Туган як

Разим абый кызыклары

Разим абый Исламов безнең күр-шедә генә яши. Бик күп еллар агроном булып эшләгән кеше, үзебезнең «Шәңгәлче» совхозында профсоюз оешмасы рәисе дә булды. Пенсиягә чыккач, азан әйтә, мәчет эшләрендә булыша башлады. Авылдагы концерт, Сабантуйлар аннан башка үтми. Халык аның башкаруындагы «Мәдинәм», «Әрәмә», «Зәңгәр күлмәк» җырларын яратып тыңлый. Аның өе чиста, хуҗалыгында...

Разим абый Исламов безнең күр-шедә генә яши. Бик күп еллар агроном булып эшләгән кеше, үзебезнең «Шәңгәлче» совхозында профсоюз оешмасы рәисе дә булды. Пенсиягә чыккач, азан әйтә, мәчет эшләрендә булыша башлады. Авылдагы концерт, Сабантуйлар аннан башка үтми. Халык аның башкаруындагы «Мәдинәм», «Әрәмә», «Зәңгәр күлмәк» җырларын яратып тыңлый. Аның өе чиста, хуҗалыгында тәртип, ишегалды кышын көрәлгән, җәен себерелгән, аунап яткан чүпне чынлап торып эзләсәң дә табарлык түгел. Кыскача, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара.
 
Дөрес күрсәтә икән
Минем авыл советында эшләгән вакыт. Шофер Илдар абый белән «Москвич»-пикап машинасында өйгә кайтып барабыз. Юлда Разим абый очрады. Өчәүләп кысылып кабинага утырдык. Разим абыйнын башы машинаның алгы пыяласына ук терәлеп бара, шунлыктан пыяла парланды. Мин, шаяртырга теләп:
- Разим абый, бераз бәйрәм иткәнсең ахры, - дидем.
- Ә син каян беләсең аны?
- Әнә пыяла тирләп чыкты, салган кешене әллә каян белә ул. Гаишниклар да зерәгә трубкага өрдереп карамыйлар бит.
- Алай икән... Шәңгәлче фермасында эшләүче бер сыер савучыны профсоюз комитеты исеменнән туган көне белән котларга барган идем. Шунда өстәл әзерләгәннәр, чәен дә, мәен дә, дигәндәй, бераз тотарга туры килде шул, - диде ул.
Күп тә үтмәде, Разим абыйны тагын утыртып кайтырга туры килде. Машина пыяласы тагын парланып чыкты. Разим абый:
- Кара әле, бу пыяла чыннан да дөрес күрсәтә икән, - дип куйды.
Сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңлап, өчебез дә рәхәтләнеп көлдек.
 
Кем ничек әйтә...
Ташлык мәдәният йортының түбәсен ябабыз. Мәчеттән азан ишетелә башлады. Азан әйтә башлау белән без, гадәт буенча, эшне туктатып торабыз. Көн бик җилле булганлыктан, җил тавышны алып китә, кем әйткәнен бик аңлап булмый. Янымда басып торучы дустым Альберт, икеләнеп кенә:
- Фаяз абый әйтәме азанны, Разим абыймы? - дип куйды.
- Фаяз абый әйтсә, азанны бу вакытта инде әйтеп бетерер иде, ә бу әле башлады гына, - дидем мин, Разим абыйның көйләп әйтүенә ишарәләп.
- Әйе шул, монысы әле беренче юлларын гына суза, димәк, Разим абый, -
дип Альберт азан әйтүче кешене ачыклауга йомгак ясап куйды.
 
«Әрәмәдә карама...»
Алда әйткәнемчә, Разим абыйның иң яратып җырлаган җырларының берсе - «Әрәмә». Менә шул «Әрәмә»гә бәйле берничә очракны сөйлим әле.
Ташлык клубында Алмаз Хәмзин концерты бара. Аның концертларында булган кешеләр беләләр инде, ул һәрвакыт тамашачылар белән бергә, алар янына төшә, үзенә берәр кешене сайлап, аның белән тамаша кыла, гомумән, шоу оештыра. Бу концертта да ул үзенең «Гөлйөзем» исемле популяр җырын тамашачылар арасындагы ин өлкән яшьтәге бер әбигә багышлап җырлады, аннан соң, янәшәдә генә утырган Разим абыйны күреп, аны сәхнәгә чакырды, ә Разим абый җыр дигәндә ялындырып маташа торган кеше түгел. Егетләрчә җитез итеп сәхнәгә күтәрелде дә, Алмаз абыйга «Әрәмә»не уйнарга кушты. Баянын кулына алган Алмаз абый аңа:
- Син җырлый тор, мин сиңа кушылып тональностьне табармын, - диде.
- Син уйна, мин «Әрәмә»нең көен белмим, кайдан уйнасаң да мин җырлармын, - дип куйды Разим абый.
- Сүзләрен хет беләсеңме соң? Бер-ике юлын гына булса да әйтеп күрсәт, - диде баянчы. Разим абый әйтеп бирде:
Әрәмәдә карама,
Карамада кондыз бар.
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдыз бар.
Алмаз абый, аңладым дигәндәй, башын гына какты да, уйнап җибәрде, һәм клубта Разим абый башкаруында «Әрәмә» җыры яңгырады.
* * *
Икенче вакыйга Ташлык Сабантуеның икенче көне белән бәйле. Иртәнге сәгать дүртләр. Алмаз абый Аксубайга Сабантуй алып барырга дип китәргә җыенып йөри. Аппаратураларны барлап, машинасына тутырабыз. Шулчак капка шакыйлар, иртән иртүк кем йөрергә мөмкин икән дип уйлап, капканы ачсам, Разим абый басып тора.
- Күрше, кичә Сабантуйда «Әрәмә»не җырлатмадылар. Алмаз уйнамас микән, күңелдә калмасын, бик җырлыйсы килгән иде. Төне буе йоклап булмады, - ди.
- Разим абый, Алмаз абыйның Сабантуй алып барасы бар, ашыга, Аксубай районына барып җитәргә кирәк. Аннан, сәгать ничә икәнен беләсеңдер бит? - дидем мин.
- Белүен беләм дә, бик җырлыйсы килә бит, үкенечкә калмасын инде, - ди бу. Мин тагын абыйны яклап берничә сүз әйтмәкче идем дә, ул вакытта Алмаз абый машинасыннан баянын алып «Әрәмә»не уйный башлаган иде инде. Шулай итеп, иртәнге сәгать дүрттә Сабантуйда җырланмыйча калган «Әрәмә» яңгырады.
Шул вакытта урамнан көтүгә барырга чыккан сыерлар, «нинди әрәмә инде ул, аны безнең якларда моннан 20 еллар элек мелиораторлар сөреп, корытып бетерделәр», - дигәндәй, безнең ишегалдына таба карап, мөгрәп элеккеге әрәмә урынындагы көтүлекләренә төшеп киттеләр.
* * *
Өченче вакыйга урамда күрше Рамил абый Сәхбиев белән сөйләшеп торган җирдән Разим абый әйдәкләп өенә алып кереп киткәч булды. Өйгә кергәч кенә белдек, Разим абыйның туган көне икән. Өстәл тулы ризык, сый-хөрмәт. Җәмәгате Һидая апа белән безне кыстый-кыстый ашаталар. Бик күңелле итеп озак кына утырдык, берничә тапкыр чыгарга талпындык, җибәрмәделәр. Шулай матур гына утырганда, Разим абый болай дип куйды:
- Сез минем «Әрәмә»не җырлавымны сорыйсызмы-юкмы, кайчаннан бирле утырабыз, ник һаман сорамыйсыз?
- Хөрмәтле Разим абый, авылыбызның яраткан җыры «Әрәмә»не башкармассызмы икән? Сезнең моңлы тавышыгыз бүгенге күңелле мәҗлесебезне тагын да ямьләндереп җибәрер иде! - дип, Рамил абый белән мин бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә ялынырга керештек. Разим абый үзенең көр тавышы белән тәрәзәләрне зыңгылдатып «Әрәмә»сен сузып җибәрде, бераздан җыр өч ир-ат башкаруында яңгырый иде. Ә бу вакытта безне эзләргә чыккан җәмәгатьләребез, безнең тиз генә күршеләрдән чыкмаслыгыбызны аңлап, кабат өйләренә кереп китәләр.
* * *
Дүртенче вакыйга Ташлык мәдәният йортында Түбән Камадан килгән шагыйрьләр белән очрашудан соң, кайтырга чыккач булды.
- Разим абый, бүгенге концертта «Әрәмә»не җырламадың, - дидем мин шаяртырга теләп.
- Сорамадылар бит, андый-мондый кирәк булса дип, концерт буе эчтән генә «Зәңгәр күлмәк»нең сүзләрен искә төшереп утырган идем дә, сәхнәгә чакырмадылар шул. Гел «Әрәмә»не генә җырлап йөреп булмый бит инде, репертуарны яңартып торырга кирәк, - дип авыр сулап куйды ул.
Айдар ХӘМЗИН.
Ташлык авылы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: