Туган як

Омтылыш

Яшь чактагы кара бөдрә чәчем Еллар үтү белән агара.

Паспортта – көз,  йөрәгеңдә – яз, дип
Тоз салмагыз әле ярага.

Алмашынып кына тора еллар,
Иске китә, килә яңасы.
Күңелләргә салкын тидермичә
Килә һаман алга барасы.

Авырлыклар, чикләү, каршылыклар
Булган, була, тагы да булачак.
Яктылыкка өндәп өмет дәшә –
Алда матур көннәр туачак.

Уфтанулар, сыкрау, зарланулар
Урын алмас безнең йөрәктә.
Көчле рухлы,  намуслы булырга
Әнкәм мине ныклап өйрәткән.


Бәхете дә, бәхетсезлеге дә
Бары үзебездән торадыр.
Ялкау искегә дә риза булса,
Тырыш яңа тормыш корадыр.

Күңелләргә салкын тидермичә
Килә һаман алга барасы.
Гомер юлы күңеллерәк булыр
Чиратлашса агы, карасы.

Паспортта – көз,  йөрәктә – яз, дип
Тоз салмагыз әле ярага.
Юләр яшлектәге кара чәчем
Акыл белән бергә агара.
Нур Абдул
Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: