Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ретро концерт

шигырь

Ретро җырлар тапшырдылар

Тын да алмый тыңладым.

Бүген дә колакта чыңлый

Моңнары шул җырларның.

Тамактагы төер эреп,

Әйләнде күз яшемә.

Сабый баладай үкседем,

Сигез дистә яшемдә.

Без исән бит, тыңлаучы бар

Нигә "ретро "диләрдер?

Заман җырларыннан якын

"Безнең җыр»лар, нигәдер.

Ретро түгел, безнең җыр ул,

Гасырлардан килгән җыр.

Афәт,сугыш михнәтләрен,

Ачлыкларны җиңгән җыр!

Шушы җырларда саклана

Милләтнең бар байлыгы.

Шуңа табынып яшим мин

– Социализм калдыгы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев