Туган як

Ояты ни тора!

Минзәки, кичтән үк: - Иртәгә шәһәргә барам, керәсе җирләрем күп, көнендә әйләнеп булмас, ахры, - дип, хатынын кисәтеп куйды. Иртән ирен юлга әзерләгәндә, Бибигайшә: - Кунарга кемнәргә керәсең? - дип сорады. Минзәкидә бу сорау зур гаҗәпсенү тудырды. - Син бигрәк инде, - диде ул, үпкәләгән кыяфәт белән. - Керер кешең...

Минзәки, кичтән үк:
- Иртәгә шәһәргә барам, керәсе җирләрем күп, көнендә әйләнеп булмас, ахры, - дип, хатынын кисәтеп куйды. Иртән ирен юлга әзерләгәндә, Бибигайшә:
- Кунарга кемнәргә керәсең? - дип сорады. Минзәкидә бу сорау зур гаҗәпсенү тудырды.
- Син бигрәк инде, - диде ул, үпкәләгән кыяфәт белән. - Керер кешең булмаган кебек. Борчылма, урамда калмам, шәһәрдә туганнар дачурта...
- Беләбез ул дачуртаңны! Ярар, турыдан әйт, шәһәрдә сине колач җәеп кем көтеп тора?!
- Кем дип, иң якын иткәне Нариманнар, кайчан кермә, авыз ерып каршы ала...
- Моннан соң ермас, алар биш бүлмәлегә күчтеләр, гарык авыл халкыннан дип, яңа адресларын беркемгә дә бирмиләр, ди.
- Ярар, алайса, Мөдәррисләргә керермен. Сотовыйдан сөйләшкән саен, шәһәргә килгәч кермәсәгез үпкәлибез, дип куркыта...
- Тынычлан, бүтән куркытмас. Хатыны: «Евроремонт миллионга төште, авылдашлар ташыган пычрактан туйган», - дип, барчасын алдан кисәтеп куйган.
- Нургаяннарга тукталсам ничек булыр?
- Берничек тә булмас, үзләре бер бүлмәледә сигез кеше, оят түгелме?
- Әһә! Фердинантлар автовокзал янында гына яши!
- Оныт, аларда кеше кайгысы түгел, аерылышып, мал бүлеп йөриләр...
- Кәримнәргә керсәм?..
- Анталиядә ял итә...
- Ә-ә, әле Нурания бар бит...
- Бирермен мин сиңа, ире ташлаган хатын янына!
- Фәризуннарга?
- Анысын хатыны ташлап китте...
- Туктале, болай булгач кемгә керермен соң?
- Беркемгә дә! Күчтәнәчкә үзләре кайтып торалар. Шәт, быел да калмаслар, күрерсең барчасын да...
Дөрестән дә, ник борчылам соң әле мин, дип уйлады болдырга чыгып тәмәке кабызган Минзәки. Киләсе атнада авылда Сабантуй, шәһәрдәге барлык туган-тумача, чакырганны да көтмичә, кайтып җитәчәк. Тә-әк, узган елны бер генә сарык җитмәде, быел икене хәл итәргә кирәк. Чормадагы как-лаган каз нихәлдә икән? Ничәмә тавык-чебеш китәсен Бибигайшә үзе карар. Аннан, балыгыз телеңне йотарлык дип мактадылар, олы бидоннан пыяла банкаларга агызып куясы булыр. Кемдер, бәрәңгегез бигрәк тәмле, ярмалы дигән иде кебек, биш-алты капчык тутырып куйсаң җитәрме икән? Әһә, онытканчы, мунча мичен агартасы бар, кунаклар чабынырга ярата, быел ничә пар себерке китәр, монысын да уйларга кирәк...
- Бибигайшә дим, минем эшкә кия торган чалбарымны табып куй, капка баганасы белән алдагы рәшәткәне буяп чыгасы булыр. Син, Биби, кунаклар кайтасын онытма, алдан әзерләнмәсәң, оятка калуың бар. Монда кайсы баштан ябышырга да белмәссең, кыс-касы - эш муеннан!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: