Туган як

Понтонлы күпердән йөри идек

Понтонлы күпер – шәһәребезнең истәлекле урыннарыннан берсе. Андый понтонлы күперләрне елгаларны кичәр өчен хәрбиләр дә куллана.

Бик күп еллар хезмәт итте ул күпер бакча яратучы түбәнкамалыларга. Кайчандыр кешеләр Каракүл аша шушы күпердән чыгалар да, бакчаларына таралалар иде. Ә элек шул понтонлы күпер аркылы әрҗәле мотоцикллар гына түгел, машиналар да уза ала иде. Хәзер понтоннар су астында булгач, аның янәшәсендә тимер басма бар. Аның аша велосипед белән генә үтәрлек. 
Заманасында понтонлы күпер янына шәһәребезгә килгән кунакларны алып киләләр иде, яңа өйләнешүчеләр дә шуннан узалар иде. Кешеләрең иң яраткан су коену урыны да шушында булды. Чыннан да, бу Каракүл суы тирән, шул ук вакытта Кама суына караганда җылырак та, чистарак та кебек. Кышын балык тотучыларның да килеп төрле якларга тарала торган яраткан урыны иде ул. Гомумән, ул урыннар гөрләп тора иде. 
Узган гасырның 90 нчы елларында күпернең урта өлеше суга батты. Понтоннарга су тулып, җиңел транспорт уза алмый башлады. Куркып кына булса да, җәяүләп узарга мөмкин иде әле. Ә бераздан күпер бөтенләй батты. Бу турыда төрле имеш-мимешләр йөрде. Хәтерлим, бер өлкән танышым (бакчасына ВАЗ-2103 автомобиле белән йөри иде): «Транспорт күп йөргәнгә, тынычрак булсын дип, без аны үзебез батырдык», – дигән иде. Әйе, килешәм, тирәюньдә күпме кечкенә бакчалар, чыннан да, ял көннәрендә килеп кунучыларга көне-төне понтоннар шыгырдавы комачаулагандыр да бәлки. «Хәзер бакчага бару өчен машинамда берничә чакрым урап узасы булса да, биредә тыныч булгач, рәхәт» – дип тәмамлады танышым. Сораучылар булса да, понтоннарны яңадан күтәрмәделәр. Алар бүгенгә кадәр су астында...
Узган көз, үсентеләр сатыла, дигән хәбәргә шул понтонлы күпер янына килгән идем. Автобуслар килә дә, халык аннан чыгып, басма аркылы бакчаларына агыла. Кояш балкып тора, күл киң булгангадыр ул бераз диңгез култыгын хәтерләтә кебек. Анда су коенган чакларны искә төшерәм. Барыбер агым суда йөзүгә караганда, бу күлдә су коену күңеллерәк иде, дип истә калган үземә. 
Түзмәдем, басма аркылы аргы якка да чыгып кердем. Әйе, өч дистә ел сизелмичә дә узып киткән. Бакчалар да, аларның хуҗалары да үзгәргән, агачлар да биек булып үскән. Хәер, бакчачыларның табигатькә мөнәсәбәтләре генә үзгәрмәгән, алар биредәге «фазенда»ларына шулай ук яратып йөриләр, бер-берсенә елмаешып сәлам бирәләр... 
Менә тагын яз килде. Көннәр кояшлы. Тиздән бакчаларда кызу эшләр башланыр. Бакча җимешен яратып кына түгел, яшәү ямен белеп яши кебек хөрмәтле түбәнкамалылар. Ә шулай да понтонлы күпер аша бакчага йөргән чаклар сагындыра. Ул чакта яшь булгангадыр, бәлки?
Васил КАМАЛОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: