Туган як

Ояты ни тора!

Халык тәмам бозылды, дустым. Әйе, бозылды! Беркөнне, шулай, ялгызым телевизор карап утырам. Ни өчен ялгызыммы? Чөнки хатыным берүзе чит илгә диңгез буенда ял итәргә китте. Менә, малай, шул телевизорны әйтәм инде, прәме беренче каналда бөтен илгә танылган, диктормы ул,әллә алып баручымы, аларны аңлап бетермәссең, үзенә кунакка килгән, шулай ук күпләргә...

Халык тәмам бозылды, дустым. Әйе, бозылды! Беркөнне, шулай, ялгызым телевизор карап утырам. Ни өчен ялгызыммы? Чөнки хатыным берүзе чит илгә диңгез буенда ял итәргә китте. Менә, малай, шул телевизорны әйтәм инде, прәме беренче каналда бөтен илгә танылган, диктормы ул,әллә алып баручымы, аларны аңлап бетермәссең, үзенә кунакка килгән, шулай ук күпләргә таныш әртисткә белән әңгәмәсендә тегеңә, и-и, имеш, син бу күлмәгеңдә шундый сексуальная, тегесе-монысы... Ну, ачу килде инде шуңа, малай. Үзем диктор булсам, ул хатынның кем икәнлеген йөзенә татарча бәреп әйтер идем инде әйтүен! Татарча аның сүзен дә табып булмый бит әле, чөнки андый сүзләр бездә юк бит ул. Халык тәмам бозылды, әйе, бозылды-ы...
Андый сүзләр бездә юк дигәннән, бер урыс танышым гаҗәпләнеп миңа сөйли:
- Шәһәр яны бакча күршеләребез татарлар, үзләренчә сөйләшеп тик йөриләр. Бер сүзләрен аңлап булмый. Ә инде талаша башласа-а-а-алар - мать-перемать, чип-чиста русча!
Бозылган кеше татарча да сүгенә инде ул, анысы, ләкин ул урысчаның тәрҗемәсе генә бит!
Телевизор карап утырам, шулай, япа-ялгызым, «Җитәр сиңа, ят инде!» дип эндәшергә тиешле җәмәгатем җылы диңгездә су коенып, кайнар ком өстендә кызынып ятадыр. Иш-шу, җитмәсә, ир затыннан булган берәр хәчтрүше аңа сагыз кебек ябышкандадыр инде?..
Ялгыз кешенең башына әллә нинди уйлар килә икән ул, малай! Бик күңелсез булып китте әле. Пультның төймәләренә баскалап, бер программадан икенчесенә күчкәли торгач, берсендә ниндидер ярымшәрә кыз, ялангач күкрәкләрен экраннан чыгарып, миңа терәрдәй булып, сырпаланган тавыш белән: «Кем ялгыз һәм аңа ямансу, соңга калмыйча шушы номерга шалтырат!» - дип эндәшкәч, экранда зур итеп язылган саннар хасил булды.
Кемгә ямансу соң? Әлбәттә миңа! Шалтыраттым. Ачуым килмәгәе, ун минут та үтмәгәндер, «Ашыгыч ярдәм» машинасы да болай тиз йөрми, ишекне кыңгырау тавышына ачсам, анда чибәр генә кыз белән тышкы кыяфәтенә караганда хәлле генә бер егет басып тора. Мин, болар икәүләп күңелне күтәрәләр икән дип уйларга өлгермәдем, егет мәгънәле генә карап миңа бармак янады да, чыгып китте. Кыз керә-керешкә чишенә башлаган җиреннән миңа текәлеп карады да, тораташ катып калды. Аннан, бераз тын алгач:
- Әстәгъфируллаһ! Сәмил абый, син түгелме соң бу-у! Берүк авылга кайтып сөйли күрмә инде. Ояты ни тора бит! Шулай ямансулаганда шалтырат, күңелеңне бушлай гына күтәрермен! - диде.
Миннән күпкә яшь булса да, таныдым, авылда, ике генә йорт аркылы торучы Мәкай кызы бит бу. Мин дә үз чиратымда:
- Гафу ит, сеңлем, хата киткән бит! - дип, авылдашыма чәй эчәргә дә тәкъдим итәргә онытып, аны чыгарып җибәрдем.
Кабат берүзем калгач, уйлап утырам: ялгыз башка нинди генә уйлар керми бит, ә?! Аллам хатыныңнан аермасын инде. Бүтән аны ялгызын кибеткә дә җибәрәсем юк!
Уйлап- уйлап торам да, тагын бер уйлап куям: авылдаш кыз белән булган хәлне мин беркемгә дә сөйләмәм, сөйләүен. Ә менә ул, берәр авылдашка ычкындырса, сез фәкыйрегезнең исән калуы да икеле! Аннан, аның ояты ни тора бит! Ну, бу халыкның бозылуы җитте, малай-й-й, җитте, чиктән ашты!
Инсаф КАШАПОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: