияү турында хыялландым. Кияүдән берни сораганым юк, булнис, әптик юлын үзем таптыйм. Юк-бар белән башын катырма, акчаны күп ала, җаваплы урында эшли, ди кызым. Ичмасам, бер генә тапкыр: «Әби, пенсияң күпме?» - дип сорасын иде. Сорый ди, хәзер, үзенекен кая куярга белми. Ел саен яңа машина, чит илгә ялга бару, кызыма кыйбатлы тун... Башың авырткан чакта: «Әби, ничә сумлык дару эчәсең?» - дип тә сорамый ул кияү дигәне. Син ул яктан бик бәхетле, Оркыя. Югыйсә, кияү кулыннан дару эчеп, шушы яшькә хәтле җитәр идеңме әле?! Башыма сыймый, аңлап бетермим, җә әйт, сере нәрсәдә моның?
- Сер юк монда, Хәбирә, пенсиям даруга җитәме, анысын белмим, банкомат картасы кияү кулында. Уйлавымча, даруга гына җитәдер, әле каладыр да... Кияү беркөнне ге-нә: «Әби, пенсияң бик уңайлы, нәкъ бер айлык кредит түләргә җитә», - дип, мине мактап та куйды. Машина кредитын узган ай түләп бетердек, чиратта моторлы көймә һәм яңа зур телевизор алу, ди. Шуларны санап чыкканда: «Әби, берәр җирең авыртмыймы, дару кирәк булса әйт, чирләп куркыта күрмә, синнән башка нишләрбез?» - дип сорарга да онытмады кияүкәй. Юк, Хәбирә, тормышымнан зарланмыйм, яныңда: «Нинди дару кирәк?» - дип сорар кешең булганда, яшәүдә мәгънә бар икән ул!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: