Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Президент булсам

Мәктәптә укучы балалардан еш кына "Әгәр мин президент булсам..." дигән темага сочинение яздыралар. Менә мин дә уйга калдым әле, президент булсам нинди законнар чыгарыр идем икән? Беренче закон - машиналар һәм машина йөртүчеләр турында. Мин президент булсам, һәр гаиләгә бер генә машина рөхсәт итәчәкмен. Хатын-кызлар, ирләре булса, рульгә, гомумән, утырмаячаклар,...

Мәктәптә укучы балалардан еш кына "Әгәр мин президент булсам..." дигән темага сочинение яздыралар. Менә мин дә уйга калдым әле, президент булсам нинди законнар чыгарыр идем икән?

Беренче закон - машиналар һәм машина йөртүчеләр турында. Мин президент булсам, һәр гаиләгә бер генә машина рөхсәт итәчәкмен. Хатын-кызлар, ирләре булса, рульгә, гомумән, утырмаячаклар, барасы җирләренә яки автобуста йөрсеннәр, яки ирләре алып барсын.

Аннан, чират 2-3 һәм аннан да күбрәк квартирлары булганнарга җитәчәк. Ярар, гаиләдә һәр кешенең берәр квартиры булсын да ди. Тагын өстәмә квартир нәрсәгә? Бай әфәнделәргә акча запасларын да киметергә туры килер, ул кадәр миллионнарны барыбер туздырып бетерә алмыйлар.

"Вся власть - народу», «Землю - крестьянам» лозунглары кире кайтачак. Шәхси кулларга күчкән җир асты һәм җир өсте байлыклары кире дәүләткә биреләчәк. Коррупциягә каршы сүздә генә түгел, эш белән көрәшәчәкмен. Ришвәт алучыларның кулларын ук кистермәм инде, алайса Россиянең ярты халкы кулсыз йөриячәк. Жириновский татарларны Монголиягә куарга теләгән кебек, мин аларны Себергә куачакмын.

Ә җир асты байлыкларын сатудан кергән акчаны һәр яңа туган баланың исәп-хисап счетына, үскәч үзләре алырлык итеп, күчереп барачакмын.

Хоккей, футбол уйнаган кыяфәт ясап йөрүчеләргә да көн бетәчәк - чит илдән килгәннәрне кире үз илләренә куып җибәрәчәкмен, ә каласы килгәннәренең гади эшче ала торган эш хакы белән килешергә туры киләчәк. Спортчыларга түләгән акчаны берәр гади кешегә түләсәң - ул йөгереп түгел, ә очып йөриячәк! Олимпиада, Универсиада ишеләр дә уздырылмаячак. Россия ул дәрәҗәгә җитеп баемады әле. Кемнең акчасы бар - шул кунак чакырышлы уйнасын.

Алга таба, сәхнә тутырып йөрүче "йолдыз"ларга көн бетәчәк. Югыйсә, телевизордан да чиныйлар, радиодан да акыралар - колаклар тонып бетә.

Хрущев кебек ботинка белән трибунаны төймәсәм дә, ачу белдерүнең башка чарасын табармын әле. Мин президент булган чорда чит илләргә койрык болгау булмаячак. Алар үзләре бездән куркып торсыннар!

Чит ил товарын кертүне президент булганның икенче көнендә үк тыячакмын. Әнә, күпме басулар буш ята, шунда иген, яшелчә үстерсеннәр. Ничу монда резина сагыз кебек чәйнәлә торган помидорлар ашап ятарга. Без үскәндә банан, киви ашап үсмәдек әле, киләчәк буын да бәрәңге белән кишер-кәбестә ашарга ияләнер.

Беркем бернинди илгә тәҗрибә уртаклашырга, нәрсәгәдер өйрәнергә йөрмиячәк, үзләре бездән килеп өйрәнсеннәр. Россия халкының башы шәп эшли, тиешле акчаны түләсәң - әллә нинди кораллар, техника, дарулар уйлап табарга сәләтле халык.

Шушыларны яздым да уйга калдым - кара әле, бер җүнле закон да юк икән бит, кем сайласын инде мине президент итеп. Ярар, хыяллануны тыючы юк бит, хыялланып калыйк һич булмаса...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев