Туган як

«Өй хуҗасы»н чакырган

«Могҗизалы Яңа ел» конкурсына

Күптән булган хәл. Иремнең апасы сөйләгән иде, аның исеменнән язам.

Яңа өйдә матур гына яши башладык. Ә менә кайбер төнне кемдер ишек шакыган кебек була. Башта әкрен генә ишетелсә, соңрак шул тавыштан уянгалый башладым. Чыгып сорыйм, беркем дә юк. Аптырагач, авылдагы бер әбигә барырга булдым. Сөйләп биргәч, өй хуҗасын яңа өйгә алып кермәгәнлегебез ачыкланды. Ничегрәк алып керергә кирәклеген сорадым. Өстәлгә ризыклар әзерләп куярга, култык астына мендәр кыстырып, урам себеркесе алып, иске өйгә керергә кушты. Аннан: «Әйдә, өй хуҗасы, минем белән яңа өйгә. Моңа кадәр бик матур, тату яшәдек бит. Бергә-бергә тагын да күп еллар яшәргә язсын. Әйдә киттек!» дип, себеркегә атланырга да, йорт хуҗасын үзең белән әйдәргә кирәк икән.

Бу эшне ничек кенә тәвәккәллим икән дип, озак уйлап йөрдем. Яңа ел кичендә, балалар клубка бәйрәмгә чыгып киткәч, мин өстәлгә ризыклар куйдым. Ирем белән кече улым икенче бүлмәдә китап укыйлар иде. Мендәрне култык астына кыстырып, себеркене алып, иске өебезгә атладым. Барысын да әби әйткәнчә эшләдем. Өй хуҗасын алып, атлый-сикерә өйгә якынаеп киләм. Улым килеп чыкты (мине югалткандыр инде.) Тәрәзәдән төшкән яктылыктан мине күреп алды. «Әтиәти», – дип йөгереп кереп китте. Сүзсез генә өйгә кереп: «Әйдә өй хуҗасы түрдән уз. Ашап ал. Менә сиңа мендәр», – дидем. Ирем белән улым миңа шаккатып карап торалар.

Нишлисең барыбер сөйләргә туры килде. Ә клубтан абыйлары кайтуга инде бәйнә-бәйнә энеләре сөйләп бирде (Әкияттәге кебек, себеркегә атланып сикереп килгәнемне күз алдына китерегез әле!) Бәйрәм өстәле янында көлә-көлә өй хуҗасы белән бик озак сөйләшеп утырдык. Автордан. Әйе, миңа да берничә кабат көләкөлә сөйләгәннәре бар иде. Яңадан ишек шакучы булмаган.

Мөнҗия Хәлимова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: