Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үпкәләштән булмасын

Кияү, син өйләнгәндә, "борчылма, кызыңны бәхетле итәм", дип вәгъдә бирдең түгелме? Сезнең яши башлауга ярты еллап узды, кызымның бәхетле йөрүен күрергә насыйп булмас ахры. Элек ничек акча сорый иде, хәзер дә шулай ук дәвам итә. Хәзер күбрәк тә сорый башлады дип шикләнеп тә куям кайчагында. Аптырагач, кызым, син хәзер кияүдә,...

Кияү, син өйләнгәндә, "борчылма, кызыңны бәхетле итәм", дип вәгъдә бирдең түгелме? Сезнең яши башлауга ярты еллап узды, кызымның бәхетле йөрүен күрергә насыйп булмас ахры. Элек ничек акча сорый иде, хәзер дә шулай ук дәвам итә. Хәзер күбрәк тә сорый башлады дип шикләнеп тә куям кайчагында. Аптырагач, кызым, син хәзер кияүдә, иреңнәнән сора,дип тә карыйм.

"Сорыйм, нишләп сорамаска, җитми бит", ди. Инде квартир, машина да алып бирдем, тик һаман да, вак-төяккә кирәк дип, киләсез дә җитәсез. Их, белсәгез иде ул вак-төякнең күпмегә төшкәнен! Әле ярый, юлымда юньле ирләр очрап тора. Өчесе белән яшәп карадым, өчесен дә бәхетле иттем. Шуңа киткәндә, я фатир, я машина, һичъюгында, дача булса да калдырып киттеләр. Дөрес, яшереп тормыйм, учымда биеттем мин аларны кайчагында. Күрәсең, шуны һич оныта алмыйлар, шуңа күрә әле хәзер дә урамда очрашканда урап узарга тырышалар. Кызым ул яктан үземә охшамаган, шуңа кияү, сине бик биетә алмый ахры. Тик әлегә өметемне өзмим, тора-бара шомарып китеп, үз бәхетен кулыннан ычкындырмас дип уйлыйм. Син тинтәккә кияүгә чыгып, ярты ел чәчәктәй гомерен бушка уздырды бәгыркәем.

Шуңа, кияүкәй, кызым белән исәп-хисап ясар өчен, банктан кредит юллап, квартир, я шәбрәк җир алып куй. Кияү, кызымны сиңа биргәндә бай яшәр дип хыялланган идем, өметемне акламадың. Ярар, монда берни эшләп булмый, кызым акчаны кечкенәдән үк ярата. Бер уйласаң, ул кайсы ягы белән булса да миңа охшарга тиеш бит инде! Кияү, син кемгә охшагансыңдыр, анысын белмим, әмма кызым белән ботка пешерә алмавың көн кебек ачык.

Монда хәзер чыгар чыгым юк. Кызым бай яшәргә ярата, ә синең хәлеңнән килми. Киңәшем шул, сиңа кияүкәем, акча яратмый торган хатын табарга кирәк. Өметсез шайтан диләр, кем белгән, бәлкем берәр җүләре очрап та куяр әле. Ярар, үпкәләштән булмасын, мине гаепләмә, әлегә хуш, дүрт ягың кыйбла.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев