Туган як

«Паспортлы» бүрек

Бер елны, кыш башында, башыма бер кайгы төште.

Урамда кисәк суыткач, башка бүрек кия башлаган идем. Тик берничә көннән, нишләптер, бүрек кечерәйгән кебек тоелды. Әллә җәй көне башым зурайдымы икән? Колак өшетеп йөреп булмый бит инде. Берәр чарасын күрергә керештем. Интернеттан файдалы киңәш таптым. Бүрекнең эчен бераз юешләп, банка яки берәр кәстрүл өстенә тарттырып кигезергә кирәк икән. 
Нәкъ шулай эшләдем дә. Бүрекне суга тыкканчы, колакчыннарын аска кайтара башлагач, аннан ниндидер кәгазъ кисәге килеп чыкты. «Ә-ә-ә, – мин әйтәм, – берәрсе бозым ясыйм дип, менә нәрсә кыстырып куйган монда...» 
Кәгазъ кисәген ипләп кенә тигезләдем, анда ниндидер телефон һәм адрес күрсәтелгән. Димәк, минем бүрек алышынган булып чыга түгелме?! Бар бит инде башлы кешеләр. Бүреген югалта-нитә калса, озак баш ватарга кирәкми. Әнә бит, адресын язып тыккан. 
Шалтыраттым мин бу номер буенча. Һәм... телефонны күптәнге дустым-танышым алды. 
– Син бүрек югалтмадыңмы? – дим.
– Юк, минеке өйдә, эленеп тора чөйдә... 
– Тукта әле, синеке миндә бит, «паспорты» да бар.
– Әйтәм аны чәч алдыргач, бүрек зурайган кебек тоелды...
Аннары очрашып, бүрекләрне алыштык. Баш киемнәрен берничә көн элек Тукай китапханәсендә бутап биргәннәр икән... 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: