Репетитор
Урамда бер танышым: «Авылдан күчкәч, эшсез калганыңны ишеттем, белемең буенча сиңа кирәклесе табылды кебек, бүген үк кил», – дип әйткәч, бармый булдыра алмадым.
«Күп сөйләшмә, барысын да үзем җайлармын», – дип, ул мине күршесенә алып керде. Ишек бусагасын узуга: «Балагызга әдәбият буенча репетитор эзлисез икән, бу минем күптәнге танышым, нәшрияттә мөхәррир булып эшли, өйдә укытыр өчен аңа чират торалар, вакыты юк, көч-хәл белән ризалашты», – дип, аның теле-телгә йокмады. Шулчакны хуҗа хатыны: «Сез, чыннан да татарча укыта аласызмы?» – дип, миңа сынаулы караш ташлады. Авыл мәктәбен япканчы анда берничә ел әдәбият укытканымны сөйләп бирмәкче идем, туктап калып, балаларга Тукай әкиятләрен күп өйрәттем», – дип әйтергә генә өлгереп калдым. Аның каравы теге танышым: «Күреп торасыз, алдыгызда зур тел белгече, ул хәзер нәшрияттә халык әкиятләренең биш томлылыгын әзерләп йөри», – дип, мине күкләргә чөеп мактый башлады.
Шулай итеп, әдәбият укытып йөрүемә берничә көн узмады, теге ахирәтем: «Күптән эзлим, кая югалдың, ерак бер туганым химия буенча кызына репетитор эзли, адресын язып ал», – дип, сотовыеннан шалтыратты. «Син нәрсә, химия фәнен мәктәптә дә җенем сөймәде, булдыра алмыйм», – дип, киреләнеп маташкан булдым. «Аның бернәрсәсе юк, интернетта теләсә кайсы тема бар, шуны ятла да, рәхәтләнеп укыт», – дип, ул тизрәк сотовыен өзеп куйды. Бернишләп тә булмый, бардым.
Ишекне ачкан бәләкәй кызчыкның әти-әнисенә минем турында институтта фәнни хезмәткәр булып эшли дип әйткәннәр булып чыкты. Йорт хуҗаларына минем кебек укытучы хуш килде. Беренче дәрестән үк мин укытырга тиешле кыз: «Сез химияне кайсы дәреслектән өйрәндегез, болар күптән искерде, – дип, куркытып җибәрде.
– Ачуланмагыз, үземә кирәклесен компьютердан өйрәнермен, тик сез барыбер килегез, дус кызларым белән сотовыйдан сөйләшергә хәзер ике сәгатьтән артык вакытым булачак». Кызчыкның шундый зиһенле булуына таң калдым. Дөрестән дә, компьютер булганда хәзерге балаларга репетиторның кирәклеге шул кадәр генә!
Бераз вакыт узуга теге танышым берәүләрне: «Математика буенча бик шәп белгеч таптым, сезгә фәннәр кандидаты киләчәк», – дип, алдан кисәтеп куйган. Шулай зурлагач, ничек бармыйсың инде?! Әйткән адрес буенча ишек ачуга, каршыма бәләкәй генә, авызын ерган малай килеп басты. Ныклабрак карасам, аның артында зур гәүдәле әтисе, элекке классташым басып тора иде.
Авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәдем: «Бәй, бу безнең класста укыган Галиева түгелме?! Ни җаның белән математика укытасың, класста өчледән узмадың», – дип, ул кычкырып җибәрде. Артык акча кесәне тишми, югалып калмадым: «Хәтерлисеңме, үзең дә өчлегә өстерәлдең», – дигән җавапны элекке классташыма бик тиз эзләп таптым.
Бүгенге көндә кемнең кем булуы турында мактанышырга өлгерми калдык, бәләкәй малай барыбыздан да акыллырак булып чыкты: «Безнең әти банкта эшли, шуңа математиканы яратып бетерми. Сез апа, курыкмагыз, укытыгыз, шул арада компьютердан Энштейн теоремаларын өйрәнә торырмын», – дип, ул мине үз бүлмәсенә кертеп утыртты.
Шулай итеп, танышымның тырышлыгы белән биш-алты баланы берьюлы, берничә фәннән укыта башладым. Репетиторлык эше әллә ни кыен түгел, ике-өч институт бетергән ата-ана белән аңлашуы авыр. Аларның һәркайсысы үзен килеп йөрүче укытучыдан акыллырак итеп күрсәтергә тырыша. Алай белемле булгач, балаңа белгәнеңне үзең иңдер, ник акча түләп кеше яллыйсың, монысы аңлашылмый!
Беркөнне урамда барганда сотовыйдан: «Хатыным укытучы булып эшли, улыбызны институтка әзерләргә белеме җитми, сезне бик мактыйлар, ярдәм итегез», – дип, бер ир шалтыратты. Подъездга кергәч кенә башыма китереп бәрде, ярдәм сорап шалтыратучы теге үтә дә якын тавышлы кеше үземнең ирем булып чыкты! Белмим нишлисе булыр, болай да вакытым юк дип әйтергәме, әллә ризалашыргамы? Ярар, кайткач сөйләшеп карарбыз. Күрәсең, репетиторлык буенча зур белгеч булуымны ирем әлегә аңлап бетерми иде булса кирәк. Аңлагач, ризалашыр дим, ризалашмый кая барсын, ни әйтсәң дә кесәбез бер бит...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев