Туган як

Өметне өзмим

Ни уйларга да белгән юк, Юк югыйсә үче дә.

Әмма барсы агу җыеп,
Бикләнгән үз эченә.

Шатлыгының тәме юк,
Тормышының яме юк.
Кемнең ничек яшәүендә,
Берсенең бер гаме юк.

Көн артыннан көн үтә.
Гомер йомгагын сүтә.
Ә мин әле өмет өзмим,
Күңел яхшылык көтә.
Рифкать Имаев
Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: