Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Республикам

Татарстан – гүзәл республикам,

Даһиларны биргән Ватаным.
Котлыйм сине туган көнең белән,
Бәхет теләп атсын һәр таңың.
100 яшь тулды сиңа шушы елда,
Күңелләрдә чиксез горурлык.
Шанлы исемең яңгырый җир шарында
Миллионнарга үрнәк булырлык.
Без – тарихлы, телле, моңлы халык,
Бердәмлектә безнең көчебез
Буыннардан-буыннарга күчсен
Мирас булып изге эшебез.
Рәхмәт сиңа, җырлы-моңлы илем,
Яшәр өчен безгә көч бирдең.
Һәр милләтне газиз әнкәйләрдәй,
Балаң итеп сөйдең,үз күрдең.
Әби-бабай, әткәй-әнкәйләрдән
Мирас булып калган җыр-моңнар.
Балалардан оныкларга күчеп,
Саф чишмәдәй челтерәп мең чыңлар.
Гөлчирә Ибатуллина

Б.Заһретдинов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев