Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Олы тормышка юл ярганда

Шәһәребезнең горурлыгы булган, талантлы әдип Фәтхулла Абдуллинга 85 яшь.

Әдәбиятыбызның аксаклы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган, озак еллар аны җитәкләгән язучы, әдип Фәтхулла Абдуллинны шәһәребездә белмәгән кеше бик сирәктер. 

1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында Габдулла белән Гыйльмекамал гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән Фәтхулланың бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлыкны җитәрлек татый ул. Әгәр Фәтхулла исемле кечкенә малайдан: «Дөньяда сиңа охшаган хушбуй нинди? Кайсы чәчәкнең исен ныграк яратасың?» — дип сорасалар, бер дә икеләнмичә: «Прәнник исен!» — дияр иде. Бу юллар аның балачак елларының авыр хатирәсен җанландырган «Прәник исе» дигән хикәясеннән. 

Мари Бүләр мәктәбен тәмамлагач, ул авылда колхозчы, аннары Урта Азиядә гади тимер юлчы булып эшли. 1961 елда Ташкент тимер юл техникумын тәмамлагач, мастер буларак, Үзбәкстанда юллар салуда, Чарвак һәм Токтогул ГЭСларын төзүдә, 1966 елгы җир тетрәүдән соң, Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. Үзбәкстан башкаласында «Яшьлек» исемле үзешчән татар-башкорт ансамблен һәм Сабантуйлар оештыручы энтузиастларның берсе була. Якташыбыз Үзбәкстанда узган Сабантуйларны үзбәк һәм татар телләрендә алып бара. 1968 елда Фәтхулла Абдуллин Түбән Кама шәһәренә кайтып төпләнә. Прораб, участок начальнигы, өлкән инженер сыйфатында шәһәребезне һәм «Нефтехим» берләшмәсен төзүдә катнаша. Ул — шәһәрдә беренче трамвайлар җибәрүдә хезмәт куйган кеше, хезмәт ветераны. 

Мәктәптә укыган вакытта ук иҗат белән шөгыльләнә башлаган язучының бүгенге көндә 20 гә якын проза китабы, дистәгә якын пьесасы бар. 1986–1988 елларда республика күләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була. Пьесаларыннан «Без кешедән киммени?» әсәре, «Клуб утлары» альманахында басылып (1978), «Мал корбаны» исеме белән Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай h.б. халык театрлары коллективлары тарафыннан сәхнәгә куела, ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» дигән пьесасы 1998 елдан бирле Түбән Кама татар драма театрының даими репертуары исемлегендә. 

Фәтхулла Абдуллин әсәрләре язучы яхшы белгән, аның үз башыннан кичергән тормыш материалына нигезләнеп язылганнар. «Еракка китеп кара» исемле повестенда язучы, төрле сәбәпләр аркасында чит җирләргә китеп, күмер чабу, юллар салу кебек авыр эшләрдә бил бөккән, әмма туган туфракка кайту хыялы белән яшәгән милләттәшләребезнең тормышын тасвирлый. Шушы ук тема әдипнең «Ялгышсыз булмый язмыш» hәм «Әллә нахак, әллә хак» дигән драмаларында да яктыртыла. «Тормышка юл ярганда» исемле повестенда исә ул Татарстан җирләренә чит өлкәләрдән акчалы җиңел тормыш эзләп килгән җилкуарларның җирле халыкка ясаган тискәре тәэсирен тәнкыйтьли, халыкның ата-баба йоласын, аның гореф-гадәтләрен, әхлак сыйфатларын югалта баруы милләт өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерүен искәртә. 

Болардан тыш, Фәтхулла Абдуллин — бик күп публицистик мәкаләләр, рецензияләр һәм даны еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәбимузыкаль кичәләренең сценарийлар авторы да, төрек язучысы Азиз Несинның 20 дән артык хикәясен тәрҗемә итеп бастырган кеше дә әле ул. 

Фәтхулла Абдуллин әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2008 елда Татарстан Республикасының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2012 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. 2002 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Шәһәребезнең горурлыгы булган, талантлы әдип Фәтхулла Абдуллинга 85 яшь тулуга һич кенә дә ышанасы килми, ул бүген дә егетләрчә нык, тәвәккәл адымнар белән халкыбызның мәшһүр акыл иясе Риза Фәхретдинның "Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр«,— дигән сүзләренә тугры калып, «милләтем, халкым, телем», — дип яши һәм иҗат итә.
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары » әдәби берләшмәсе җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев