Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Пилмән пешерү кыйссасы

Унбиш яшьтән авылдан чыгып киттек китүен дә, тик мөстәкыйль яшәү өчен тәҗрибә юк. Тулай торактагы кызлар барысы да әти-әниләренең җылы кочагында әзергә бәзер булып яшәгәннәр. Шунлыктан, ашарга пешерү бәрәңге кыздыру, йомырка пешерү һәм ит салып аш пешерүгә кайтып кала. Тик ашказаны бәйрәмчә ризык та сорый бит, ә өчпочмак, бәлеш кебек...

Унбиш яшьтән авылдан чыгып киттек китүен дә, тик мөстәкыйль яшәү өчен тәҗрибә юк. Тулай торактагы кызлар барысы да әти-әниләренең җылы кочагында әзергә бәзер булып яшәгәннәр. Шунлыктан, ашарга пешерү бәрәңге кыздыру, йомырка пешерү һәм ит салып аш пешерүгә кайтып кала. Тик ашказаны бәйрәмчә ризык та сорый бит, ә өчпочмак, бәлеш кебек сыйларны пешерә белүче юк. Ул чакта карап өйрәнергә интернет дигән нәрсә дә юк. Акча күп туздырмас өчен авылга сирәк кайтырга тырышабыз.

Шулай бервакыт, берничә кыз авыздан сулар китереп хыялланып утырдык та, пилмән пешерергә уйладык. Беребез дә камыр ясый белми булып чыкты, шунлыктан әзер камыр алырга булдык. Исегездә булса, совет заманында кулинария дигән кибетләр булып, аларда да камыр, пешкән кишер, чөгендер һ.б. сатыла иде.

Ярар, алып кайттык без камыр. Фарш авылдан алып килгән, әзер камыр белән пилмәнне бөгә беләбез инде анысы.

Без җитешкәнче шулпа да кайнап чыкты. Кем күпме ашарга җыена, шуның кадәр пилмән санап салдык та кайнап чыкканын көтәбез. Кайсыбызныңдыр хәтерендә пилмәнне егерме минут пешерергә икәне хәтеренә сеңеп калган. Тик өскә менгән пилмәннәр уч төбе кадәр булып кабара башлады. И-и без беркатлы авыл бичаралары, чүпрәле камыр алганбыз ич! Ярар, ни булса да шул булды, пилмәнне пешереп чыгардык.

Тик алар калакка сыймаганга, авызга капканчы, башта пычак белән бүлгәләргә туры килде. Уч төбе кадәр зурлыктагы пилмән эченнән чәнти бармак тырнагы хәтле генә ит килеп чыкса да, күңелләрне төшермәдек - үзебез ясаган пилмәннәр ич.

Әллә үзебез бик тырышканга, әллә әче камыр килеште - пилмән бик тәмле булды. Әле күрше бүлмәдә яшәгән берничә егет затын да сыйладык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев