Туган як

Онлайн хатын

Тә-ә-әк, Фәризүнчик, ишетәсеңме, җавап бир, кая хәтле җиттең әле?

Җәяү йөр дип тикмәгә әйтмим, автобус вирус, бактерия оясына әйләнгәч, хәзер ашыкмыйча тротуардан атлавың хәерлерәк. Башыңны як-ягыңа борып кара, син кайда хәзер? Аңладым, светофор аша чыгасыңмы? Тукта, кайсы кычкыра анда? Полицияме? Нәрсә, күзле бүкән, тагын кызыл утка чыктыңмы? Кулыңдагы смартфоныңның тавышын тулы көченә ачып куй, ул полицейскига әйтер сүзем бар. Иптәш, майор, мине ишетәсеңме? Майор түгел, сержант кына дисеңме? Борчылма, болай яхшы эшләсәң, тиздән званиеңны күтәрүләре дә бар. Зинһар дип әйтәм, каршыңда торган адәмне тизрәк җибәрә күр, кесәсендә барыбер штраф түләрлек акчасы юк аның. Шәһәр урамы күргән кеше түгел ул, әле кайчан гына авылдан килде, анда трактордан башканы белмәде. Өстәп шунысын да әйтим, ирем төне буе йөткереп-төчкереп чыкты. Шикләндерә, шайтан белсен аның нинди чир эләктергәнен? Кирәкме бу сиңа?! Әйтте диярсең, бу вирус дигәне бетүгә әллә кем булырсың әле. Фәризүн, ишетәсеңме, җибәрдеме сине, дөрес, җибәрми кая барсын?
Ярар, як-ягыңа кара, кай тирәдә син? Эшеңә барып җиттеңме әле? Җитсәң шул, ишектән керүгә нәчәльнигың Ганс Гамбәрычка ни әйтергә кирәклеген оныта күрмә. Юк, кирәкми, дәшмә, синнән булмас ул, смартфоныңны ач, әйтәсе сүземне үзем әйтермен. Әлү, Ганс Гамбәрыч, ишетәсезме? Кем булыр дип баш ватмагыз, алдыгызда торган теге мәхлүкнең хәләл җефете бу! Җае чыкканда әйтеп калыйм, кая карама микроб йөри, адым саен чир дип сөйлиләр. Куркыта, шуңа иремне аерым бүлмәгә утыртсагыз яхшырак булыр дим. Бүлмә тулы кеше булганда, Фәризүннең алардан нинди вирус эләктереп кайтканын каян беләсең ди?! Ялгызы гына утырса тынычрак булыр иде. Бер уйласаң, кабинетта утырырга аның да инженер дипломы бар. Армияне исәпләмәгәндә авылдан чыкканы булмады, институтны да онлайнда укып бетерде. Димәк, аерым кабинет сорарлык чуты бар, сездән бер җире дә ким түгел. Шунысын да онытмыйк, бу афәт беткәч, кемнең кем булуын берәү дә әйтә алмый. Юк, куркытмыйм, Ганс Гамбәрыч, шуны гына сорыйм, әгәр аерым бүлмә бирмәсәгез, өйдә торып кына эшләсә дә ярый. Өйрәтеп торсаң, Фәризүн барысын да үти ул: чүпне дә түгә, кер дә үтүкли, идән юарга да каршы килми. Эшләгән акчасын вакытында биреп барсагыз, без шуңа риза. Ялгыш ишетелмиме, кулыгызда бишмеңлекләр кыштырдаган кебек булып китте, димәк, сез каршы түгел?! Юкмыни?!. Хезмәт хакын да виртуаль рәвештә генә алыр дип әйтәсегез килә ахры, болай булгач аңладым, хуш булып торыгыз.
Фәризүн, ишетәсеңме, эшләгән урыныңда сине чүп урынына да чутламауларын инде аңладыңмы? Ул сезнең Ганс Гамбәрычның аерым бүлмә бирү түгел, сиңа хезмәт хакы да түлисе килми, син анда хәзер беркем дә түгел. Берәр юньлерәк ир очратырга өметләнеп, интернеттан сине тапкач баштарак шатланган идем. Соңыннан ел буе үземә өйләндерә алмыйча интегеп беттем. Кеше булсын дип, синең өчен үзем онлайн укып, инженер ясадым. Машиналы итәм дигәч кенә сине шәһәргә килергә күндереп булды. Ул машинаны кабызырга ике тапкыр тырышып карадың, һәркайсында булдыра алмыйча яныңда торган кешенекенә бәрелдең. Тимер-томыр өчен баш ватмыйм әле, анысын ирләр кайгыртсын.
Кат-кат уйладым, миңа үпкәләр чутың калмады, болай булгач, кире авылыңа кайтмый хәлең юк. Мине искә төшереп бик сагына калсаң, ватсаптан хәбәр итәрсең, бер-беребезне онлайн гына яратышып торырбыз. Ерактан торып сөешү кадерлерәк була ул! Белмим, бу зәхмәт кайчан бетәр, үзем исә бишмеңлек кәгазь акчаны сагындым, кулымда күптән тотып карыйсым килә. Төкерим әле вирусына, шунысы борчый, өйдә утырганга тора-бара аның учымда кыштырдаганын бөтенләй онытмасам ярый...

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: