Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Онытылган бүләк

Һәр елны хатын-кызлар бәйрәме җиткәндә сөйгәнемә бүләк таба алмыйча ут йота башлыйм. Инде алмаган әйберем дә калмады кебек, әмма һәр бәйрәмдә аны моңарчы күрмәгән хушыңны югалтырлык, искитмәле әйбер белән шаккатырасы килә. Быел шулай сайланып йөри торгач, март азагы җиткәнне сизми дә калганмын. Тә-ә-әк, сигезенче март диген, ярар, аны алырга кайчан да соң түгел, ни әйтсәң дә март бит әле! Инде нишләргә, кайсысын сайларга?

Хатын-кызлар бәйрәмендә йөргән кызым янына алты ел рәттән чәчәк белән духи тотып килдем. Быел аның ише белән генә кадерлемне гаҗәпләндереп булмас ахры. Димәк, аның күңеленә хуш килерлек башка берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Берьюлы унсигез роза тотып барсам ничек булыр? Базарда аның берсе хәзер илле сум тора диләр, җәмгысы күпме була диген?.. Юк, юк, кирәк түгел, шампан шәрабе белән бер тартма кәнфит алсам, шуннан да яхшырагы булмас кебек. Туктале, ул газлы суны Яңа елда да йотканым юк, аннан кунакка барып, ач карынга коры шоколад ашап утырырга мин балачага түгел. Әһә, таптым, иң шәбе – кибеттән бер ярты белән пачкалы пилмән аласы булыр дим. Ярар, алуын алырмын, тик сөеклем: «Бу авыл малае ашау-эчүдән башканы белми икән», – дип, миннән көлмәсме? Шунысы аңлашылмый, ул яртыны нишләп мин алырга тиеш ди, алар бәйрәме, ул алсын.
Уйлый торгач, ниһаять, таптым кебек, тукталышта сатучы берәр әбидән ике кыяр янына ике помидор алам да, салат ясап күрсәтәм. Шуның янына кыздырылган тавык боты белән биш-алты бәрәңге генә табар әле дип уйлыйм. Ә тапмаса нишләрсең?! Ярар, берни эшләмәм, сезнең күптән узган бәйрәмегезгә бүләк эзләргә башыма тай типмәгән әле диярмен дә, шуның белән вәссәлам.
Кем уйлап тапкан диген ул хатын-кызлар бәйрәмен, акчаң бармы дип сораучы юк, буш кул белән килсәң, кырын карап, ел буе көн күрсәтмәячәкләр. Әнә, күршедә яшәүче Кыяметдин бүләкнең иң яхшысын уйлап тапты, хәләл җефетенә яңа тешләр куйдырып бирде. Хәзер аңа: «Хатын-кызлар бәйрәме җитә, быел нинди бүләк аласы булыр», – дип куркып торасы юк, хәләленең авызы тулы алтын теш. Анысы дөрес, алар кебек утыз ел бергә яши алсак, мин дә хатыныма яңа теш куйдырып бирер идем. Өйләнгәнче әлегә өч чәчәк тә җитеп торыр дип уйлыйм. Шунысы да бар, әгәр өйләнүгә сөйгән ярың үзе белән ияртеп килгән ике кредитын: «Монысы яратканым өчен», – дип, сиңа чәпеп куйса, ни хәл итәрсең?! Бу юлы шунысын аңладым, монда яшелчә салаты белән генә котылып булмастыр ахры. Дөрестән дә, хатын-кыз бәйрәме ул бердәнбер, шулай булса да, безгә ирләргә бүләкнең ниндиен сайларга белмичә ел буе баш ватып йөрергә генә кала...

Илдар Хәйруллин

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X