Туган як

Разил Вәлиев мәзәкләре

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил ага Вәлиевкә, җәмәгать эшлеклесе буларак, бик күп кешеләр белән очрашырга, аралашырга туры килә. Әңгәмәләр барышында бик җитди кешеләр авызыннан да кайчак мәзәк сүзләр чыккалый. Җор телле шагыйрь аларны көндәлегенә теркәп куя. Ә инде туган авылы Ташлыкка кайтканда Разил Исмәгыйль улы «Туган як» редакциясенә кереп, шулардан безнең газета укучыларыбызга да өлеш чыгара. Газетаның бу санында ул «күчтәнәч мәзәкләр»нең берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Авыл сөте

Разил Вәлиев үз авылына кайткач, туганнары белән аш өстәле янына тамак ялгарга утырган. Энекәше Рәмзил кыстый-кыстый боларны кунак итә. «Абый, бәлешеннән авыз ит әле, тик телеңне йота күрмә тагын. Сез анда, Казанда, туган телне йоттыгыз бугай инде, – дип сүз уңайлый төрттереп тә ала ул. – Чәйне сөт белән эчәсеңдер бит, авыл сөте белән?»
Разил дә, үз чиратында аны чеметмәкче булып: «Нинди авыл сөте булсын синдә? Сыерыңны күптән йоттың бит инде», – дип сүз ката. «Чып-чын авыл сөте. Әле генә авыл кибетеннән алып кайттым», – дип, абыйсының авызын томалап куя тапкыр сүзле энекәше.

Татарстанның элеккеге прокуроры шактый җор телле кеше иде. Разил Вәлиевнең тел мәсьәләсенә битараф түгеллеген белгәнгәдер инде, шулай бер көнне ул аңа болай дип сүз ката:
– Мин рус мәктәбендә укыдым, институтта да татарча дәресләр кермәде. Шуңа күрә татарчам каты-коты гына. Миңа көн саен гозер белән кешеләр керә бит. Арада татарлар да шактый. Кергән кешене, урын тәкъдим итмичә, аягөсте торгызып булмый. Менә шундый чакта татар кешесенә татарчалатып нәрсә дияргә икән? Прокурор кеше: «Рәхим итеп утырыгыз!» – дисә, кеше дөрес аңламас бит...
– Бик авыр сорау бирдегез әле, – ди шулчак Разил прокурорга. – Киңәшем шул: сезнең кабинетта басып торса торсын, аңа башка җирдә утырырга язмасын! Шунысын хәл итегез сез.

Тавышсыз Риман

Шулай бер көнне журналист Риман Гыйлемханов Разил Вәлиевкә шалтырата. Тавышы бик нык карлыккан, нәрсә әйткәнен дә аңларлык түгел.
– Нәрсә булды сиңа, Риман? – ди Разил аңа.
– Салкын тиде бугай, тавышым бөтенләй бетте.
– Салкын тигәннән түгелдер ул. Кичә сайлау көне иде бит. Син тавышыңны «Бердәм Россия» кандидатларына биргәнсеңдер.
– Шуларга биргән идем шул, – дип уен сүзне чынга ала Риман. – Хәзер менә тавышсыз калдым. Журналист булып ничек эшләрмен инде? Тавышым булмагач, ничек итеп туры сүзне кычкырып әйтермен икән?

Безнең ватан

Аталы-уллы ике тирес корты шулай бер көнне тирес өеменнән үрмәләп өскә чыга. Дөньяның шундый якты һәм матур икәнен беренче тапкыр күргән яшь тирес корты әтисенә болай дип сорау бирә:
– Әти, монда шундый яхшы, шундый рәхәт икән бит. Ә без нигә тирес эчендә яшибез?
– И, улым, улым, ул бит – безнең кадерле ватаныбыз. Ә ватанны бер нәрсәгә дә алыштырып булмый.

«Ә мин Акулов»

2007 елда Россия белән Татарстан арасында Шартнамә төзү өчен ике яктан да рәсми делегацияләр Мәскәү Кремлендә очрашалар. Татарстан делегациясендә 7 кеше, араларында Рафаэль Хәкимов, Разил Вәлиев, Президент Аппараты вәкиле Тимур Акулов та бар.
Мәскәү кешеләре, казанлыларга өстән генә карап, вәкарь белән генә исәнләшә башлыйлар. Башкала делегациясеннән берәү, танышу өчен теләр-теләмәс кенә кулын сузып: «Пескарев», – дип, нәзек тавыш белән әйтеп куя. Шулчак Разил Тимур Юрьевичка ым кага, ә ул аптырап калмый, башын югары күтәреп, гөргелдәп торган горур тавыш белән: «Ә мин Акулов!» – дип җавап кайтара. Шулчак ике як кешеләре дәррәү көлеп җибәрәләр һәм арадагы салкынлык бер мизгелдә юкка чыга.

Кемгә охшаган

Гадәт тә, балалардан бәләкәй чакта: «Син кемгә охшагансың? Әтиеңәме, әллә әниеңәме?» – дип сорыйлар. Өч яшьлек чакта Разил Вәлиевкә шундый сорау биргәч, ул: «Билдән өске ягым: битем, борыным, авызым – әнигә, аскы ягым әтигә охшаган», – дип җавап кайтарган, имеш.

Мыек коткарды

Хастаханәдә ятканда Разил Вәлиевкә чак кына ялгыш операция ясамаганнар. Болай булган ул...
Аңа чыннан да озакламый операция ясарга тиешләр икән. Шуны көтеп ятканда бер көнне иртән шәфкать туташы палатага кереп:
«Вәлиев, операциягә!» – дип аваз салган.
Операция бүлмәсенә кертеп, тәгәрмәчле арбага яткырганнар моны. Анестезиолог кереп, уколына дару тутырып кадарга әзерләнгәч, аптырап, авыру Разилгә эндәшкән.
– Нигә мыегыгызны кырмадыгыз?
– Миңа беркем дә кырырга әйтмәде бит, ә нигә кырырга кирәк иде соң аны? – дип сораган Разил.
– Сезнең борын тирәсенә гайморитка операция ясарга кирәк бит.
– Миндә бернинди гайморит та юк, авыруым бөтенләй башка минем! – дип тәгәрмәчле арбадан сикереп төшкән Разил.
Аптырашта калган хирург белән анестезиолог тиз генә шәфкать туташын чакырып китергәннәр. Баксаң, ул күрше палатадагы Вәлиев фамилияле авыру урынына, ялгышып, Разил Вәлиевне чак кына операция өстәленә салмый калган икән.

Безнең авыл – иң шәп авыл

Разил Вәлиев Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда берничә чит ил студентын – курсташларын туган авылына кунакка алып кайткан. Максаты – аларны чын татар авылы, татарның гореф-гадәтләре, авыл кешеләре, авылдашлары белән таныштыру икән.
Авылда кунаклар шәпләп мунча кергәннәр, мактый-мактый бәлеш ашаганнар. Разил, аның саен канатланып, үзенең туган ягын, милләттәшләрен, авылдашларын мактый. «Безнең авылда бер капкага да йозак эленми, бер йорт та бикләнми, чөнки бездә караклык бөтенләй юк», – ди икән ул кунакларына...
Мәскәүгә китәргә дип авыл читендәге автобус тукталышына чыккач, болар саубуллашу алдыннан күмәкләшеп фотога төшәләр. Автобус көткән арада Разил фотоаппаратын койма башына элеп куя. Автобус кузгалып, бер чакрым чамасы узгач кына фотоаппарат искә төшеп, кире борылалар. Килеп җитсәләр, койма башындагы фотоаппараттан җилләр искән икән.

Кыйммәтле депутатлар

Президент Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы сессиясендә үзенең чыгышын башта татарча «Хөрмәтле депутатлар!», аннары «Дорогие депутаты!» – дип башлый да кинәт кенә туктап кала. – Сезне хөрмәт иткән өчен генә «дорогие» дип эндәшмим мин. Хөкүмәткә, бюджетка бик кыйммәткә төшәсез сез. Шуңа күрә «дорогие» дип әйтәм, белеп торыгыз моны», – дип сүзен дәвам итә ул.

Кәкре аяк

Шәһәрдән кайткан көяз актриса авылда фермада сыер савучы апасына карап-карап торган да:
– И, апам, минем төп-төз аякларыма кара да үзеңнекеләргә күз ташла әле. Бигрәк кәкре икән бит синең аякларың, – дигән.
– Сезнең шикелле көн саен театрларга йөрисем юк. Ярамаган тагын безгә фермага эшкә йөрергә?! – дип җавап кайтарган аңа апасы.

Фото Р. Вәлиевнең шәхси архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: