Туган як

Очланмый калган кибәннәр

Фәтхулла АБДУЛЛИН Очланмый калган кибәннәр... повесть Авыл җирендә кан-яшь түгеп оешкан күмәк хуҗалыклар тернәкләнеп, халык та яңа тормышка күнегеп килгән утыз тугызынчы елларда башланды бу фаҗига. Бу чорда инде ликбезлар бетерелгән, гади крестьян гына түгел, тулаем СССР дигән ил халкы да яңа, бәхетле тормышка өметләнеп, хәтта, ышанып яшәгән еллар иде....

Фәтхулла АБДУЛЛИН

Очланмый калган кибәннәр...

повесть

 

Авыл җирендә кан-яшь түгеп оешкан күмәк хуҗалыклар тернәкләнеп, халык та яңа тормышка күнегеп килгән утыз тугызынчы елларда башланды бу фаҗига. Бу чорда инде ликбезлар бетерелгән, гади крестьян гына түгел, тулаем СССР дигән ил халкы да яңа, бәхетле тормышка өметләнеп, хәтта, ышанып яшәгән еллар иде. Шулай булмыйча! Ил буйлап гел генә дошман эзләп йөреп буламени? Адәм баласы шушы кыска гына алтмыш-җитмеш еллык гомерендә кешечә, адәм рәтле яшәргә тиеш, ләбаса. Әнә ич, балалар укытырга килгән Фатыйма да колхозчыларга лекция укыганда кешеләрне өметләндерерлек сүзләр генә сөйли.

Ык буена терәлеп утырган Салих авылы кешеләре (сөйдергеч бөтие бар идеме?) бу яшь кенә кызны бик тиз яратып өлгерделәр. Ул, килүенә нибары ике генә ай булса да, авыл халкы белән бик тиз уртак тел тапты. Олы кешеләр белән генә түгел, хәтта, укучы балалар белән дә үзе башлап исәнләште. Өлкәннәрнең хәл-әхвәлен сорашса, балалар белән тиңе күреп сөйләште. Яшьләр арасында белеме белән үзен башкалардан өстен куеп һаваланмады. Гәрчә, чибәрлеге белән әз генә масаебрак куйса да, аңа үпкәләүче, авыз турсайтучы булмас иде. Әнә бит, чәч кистерү дигән афәтнең ни икәнен дә белмәгән бер чорда, Фатыйманың хәтта чәч кыскартуын да гаепләп сүз әйтүче кеше, ай-һай, булды микән? Дөрес, чыраена бәреп әйтмәсәләр дә:

- Һи, марҗалар кебек чәчен кистергән!

- Әйтмә, җаный, татар кешесенә бер дә килешми инде, дип, үзара пышылдашучы карчык-корчыклар булды анысы.

Ә менә яшь-җилкенчәк аның шушы дулкынланып, җилкәләренә төшеп торган куе кара чәчләренә, карлыгач канатыдай кыйгач кашларына, ниндидер аңлатып булмастай тылсым бөркеп торучы сихри күзләренә (пешкән чия төсле мәмрәп торган иреннәрен әйткән дә юк инде!) гашыйк булмаган егет авылда калды микән?! Юк, эчендә җаны булган егет баскан җирендә ут чыгара торган чибәрне күргәч, ничек түзеп торсын инде? Булмасны! Син аның ялкынында янарга әзер. Ул сүз әйтү кая, ым гына какса да, авылның типсә тимер өзәрдәй теләсә кайсы егете аның белән җир читенә китәр иде.

Фатыйманың көлүе дә бит башка кызларныкыннан ягымлырак. Аның тавышы да, җәйге таң җиледәй, йомшак. Мондый тавышны сәгатьләр буе тыңласаң да ялыктырмый, киресенчә, җанга ятышлы җыр шикелле, тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде.

Һәм... Берзаман (кирәк бит!) авылның уңган егетләреннән Касыйм белән Хәйдәр дә Фатыймага күз атып йөри дигән хәбәр таралды.

Ык елгасы, башлар әйләнерлек текә ярларына басып караганда, талгын гына аккансыман тоелса да, суына керсәң, агызып алып киткәнен сизми дә каласың. Авылга Фатыйманың килүе дә, Ык сулары сыман, шушы Ык буенда туып-үскән, ялан аяк аның болыннарында бергә җиләк җыеп, суларында бергә коенып, бергә балык тотып йөргән ике бертуганны үзләренә дә сиздермичә, мәхәббәт дигән, әле беркем тарафыннан да сере ачылмаган Олы диңгезгә агызып алып китте. Икесе ике көймәдә булса җиңелрәк булыр иде. Ә биредә көймә бер генә кешелек: анда икенчесенә урын юк....

Соңгы вакытта ике бертуган юк-бар өчен дә ызгышып китә башладылар. Көндез әле бер хәл икесе ике җирдә эшләсә, үз хуҗалыгыңда алай итеп булмый. Телисеңме, теләмисеңме, бергәләп печәнен дә чабарга, бергәләп утынын да кисәргә кирәк. Шулай беркөн алар гаиләләре белән Ык буендагы болында печән кибәне куеп йөриләр иде. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти покоста шытырдап кипкән печәнне тырмалары белән күбәләргә өеп бара. Касыйм белән Хәйдәр күбәләрне ташып, кибән куялар.

Иртәнге салкында эшләве дә рәхәт. Көн кыздыра башлаганчы ничек тә күбрәк эшләп каласы килә. Тик төннең бер тотам чагы. Кояш бер дә Агыйделнең аръягында түгел, әйтерсең, Акай тавы артында гына посып яткан, кай арада килеп тә чыкты, тизрәк кыланыгыз дигән шикелле кыздыра да башлады. Шулай да егетләр бирешмиләр. Печән исе аңкып торган болында бүген алар хуҗа.

Сәмигулла абзый, үзләренә сиздермичә генә, улларына карап-карап ала. Аларның кулларындагы кораллары уйнап торуына сокланып, сөенеп бетә алмый. Аллага шөкер, эшсөяр итеп үстерде ул улларын. Икесе дә күктәге лачын кебек чая, судагы балык кебек җитез. Иншалла, кая гына барсалар да, югалмаслар.

Кибән кеше биеклеге булганнан соң, кемгәдер өскә менеп үзәгенә су үтмәсен, печәннәр шуып төшмәсен өчен, тәртибе белән салып барырга кирәк. Монда инде җегәр генә җитми, тәҗрибә дә кирәк. Андый җаваплы эшкә, гадәттә, өлкәнрәк кешене куялар. Касыйм өлкән буларак, өстә - энесе биргән печәнне тәртибе белән салып тора. Эшләсәң эш карышмый инде ул. Кибән күзгә күренеп үсә бара. Кибән үскән саен, Хәйдәр кулындагы сәнәк тә кыскара бара. Касыйм инде икенче мәртәбә энесенә:

- Озын сәнәк белән бир, интекмә! - дип карады.

Авылда туып-үскән кеше белә булыр - кибән куйганда баштарак, кыскарак саплы тимер сәнәк белән эш итсәләр дә, өскә таба инде, элмә йә шомырт агачыннан ясалган озын сәнәккә күчәләр. Бердән, андый сәнәкнең, өчаяк шикелле чатланып торган җәпләренә салам йә печән күбәсе белән кереп утырса (күтәрергә көчең генә җитсен), икенчедән, ул сәнәк белән биргәндә өстәге кешегә печәнне тәртибе белән кабул итеп торуы да җайлы. Касыймның әнә шул сәнәк турында әйтүе иде. Юк кына бит! Сүзен сүз итмәсә Хәйдәр буламени?! Абыйсының сүзенә каршы ул:

- Ә син үз эшеңне кара! Кибәнең бер якка авып бара! - дип, сикерә-сикерә булса да, ташыган печәнен кыска сәнәк белән аткаруын белде.

Касыйм энесенең кыланышына карап торды-торды да, түзмәде:

- Борынына ис керә башлаган бит. Тизрәк үсәсе килә инде маңка малайның, - дип әйтеп ташлады.

Гарьчел Хәйдәргә шул сүз җитә калды.

- Нәрсә?

Ул сәнәге белән абыйсына сугарга омтылып, кибән тирәли сикерә башлады. Касыйм да куркаклардан түгел, ул да кулындагы сәнәге белән энесенә сугарга үрелде. Тимер сәнәкләр бер-берсенә орынып, чалгы чүкегәндәге сыман чыкылдарга тотынды. Сәмигулла абзый килеп улларын әрләп ташламаса, аларның бу чәкәләшүе ни белән беткән булыр иде - билгесез.

Бу вакытта Саҗидә түти яр буенда чәй кайнатып йөри иде. Улларының ызгышын ул күрми калды. Әбәт вакытында, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигәндәй:

- Гүәрдин кебек егетләр үстердек. Кайчан безгә килен хөрмәте күрергә насыйп булыр икән? Кызлар кияүгә китеп беткәч, хатын-кыз эше үземә генә калды бит, атасы. Син әзрәк уйлыйсыңмы, юкмы шул хакта? - дип читләтеп кенә улларына төрттереп куйды.

Табигате белән кызу канлы Хәйдәр, шундук сикереп тә торды, әйтерсең, аның каршында пар ат җиккән кияү егете кәләшкә барырга әзер тора иде, ярып та салды:

- Мин риза! Кәләшкә хет бүген үк яучы җибәрегез! - Һәм ул очкын чәчеп торган күзләре белән бер әтисенә, бер әнисенә карап алды.

- Күз атып йөргән кызың бармы әллә? - дигән булды әтисе, гәрчә, улларының соңгы вакытта еш кына чәкәләшүенең сәбәбен яхшы белсә дә.

- Ник булмасын, бар! - диде Хәйдәр, үзенә хас кайнарлык белән.

Чыбыксыз телефоннар эшләп тора. Улларының хәле Саҗидә түти колагына да килеп ирешкән иде ирешүен. Шулай да белмәмешкә сабышып сораган булды:

- Кем инде ул?

- Укытучы кыз Фатыйма!

Фатыйма сүзен ишетүгә барысы да - ата белән ана да, малайлар да -тынып калды. Бу минутта, әйтерсең, Ыкның мең төрле чәчәккә күмелгән шушы тугаенда мең төрле бөҗәкләрнең симфониясе дә тукталды.

Бу мизгелдә Хәйдәрнең күңелендә аңлаешсыз хисләр өермәсе кузгалды, йөрәге ярсып типте. Аның Фатыйманы ничек тә үзенеке генә итәсе килә иде. Ул берара хәтта кызны урлап алып китәргә микән әллә дип тә уйлап алды.

- Ата-бабадан килгән йола да бар бит әле, улым, - диде бераздан соң Саҗидә түти, сабыр гына. - Безнең татарда гомер-гомергә өлкәннәрне хөрмәт иткәннәр. Абыеңнан узып өйләнү килешер микән?

Касыйм рәхмәтле карашы белән әнисенә күз сирпеп алды.

Сәмигулла абзый, уйламыйча, тота-каба гамәл кыла торган кеше түгел иде. Бигрәк тә балаларын кияүгә бирү, өйләндерү кебек үтә дә җитди мәсьәләдә. Балаларыңны башлы-күзле итү - әйтергә генә ансат. Ул сиңа базардан мал алып кайту гына түгел. Малны да карап аласың. Аны, хет, ошамаса, сатып җибәрергә була. Ә килен төшерү гомердә бер мәртәбә генә булырга тиеш. Нәселдә шулай килгән. Ул әңгәмәгә үзенчә нокта куйды.

- Ярар, бу турыда яңадан ныклап сөйләшербез. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә, кибәнне тизрәк очларга кирәк. Әйдәгез!

Ул иң беренче үзе торып басты. Офык читендә, чыннан да, мамык кебек кабарган болытлар шәйләнә иде. Дәррәү кузгалдылар.

Эчендәген чыгарып түкмәсә дә, җәмәгате Сәмигулла абзыйның күңеленә яңгыр болытыдай авыр уй салган иде. Саҗидә дә хаклы анысы. Өйдә хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Кер юу, су ташу, ашарга пешерү... - барысы да аның җилкәсенә төшә. Тик, аннан да мөһимрәге бар - малайларның көн саен диярлек чәкәләшүенә чик куярга кирәк. Юкса, ачу - аю. Алла сакласын!

Һәм.... көзге кыр эшләре бетәр-бетмәс, Фатыйма Сәмигулла абзыйлар йортына килен булып төште. Бертуганнарның Фатыйма артыннан йөрүен белгән авылдашлары "Кызу канлы Хәйдәргә караганда, акыл белән эш итүче Касыймны өстенрәк күргәндер", дип, үзләренчә нәтиҗә ясадылар. Ә Фатыйма? Дөресен генә әйткәндә, Фатыйма туганнарның икесен дә бердәй яратты. Юк, юк, азгын хисләр белән түгел! Аллам сакласын! Аларның икесе дә эшчән, икесе дә булган егетләр. Куллары ни тотса, шуны белә. Тик кыз аларның кайсын күбрәк ярата, кем аның өчен яхшырак? Ул үзе дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде.

Хәйдәр туйдан соң авылда озак тормады. Көн дә Фатыйманы күреп, йөрәк итем таланмасын дигәндер инде, шахтага китеп барды.

Фатыйма авылда туып-үскән кыз, вакыты булганда, ир-ат эшен дә (хатын-кыз эшен әйткән дә юк инде) эшләп куя. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти уңган киленле булуларына сөенеп бетә алмадылар.

Тормыш үз агымы белән дәвам итте. Салкын кыш үтте. Кешеләр язгы чәчүгә бүген чыгабыз, иртәгә тотынабыз дип йөргән көннәрнең берсендә давыл чыкты. Аны давыл дип кенә дә булмый, чын мәгънәсендә, гарасат купты. Ул байтак кешеләрнең өй түбәләрен алып ыргытты, кышлыктан калган печән кибәннәрен туздырды. Аның көченә каршы тора алмыйча, агачлар шартлап сынды. Әмма авыл кешеләре өчен иң үкенечлесе өй түбәләре дә, печән кибәннәре дә түгел, төбе-тамыры белән куптарып ташланган ялгыз карама булды. Юл буенда юлчыларга маяк булып утырган, кабыклары буразна-буразна булып яргаланып беткән бу карт карама, мөхтәрәм аксакал кебек, Салих авылы кешеләренең тормышы белән яши, гүя, шушы авылның тулы хокуклы бер әгъзасы иде. Кешеләр нинди дә булса вакыйга сөйләгәндә: "Ялгыз карамага җиткәч... Ялгыз караманы гына үткән идем...", - дип, аны кыстырып сөйләргә яраталар. Әйтерсең, бу карамадан башка ул вакыйга була алмас, ул булмаса дөньяның бер чите китек булыр иде. Әгәр кемдер юл хәлләрен сөйләгәндә караманы кыстырмаса:

- Юк, син әйт, караманы үткәч күрдеңме син ул бүреләрне, карамага җиткәнчеме? - дип, әңгәмәдәшеннән сорап куялар. Әйтерсең, бүреләр көтүе белән шушы карама тирәсендә генә йөрергә тиеш. Әйтерсең, дөньяда барган вакыйгалар күзгә күренмәс җепләр белән шушы ялгыз карамага килеп тоташкан иде. Бу тикмәгә генә булмаган күрәсең. 1941 елның җәендә сугыш башланды!..

Сугыш гарасаты да шулай бик күпләрнең язмышын төбе-тамыры белән куптарып ташлады, астын-өскә китерде.

Күпләр беренче көнне үк сугышка китте. Кемнәрдер берничә көнгә соңрак. Сугыш Салих авылының берсеннән-берсе гаярь егетләрен чүпли торды. Атна-ун үттме-юкмы, ул Касыймны да эзләп тапты. Алар әтисе белән Ык буендагы болында печән кибәне куеп йөриләр иде. Ул авыл Советындагы дежур малайның чатыр чабып килүен ерактан ук күрде. Малай, сулуы кабып, башта сүзен әйтә алмый торды. Аның авызыннан чыккан өзек-төтек сүзләреннән Касыйм хәзер үк кайтып җитәргә кирәклеген генә аңлады. Ни үкенеч, кибән очланмыйча калды...

Касыйм белән бергә тагын берничә егет китәргә тиеш иде. Алар атка төялеп, бер генә мәртәбә авылны әйләнделәр. Касыйм авылны чыгып киткәндә түзмәде, гармунга кушылып җырлап җибәрде:

Агыйделкәй буе юа ла,

Алмачуар атлар юл ала.

Агымсудай безнең гомерләр

Дулкыннарга кереп югала.

Аның җырына иптәшләре дә кушылды.

Агымсудай безнең гомерләр

Дулкыннарга кереп югала...

Күмәк җыр моңга әйләнеп, бик күпләрнең бәгыренә килеп орынды...

Фатыйма ике айлык имчәк баласын күтәреп, мөлдерәмә тулы күз яшьләре белән ирен сугышка озатып калды. Ирләр атларын чаптырып китеп бардылар. Җәйге челләдә аларның артыннан тузан болыты күтәрелеп калды.

Касыймның күңеле сизгәндер ахры, сугышның беренче көннәрендә үк аның күкрәп торган яшь гомере, җырдагыча, "... дулкыннарга кереп югалды". Уйласаң, бер Касыймның гына түгел, ул чакта бик күп өрлектәй егетләрнең гомере сугышның гарасатлы силенә кереп югалды. Немецлар белән сугышка кергәндә (бала-чага уены мени?) типсә тимер өзәрдәй егетләргә агач мылтык тоттырдылар. Аның белән ничек сугышасың, кемне куркытасың? Баштанаяк коралланган немец түгел, чыпчык та курыктый ич ул агач мылтыктан!

Ә тыл, мескен, тиресеннән чыгардай булып, җан-фәрманга тырышты. Бигрәк тә авыл кешесе таңнан торып, кояш батканчы эшләде. Үзе ашамаса ашамады, игенен үстереп бирде. Сабыйларның авызыннан өзеп итен, сөтен, йомыркасын дәүләткә тапшырды. Чабата киеп йөрсә йөрде, фронтка җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрде. Һәй, санап кына бетерерлекме соң?!.

Сугыш шәһәр кешеләрен дә аямады. Фронтка киткән әтиләре урынына малайлар станок артына басты. Кавырсыннары катмаган ул үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән уникешәр сәгать эшләде. Азык-төлек талонга калды...

Ул чорда хат ташучы Сәлимә апа районнан ике генә төрле хәбәр алып кайта иде: йә кайгылы кара кәгазь, йә өзелмәгән өмет - фронттан сәлам хаты. Ул урам буйлап хат өләшеп йөргәндә ире, йә уллары сугышка киткән кешеләр аны тәрәзәдән "и, безгә кермәсә ярар иде, безгә таба борылмаса гына ярар иде", дип шөбһәләнеп карап торалар иде. Ул керми китсә әле бер хәл: кешедә өмет кала. "Димәк, аның сөеклесе исән! Хат язмаса язмас. Бик каты сугыш бара диләр ич. Вакыты гына юктыр", дип юанды.

Ә инде хат ташучы кемгәдер борылса - эш харап! Йөрәкләр жу итеп куя: нинди хәбәр китерер икән - сәлам хатымы, йә...? Тфү, тфү! Әйттем исә кайттым, Ходаем, үзең сакла!

Хат ташучы бу юлы Сәмигулла абзыйларга беръюлы ике хәбәр китерде. Аның берсе Хәйдәрдән хат булса (аны да сугышка алганнар икән), икенчесе... Касыймның хәбәрсез югалуы турында кайгылы кәгазь иде. Ул көнне Сәмигулла абзыйларның йортына килгән кайгыны сөйләп кенә аңлата торган түгел иде. Елый-елый күз яшьләре кипкәч, өйдә мәет чыккандагы сыман, авыр тынлык урнашты. Кулдан эш киттте. Йортта нәрсәдер эшләргә беркемнең дә кулы бармады. Ул көнне, хәтта, әйтергә дә оят, гомердә беренче тапкыр сыер савылмыйча калды. Ул көнне кайдадыр, мич артында ялгыз чикерткә генә, ачу китереп, өзми дә, куймый да төне буе чырлады.

Касыймның югалу хәбәре белән Саҗидә түти бөтенләй килешмәде.

- Дөрес түгел бу. Нишләп минем улым югалсын ди. Минем улым бияләй түгел бит, төшеп югалырга. Пәһлеван кебек егет, ләбаса, минем улым, - дип кабатлады. Хәбәрсез югалды дигән сүзне ишетергә дә теләмәде.

Сирәк-саяк кына булса да, аның сүзенә куәт, күңеленә өмет бирә торган хәбәрләр дә ишетелә иде.

- Әнә, Байлар авылының Закирҗан абзыйны да шулай хәбәрсез югалды дигән булганнар икән дә, ике ай үткәч, үзеннән хат килеп төшкән. Госпитальдә ятам дигән.

- Әнә, Сәфәр авылында да шундыйрак хәл булган ди. Үлде дигән хәбәре килгәч, өч айдан соң култык таяклары белән булса да, үзе кайтып төшкән ди.

Киленнәре Фатыйма да беркөн мәктәптән, кош тоткан малай кебек, канатланып кайтып керде.

- Әнкәй, әнкәй! Чишмәдән килеп укучы Фаяз исемле малай бүген мәктәпкә килмәде. "Нишләп килмәде, нәрсә булды?" дип сораган идем, балалар аның сугышта хәбәрсез югалган әтисе кайткан, шуңа килмәде диделәр. Барып белешик әле, Касыймны күрмәде микән?

Биана белән килен биш чакрым җирне, эһ тә итми, җәяүләп үттеләр. Бәхетле гаиләнең йортын да эзләп таптылар. Тик, өметләр генә акланмады. Ул кеше Касыймны очратмаган икән шул. Шулай да акыллы адәм икән:

- Бу сугыш элеккеләре ише генә түгел. Анда ата улны, ана кызны белми дигәндәй, ул мәхшәрдә төрле буталчыклар булырга мөмкин. Сез, Саҗидә түти, бик бетеренмәгез әле. Бәлки сезнең улыгыз да кайтыр, - дип, аларны тынычландырып җибәрде.

Ялгыз калган чакларында Фатыйманың күңеленә әллә нинди ямьсез, кеше ышанмастай уйлар килә. Кайчагында аның уйлары, ни өчендер, гел ялгыз карама тирәсендә әйләнә. Ялгыз карама - ялгызлык билгесе булды микән соң әллә? Утырсын иде шунда Тамьян тавы башында ялгызы җил йотып. Ә ул кайгы-хәсрәтләре хәттин ашкан булгандыр... Түзәр хәле калмагандыр... Чыдамады... Ауды... Бәлки, ул барлык ятим-җилпенен, ялгызларның ачы кайгысын үзенә йотып-сеңдереп баргандыр... Бәлки, аның кабыклары да шуңа күрә буразна-буразна булып яргалангандыр? Без белмәгәч тә... Ул аугач, аның урынына кемнәрдер ялгыз калырга тиеш микән соң әллә? Төннәр буе шулай уйлап ята торгач, киеренкелектән аның башы сызлый, колаклары чыңлый башлый. Кая инде ул андый чакта йоклау?..

***

Илгә килгән кайгыны ил белән бергә күтәрүе дә җиңелрәк диләр. Сугыш дип, гел борын салындырып, кара көеп йөреп булмый. Үстергән игенне җыеп алырга, урырга, суктырырга, киптерергә кирәк. Ул кирәкләрне саный китсәң, аяк бармаклары да җитмәс. Иккән иген пешкән икмәк булып өстәлгә менгәнче күпме тир түгә авыл кешесе!

Августның кояшлы көннәре иде. Урак өстендә мондый аяз көннәрнең һәр минуты кадерле. Хатыннар тирләп-пешеп ындыр табагында кул җилгәргече белән арыш чистарталар иде. Күбесенең ирләре фронтта. Мескен хатыннар хәзер "монысы ирләр эше", "монысы хатын-кыз эше" дип сатулашып тормыйлар, бригадир нинди эшкә куша, бер карусыз, шунда баралар. Җилгәргеч шавы аша аларның үзара сөйләшкәннәре, ара-тирә тыенкы гына көлеп куйганнары ишетелә.

- Фатыйма апаем, син укытучы кеше, беләсеңдер, хөкүмәт Кәҗә авылыннан еракмы ул? - дип сорый Мөсәвәрә түти.

Фатыйма көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калды.

- Хөкүмәт башкалада урнашкан ул, Мөсәвәрә апа. Безнең Татарстан хөкүмәте Казанда, СССРныкы Мәскәүдә. Ә сиңа нигә кирәк булды соң әле хөкүмәт?

- Мөхәммәд пәйгамбәре сугышта кырык көннән кырык көнгә гаскәрен алыштырып торган ди. Безнең хөкүмәт тә минем Сабирулламны кырык көнгә димим, берәр атнага кайтарып тормас микән дим? Язып җибәрим микән әллә дигән идем.

- Нәрсә, Мөсәвәрә түти, Сабир абзыйны сагындыңмы?

- Кара син аны, кара! Ул ярты ел элек киткән Сабирын сагына! Ә минеке сугыш башланган көнне үк китте. Син, Мөсәвәрә, үзең турында гына уйлама, язсаң, мине дә кертеп яз, яме?

Хатыннар тыенкы гына көлешеп алдылар. Шулчак тарантаска җиккән атын җан-фәрманга чаптырып, ындыр табагына колхоз рәисе Галиев абый килеп керде. Үзе тарантасына аягүрә баскан, үзе нәрсәдер кычкыра. Тарантас дырылдыгы, триер шавы аша аның нәрсә әйткәнен дә аңлап булмый. Председатель хатын-кызлар янына килеп җитүгә, атын да туктатып тормастан, тарантасыннан сикерде. Кулларын болгый-болгый, ниндидер хәвефле, куркыныч хәбәр китергән кеше шикелле:

- Килеп җиттеләр! Тизрәк булыгыз, тизрәк! Пүлүк кайда? Пүлүк кайда дим мин сезгә? Нәрсә карап каттыгыз? Тизрәк яшереп өлгерергә кирәк! - дип кычкырырга тотынды.

Хатыннар бер мәлгә ни әйтергә белми куркып калдылар. Мөсәвәрә түти һуштан язып егылды. Сугыш вакытында кемнең, фәкать немецларның гына килеп җитүе ихтимал иде. Бүтән кем булсын? Хатыннарның күбесе шулай уйлады.

- Су китерегез! Салкын су! - дип әмер бирде председатель тагын.

Хатыннарның берсе йөгереп чиләк белән салкын су китерде. Мөсәвәрә түтигә су бөркергә тотындылар.

- И, Ходаем, Сталинград янында сугышалар дигәннәрие. Идел буйлап күтәрелделәр микәнни соң ул явызлар?

- Ул Сталинград дигәннәре кайда соң ул, Фатыйма апаем? Кәҗә авылыннан еракмы?

Председатель аларга җәелеп китәргә ирек бирмәде.

- Күрмисезмени, яңгыр килеп җитте бит?!

Аның сүзләрен раслагандай, якында гына чатырдатып яшен яшьнәде, күк күкрәде. Ул да түгел, якындагы агач яфракларын шаулатып, яңгыр җиле исә башлады.

Баш күтәрми эшләп йөргән кешеләргә кая инде ул күккә күтәрелеп карау? Хатыннар фәкать шунда гына кемнең килеп җитүен аңладылар. Йөгерә-йөгерә пүлүкне сөйрәп китерделәр, ашыга-ашыга ашлык көшелләрен капларга тотындылар. Председатель үзе дә аларга булышты.

Мөсәвәрә түти бераздан күзен ачты, торып утырды. Авыл кешесенең иркәләнеп ятарга вакыты юк. Чирек сәгатьтән соң инде ул, берни булмагандай, иптәшләренә кушылып, эшләп йөри иде.

***

Сугыш сөлектәй егетләрне генә түгел, тора-бара атларны да тартып алды. Колхозда күтәрәмгә калган атлар да, үгезләр генә торып калды. Җир сөрү, көлтә ташу кебек авыр эшләр картлар, хатын-кызлар һәм кавырсыннары ныгып өлгермәгән үсмерләр җилкәсенә күчте. Әнә, алар бүген дә кәрваннар шикелле тезелешеп Өске әрәмә янындагы басудан үгезләр белән көлтә ташыйлар. Үгез үгез инде ул, ни дисәң дә, ат түгел. Беренче чокырны гына чыкканнар иде, Зәкәриянең үгезе сузылды да ятты. Зәкәрия - быел җиденче класста укырга тиеш малай - чыбыркысы белән сыдырып, суккалап та, соңгы чара - үгезнең койрыгын борып та карый - тегесе яткан җиреннән кыймылдамый да. Үзсүзле үҗәт кешегә "ул үгез кебек тискәре", дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Зәкәриянең үгезе дә тәки тормады. Ул арада тарантасына утырып, каяндыр колхоз председателе Галиев килеп чыкты. Ул бу тамашаны карап торды-торды да, аптырагач, Зәкәриягә:

- Тугар үгезеңне! - дип, үзе дә айгырын тугара башлады. Аннары, көлтә төягән арбаны, айгырын җигеп, үзе алып кайтып китте.

Көлтәләрне бушатып бетереп кенә торалар иде, берзаман Зәкәрия тарантаска җиккән үгезен чаптырып, ындыр табагына кайтып кермәсенме!

- Тарантаска җиккәч, үгез дә җитезләнә икән, - дип, бер рәхәтләнеп көлештеләр.

Авыл кешеләре сукыр лампа яндырып яшәде. Кышкы озын кичләрдә авыл кызлары ай яктысында чигү чигә иде. Сугышка киткән егетләренә атап кулъяулык чигү сугыш чоры кызларының иң яраткан шөгыле булгандыр, мөгаен. Кулъяулыкка егетнең исем-фамилиясе тулысынча язылмый, баш хәрефләре генә чигелә. Әгәр дә кыз "Б.Р. гә миннән бүләк" дип чиккән икән, кулъяулык әллә Басыйров Рәфкатькә, әллә Булатов Рәшиткә - белмәссең. Фаразлап утырудан мәгънә юк. Сорасаң да:

- Үзем беләм! - ди дә куя. Авыл кызлары дигәч тә, сер тотмас үрдәк кебек түгел ич алар.

Дөрес, бишле йә җиделе лампа яндыручылар да бар иде авылда. Тик аңа керосин гына түгел (анысы да проблема), пыяла куык та кирәк. Ә пыяла тиз уала. Кибеттә дә һәрвакыт булып тормый. Авылдан авылга куык эзләп йөрү - ул чорда гадәти хәл иде.

Шулай бервакыт куык эзләп күрше авылдан бер җиңги кибеткә килеп керә. Андый дефицит товар Салих авыл кибетендә дә беткән икән. Кибет тирәсендә бервакытта да кеше өзелми. Берсе килә, берсе китә дигәндәй. Ир-атлар тәмәке көйрәтеп тора.

- Каян табарга инде? - дип, аптырап торган җиңгинең хәленә керергә теләгәндәй, шундагы абзыйларның берсе иптәшләренә күз кысып:

- Куыкмы? Гата абзыйларда бар ул куык. Әле кичә генә Пучы базарыннан тартмасы белән алып кайтты, - димәсенме. Мескен җиңги ышана инде. Хәтта шатлана да әле.

- Шулаймени? Чын әйтәсеңме, апаем? Өйләре кай төштә? - дип, бер-бер артлы сораулар яудыра.

- Чын, чын! Өйләре түбән очта. Бар тизрәк, кеше алып бетергәнче, - дип тә өсти икенчесе.

Җ‰иңги шатлана-шатлана түбән очка йөгергәН. Кешеләрдән сораша-сораша Гата абзыйларның өен дә табып кергән.

- Гата абзый, сезне куык сата дип әйткәннәр иде, - дип, гозерен ярып та салган.

Сөйләгәндә күпертергә, әзрәк шыттырырга яраткан өчен "Куык Гата" кушаматы алган абзый бурлаттай кызарынып:

- Куык? Нинди куык? Йөрмә монда кәеф кырып! Чыгарырмын куып! - дип кенә калмаган, бер гаепсез җиңгине куып та чыгарган.

Сугыштан сул кулы гарипләнеп кайткан Гата абзый берара колхоз председателе булып та эшләде әле.

***

Ул чорда колхозчылар арык атлар, арык үгезләр белән җир сөреп, кул белән чәчеп үстергән, кул белән урып-суккан икмәгенә үзе хуҗа түгел иде. Үзең ачка үлсәң дә, син башта икмәгеңне дәүләткә тапшыр! Шуннан калса - анда да әле шул үзең үстергән икмәкнең унбиш процентын гына фуражга, хезмәт көненә тота аласың. Шул законны бозган колхоз председателен утыртып куялар иде.

Мескен колхозчылар ач-ялангач булсалар да, "фронт", "фронт" дип, иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Ачтан үлмәс өчен кузгалак, балтырган, кычыткан белән тукланалар, арыш башаклангач, аны уып ашыйлар иде.

Галиев абый дүрт елга якын Салих авылында колхоз председателе булып эшләде. Кырысрак холыклы булса да (чоры шундый) акыллы һәм үтә дә игелекле кеше иде. 1944 елны дәүләткә бераз ашлык тапшыргач, ачтан шешенгән колхозчыларга, аз гына булса да хәлләнсеннәр дигән исәп белән, унбиш процент хисабыннан ведомость төзетеп, икмәк өләште. Ике атна чамасы вакыт үткәч, шул ведомостьны күчертеп яздыр да, тагын икмәк бирде. Соңыннан ведомостьның берсен яндыртты. Юкса, колхозчыларга биргән икмәкнең күләме унбиш проценттан артып китә иде. Ә колхозчыларга, әгәр сораучы булса, икмәкне бер генә мәртәбә алдык дип әйтергә кушты. Бу гамәлләр барысы да уполномоченный районга киткән вакытта эшләнгән иде, югыйсә. Колхозчыларның да, председательнең дә һәр адымын күзәтеп торучы вәкилнең белмәве хәерлерәк иде. Чөнки ике бозауга кибәк аерып бирә белмәсә дә, үзенә юк акылны сиңа бирергә маташучылары да була торган иде араларында. Урманчы Гиздел уполномоченный килгәч шуны тишкән бит. Галиев абыйны икенче көнне үк районнан килеп алып киттеләр. Ул, бичара, шул китүдән кире әйләнеп кайтмады. Сугыштан соң аның гаиләсе дә каядыр китеп барды. Ит изгелек, көт явызлык дигәннәре шул булгандыр инде.

***

Биана белән килен тату яшәделәр. Юк-бар сәбәп табып тәмсезләнеп йөрмәделәр. Уйласаң, бу да зур куаныч иде. Юкса, әнә бит, пычакка-пычак килеп яшәүче гаиләләр азмыни?

Хәйдәрдән хат килү аларның барысы өчен дә зур шатлык, ул көн бәйрәмгә тиң иде. Ата-ана өчен төпчек улларының хаты Касыймны югалту кайгысын, күңелдә сыкрап торган сагышны беразга гына булса да басып тора иде. Саҗидә түти һәр намаз артыннан улының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп дога кылды.

Фатыйма мәктәптән кайткач, ишек алдында өй белән абзар-кураны бер итеп уйнап йөргән улын күтәреп сөя дә, өй эшләренә кереп чума. Саҗидә түти аны жәлләп:

- Килен, арыгансыңдыр, тамагыңа ашап ал инде, - дип карый. Фатыйма:

- Хәзер, әнкәй, хәзер, - ди дә, өй алдында, йә чоланда дөбер-шатыр китереп, нәрсәләрнедер тәртипкә салырга тотына. Саҗидә түти түзми:

- Килен, хет, берәр чәшке чәй булса да эч инде, - дип карый. Фатыйманың тагын җавабы әзер:

- Чишмә суы беткән икән. Мин тиз генә барып кайтыйм инде. Аннан соң бергәләп эчәрбез. Ә син, әнкәй, чәй кайната тор.

- Самавыр кайнаган ул, әзер.

Саҗидә түти шкафтан чәшке-чынаяк алып килергә дип урыннан кузгала. Ул арада Фатыйма инде көянтә-чиләген күтәреп капкадан чыгып бара.

Чишмәгә тыкырыкны чыккач, илле-алтмыш адымнар чамасы түбән төшәсе. Уйсулыкта мунча бүрәнәсе юанлыгы карама агачы үсеп утыра. Чишмә шул карамадан дүрт-биш адым түбәнрәк җиде күзләнеп тибеп тора. Авыл халкы аның суын зәм-зәм суларыннан да тәмлерәк дип сөйли. Алай ук булмаса да, суы, чыннан да, йомшак. Чәй өчен менә дигән! Карамадан өстәрәк анда-санда гына булса да чикләвек куаклары, аларга ышыкланып абагалар үсеп утыра. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, элегрәк монда куаклык зур булган. Салих авылы кешеләре чикләвек җыярга еракка барып йөрмәгәннәр, ындыр артларына чыгып, капчыгы белән җыеп керә торган булганнар. Колхоз оешкач, бирегә көтү керткәннәр. Хәзер чикләвек куаклары анда-санда гына торып калган.

Чишмә ындыр арты буйлап бара-бара да, Ыкка коя. Аның суына бигрәк тә әби-сәбиләр мөкиббән. Тик алар өчен бер кыенлыгы бар : сулы чиләкләрне күтәреп, тау менәсе. Шуңа күрә чишмәгә күпчелек яшь-җилкәнчек йөри.

Фатыйма чишмә янына килеп җиткәч, беркавем аның агышына карап сокланып торды. Аннары, чиләкләрен тутырып алды да, бер якка куйды. Агым буйлап ике-өч адым түбәнгә төшеп кулларын, битләрен юды. Чәчләрем тузгып тормыймы дип, суга карады һәм... әздән генә артына егылмый калды. Чишмә суында аның шәүләсенә каршы яктан сузылып, ир-ат шәүләсе пәйда булды. Фатыйма күземә күренәме соң бу дигән шөбһәле дә, каршылыклы да уйларын җиңеп өскә карады. Чишмәнең каршы ягында лесник Гиздел басып тора иде. Ул, гадәтенчә, яшел кожанын кигән, җилкәсенә мылытыгын аскан. Хәер, аның кожанын яшел дип тә булмый. Бәлки, кайчандыр ул яшел дә булгандыр. Тик вакытлар үтү белән кояшта ашалып, яңгырда юылып киндер төсенә кергән иде. Гиздел җәен-кышын шул кожанын салмады. Фәкать кыш көне кожан астыннан телогрейка белән сырган чалбар кия торган иде. Ә мылтыгын ул йоклаганда да кочаклап яткандыр.

Гиздел, сирәк тешләрен ыржайтып, көлеп куйды.

- Курыктыңмы?

Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышып, аңа җавап бирде:

- Юк, үзебезнең авыл кешесеннән нишләп куркыйм ди. Әнә, немецлардан куркырга кирәк.

Гиздел буш кулы белән (аның бер кулы һәрвкыт мылтык каешын кысып тоткан булыр) каядыр еракка селкеп куйды.

- Немецлар бездән ерак, ишшу, әнә, чигенә баралар ди. Безнекеләр немецларның арт сабакларын укытып баралар ди. Юлбашчыбыз иптәш Сталин булганда безгә беркемнән дә куркасы юк. Бер-ике айдан дөмектерәчәкләр аларны. Менә күрерсең.

- Гиздел, әйт әле, син нигә Галиев абыйны чактың? Сиңа зыяны тимәгәндер ич?

- Ә сиңа нәрсә, Галиев абый җәлкемени?

- Әйе, кызганыч, бик кызганыч. Ул колхозчы өчен тырышты бит. Синең белән минем өчен тырышты.

- Ә нигә мине дә списокка кертмәгән алайса?

"Ә-ә, имәндә икән чикләвек, - дип куйды Фатыйма күңеленнән генә. -Менә ни өчен ул аны саткан икән".

- Сиңа бит болай да дәүләт акча түли.

- Әле син ул контраны яклыйсыңмени? Синең безгә лекция укып йөрүләрең күз буяу гына икән алайса.

Гизделнең сүзләре Фатыйманың башына күсәк белән суккан кебек тәэсир итте. Менә сиңа мә! Ул колхозчыларга лекция укыганда, никадәр генә авыр булса да, иртәме-соңмы сугыш безнең җиңү белән тәмамланачак дип, кешеләрнең рухлары сынмаслык, аларның күңелендә җиңүгә өмет чаткылары уятырлык сүзләр генә сөйләде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инде килеп, менә сиңа мә! Аның сөйләгәннәре күз буяу гына булган, имеш. Гиздел дәвам итте:

- Фронтта хәлиткеч сугышлар барган чакта ул колхозчыларны симертә, пнимаешь!

Фатыйманың ачуы килә башлады.

- Нинди симерү турында сүз булырга мөмкин, Гиздел. Колхозчыларны ачка шешенеп үлүдән сакларга тырышты диген.

- Тырышты менә...

Гиздел аты-юлы белән сүгенеп куйды. Фатыйма аның сүзләреннән оялып, бурлаттай кызарды, чиләкләрен көянтәсенә элде, кайтыр якка борылды.

Гиздел җәһәт кенә чишмәне карама ягыннан әйләнеп үтте дә, берничә адым атларга өлгергән Фатыйманың юлына аркылы төште.

- Фатыйма, чык миңа кияүгә!

Фатыйма, сәерсенеп, Гизделгә текәлде.

- Син үз акылыңдамы, Гиздел? Минем үз ирем бар!

Гиздел, тугыз-ун яшькә өлкәнрәк булса да, Фатыйманың бервакытта да аңа абый дигәне булмады. Хәер, малайлар булып малайлар да аңа абый дип дәште микән әле.

- Хәбәрсез югалган кешене көтүдән ни файда? - диде Гиздел белдеклеләнеп.

- Бәлки исәндер. Бәлки ул пленга гына эләккәндер?..

- Алай булса, ишшу да хуже! Пленга эләккән кешеләрне иптәш Сталин кемнәр ди, иптәш агитатор?

Гизделнең сүзләре Фатыйманың болай да сызлап торган бәгыренә килеп кадалды. Ихтыярсыздан, аның йөрәге кысылып, сыкрап куйды. Әсирлеккә яраланган килеш тә, һушсыз яткан чагында да эләгергә мөмкин ич...

- Кайтса да аны монда яшәтмәячәкләр. Йә таш капчыкка тыгып куячаклар, йә бөтенләй Себергә озатачаклар. Вәйт так!

Гиздел кеше хәлен аңлый торган бәндә булса, Фатыйманың көл төсенә кергән чыраена күз төшереп алу белән аның хәлен күрер иде, аның йөрәк ярасына тоз сипкәнен аңлар иде. Юк инде, юк! Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәме соң?..

Фатыйма сүзсез генә баскан урыннан кузгалды. Ул бер-ике атларга да өлгермәде, артында гына мылтыктан аткан тавышка сискәнеп, иңеннән көянтәсен төшереп җибәрде. Чиләкләре бер якка, үзе икенче якка тәгәрәде.

- Йөрәкне яра яздың бит, юньсез!

Ул арада кожанын салып ташлаган Гиздел аның өстенә килеп капланды, кисәү таягы кебек каралып, каешланып каткан куллары белән Фатыйманың күлмәген ертып күкрәгенә үрелде. Фатыйма бу мәсхәрәләүгә җен ачуы чыгып, аяклары-куллары белән бәргәләнә-бәргәләнә Гизделне өстеннән төртеп төшерде.

- Оятсыз! Кабәхәт!

Һәм ул күкрәген ертык күлмәге белән каплый-каплый авылга йөгерде.

Шунда әллә каян гына Сәхилә карчык пәйда булды. Ул бу хәлне күреп торган булса кирәк, Фатыйманың йөгерүеннән үзенчә кызык табып:

- Нигә качасың, җүләр? Җиләк вакыты бер генә ул, - дип, инеш буен яңгыратап, аның артыннан көлеп калды.

Гиздел әнисе белән генә тора. Әтисе булгандырмы-юкмы, тәгаен генә белүче дә юк иде. Кайсылары: "Бар иде, каяндыр килгән бер зимагур йортка кергән иде", диләр, икенчеләре: "Юк ул, теге авыл кешесенең икмәген талап йөрүче кызыл командир иде. Салиха түтиләргә фатирга гына кергән иде", диләр. Өченчеләре: "Юк, син дөрес әйтмисең, агай-эне. Ул чагында Гиздел бар иде инде. Аннары, ул кеше талаучылар кунып ятмады. Крестьянның чәчүгә дип калдырган ашлыгын талап алды да, китеп тә барды", диләр. Ә дүртенчесе аларның сүзен бөтенләй юкка чыгара.

- Гуй кушаматы каян килеп ябышкан соң аларга? Аның әтисе безнең як кешесе дә булмаган әле беләсегез килсә. Каяндыр, Уралның аръягыннан килгән "кайттым гуй", "килдем гуй" дип сөйләшә торган килмешәк бер сарт булган.

Кем хаклы, кайсысы дөрес? - һич аңламассың.

Гуй Гиздел кырыкка җитеп килсә дә, өйләнмәгән, сазаган егет булып йөрде. Шулай да үз гомерендә бер тапкыр, сугыш башланыр алдыннан, кайсыдыр авылдан бер тол хатын алып кайткан иде. Хәтта туй ясамакчылар икән дигән хәбәр дә таралган иде. Тик, атна-ун көн тордылармы-юкмы, ул хатын:

- Син чатан тәре белән торганчы, мин лутчы МТСтан килгән трактористларны фатирга кертәм, - дип, кире авылларына кайтып китте.

Ә уң аягының аксавы... Гиздел тумыштан сау-сәламәт булган ул. Тиресен текмәгәннәр, әтисез булса да үскән, егет булып җиткән. Армиягә алыныр вакытта гына...

Хәер, Сәхилә карчык та бар бит әле Салих авылында. Сәхилә карчык заманында хәллерәк крестьяннарның мал-мөлкәтен талап Себергә озатканда үтә дә нык "тырышлык" күрсәткән кызыл коммунист - хәзер инде битләре җыерчыкланып беткән әби иде. Иң гаҗәбе шунда: ни хикмәттер, аның битендәге җыерчыклары башка өлкән кешеләрнеке шикелле буй-буй буразна булып ятмаган, ә ничектер, төрмә тәрәзәсенә куелган рәшәткә сыман шакмакланып торалар иде. Шулай булса да, ул үзенең майлап ташласаң, эт яламас икәнен белми, һаман иннек-кершән ягынып, бизәнеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз булгандыр авылда. Ә кызыл комач яулыгын "хәзер хөррият заманы, мулла-мунтагайлардан курыккан юк", дип, һәрвакыт чөеп бәйләде. Сөйләшкәндә һәрдаим хөррият сүзен кыстырганга, авылдашлары аны "Хөррият Сәхилә" дип атадылар. Белгәнрәк кешеләр:

- Ул яшь чагында кияүгә дә чыкмады. Егетләр белән дә хөррият заманы дип, болай гына "кавышып" йөрде, - диләр. Анысы ничек булгандыр, гөнаһына кереп булмый, әмма районнан вәкилләр килсә, гел шулар тирәсендә чуалды. Араларында рус кешесе дә булса, бөтенләй очына, аңа үзенең русча "пупалавын" күрсәтергә форсат чыга торган иде. Заемга язылу башланса да, һәрчак аны үрнәк итеп куялар:

- Әнә, Сәхилә карчык, сыерчык оясы кадәр генә өйдә яшәсә дә, фәлән сумга язылды. Ә син..., - дип, башкаларны оялталар.

Иш ишен таба дигәндәй, Гиздел каралырга вакыт җиткәндә генә Сәхилә карчык аркылы, күрше мари авылына барып, аягын боздыртып кайтты. Шуның аркасында солдатка алынмады. Сугыш башлангач та аңа тимәделәр. Ул котылып калды. Шушы хәлләрдән соң Сәхилә карчык белән алар җан дусларга әйләнделәр. Гиздел, үз чиратында, бурычлы булып калмады. Лесник булып алгач, Сәхилә карчыкны утынга тилмертмәде.

Фатыйма чишмә юлындагы хәлне милициягә хәбәр итсә дә, ул карчык Гизделгә каршы шаһит булып бармаячак иде.

* * *

Җәй көне бер карңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә йөреп вакыт җитми.Үз хуҗалыгыңда эшләр тулып ята. Яртылаш өелгән печән кибәнен дә очлап бетерәсе бар. Яңгырга китте дә, печәннең бер өлеше җыелмыйча покоста калды. Кояш бүген менә икенче көн инде, ниһаять, якты йөзен күрсәтте. Фатыйма шул форсаттан файдаланып, тизрәк кипсеннәр өчен, калган покосларны әйләндерергә болынга китте. Ул атлы юлга чыгып тормады - Ык буйлап турыдан гына җәяүләп атлады. Сукмак елгага коючы вак-вак инешләрне аркылы кисеп, елан кебек борыла-сырыла бара да бара. Күпме генә барсаң да, аның очы-кырые юктыр сыман тоела. Берничә көн койган яңгырдан соң табигать чистарынган, сафланган, анда мыскал кадәр дә тузан әсәре юк. Болында фәкать үлән исе, дымлы җир исе, төрледән-төрле чәчәкләрнең исерткеч хуш исе генә торып калган иде. Елгадагы балыклар да, әйтерсең, шул чәчәкләрнең исен иснәр өчен генә чиртеп-чиртеп алалар, су өстендә сикереп-сикереп уйнаклыйлар иде. Фатыйма шул манзарага сокланып-хозурланып барды. Әйе,җәй - оҗмах мисалы дип юкка гына әйтмәгәннәр инде борынгылар.

Фатыйма печәнлектә ике покос әйләндереп чыккан иде, атын тырык-тырык юырттырып (аның болынга килүен сагалап торган диярсең) әллә каян гына Гиздел килеп чыкты. Атын аңа таба боруын күргәч, Фатыйманың йөрәге "жу" итеп китте. Тагын үткән ел чишмә буендагы кебек капланса, быел... дип, ул тырмасын кулына кысыбрак тотты.

Кирәксә-кирәкмәсә дә үзенең "әллә кемлеген" күрсәтергә яраткан Гиздел бүген, ни хикмәттер, "тәмле тел"гә әйләнгән иде. Ул яхшыатланып Фатыймага сүз кушты:

- Үзең укытучы, үзең чибәр хатын, болай интегеп йөрмә. Әйдә, Мәтеви марҗаларын чакырып, үзем кибәнгә өйдерәм.

Мәтеви урыслары утынга, чыннан да, Салих урманына - ялынып, лесник Гиздел янына киләләр. Кәефсез чагы булса, ул аларга корыган ботак та кистерми, кире борып җибәрә. Ул әйтсә, Фатыймаларның печәнен бер көн эчендә кибәнгә өеп бирерләр иде дә бирүен, тик...

- Хезмәтче тоткан байларны унҗиденче елны себереп түктеләр бит, Гиздел, оныттыңмени? Авыл халкы ишетсә, ни дияр? Безгә лекция укыганда капиталистларны, алпавытларны сүккән Фатыйма үзе байбичәгә әйләнгән, дип күзне дә ачтырмаслар иде бугай. Юк инде, Гиздел, рәхмәт! Әткәй белән әкренләп үзебез өеп бетерербез әле, боерган булса.

- Ә боермаса?

Гиздел бу юлы аңа ташланмады, очланып бетмәгән кибәннең икенча ягына чыгып йомышын үтәде дә:

Әйдә, ялгызың чилән инде алайса, - дип, атына утырып китеп барды.

Фатыйма хәлдән тайганчы эшләде. Ул көнне покосларны әйләндереп чыкты. Тик, илаһи зат боермаган идеме, шуннан соң тагын яңгырлар башланды. Уракка төшкәч инде бөтенләй печән кайгысы китте.

Авыл кешесенә, беренче чиратта, иккән игенне югалтуларсыз җыеп алу бурычы йөкләнде. Колхозчыларның һәр адымын күзәтеп йөрүче чагыр күзле вәкил - уполномоченныйлардан үтеп, иген кырын ташлап китү турында уйларга да мөмкин түгел. Шулай итеп, ул елны печән кибәне тәки очланмыйча калды. Өелгән кадәресе дә бурсып, череп бетә язды.

Гиздел Фатыйманы берничә тапкыр аулакта очратып, юмалап та, куркытып та карады. Фатыйма гына кайбер, тол калсалар да, дөньясына төкереп,

Әтү-тәтә, тү-тәтә,

Сукыр марҗа су тарта.

Әллә ирем кайта инде..., дип җырлап эчүче ирдәүкә хатыннар шикелле җәелеп төшмәде. Шуның өчен Гуй Гиздел җае чыккан саен үч алырга тырышты. Печәнлек бүлгәндә дә, нишләптер, Фатыймага иң юка җире эләкте. Утынны да иң ахырдан бирде. Кулыннан килсә, бөтенләй бирмәс иде дә бит, тик закон нигезендә авыл укытучыларын утын белән тәэмин итү каралган.

Фатыйма ел саен шул хәл кабатлангач, быел түзмәде:

- Гиздел, син үткән ел да берни эшләмәгән Сәхилә карчыкка чабынлыкның иң әйбәт җирен биргән идең. Быел да иң калын җире аңа эләкте. Гадел түгел бит бу! - дип әйтергә мәҗбүр булды.

Гуй Гиздел астыртын гына елмаеп:

- Шобага шулай чыкты бит, - дигән булды. Сүз белән генә әйтеп калмады, берни эшләр хәл юк дигән кыяфәттә, кулларын як-якка җәеп, телен шартлатып алды.

Никадәр генә тыныч булырга тырышмасын, Фатыйманың Гуй Гизделгә җен ачулары чыкты.

- Шобага бит синең кулда, Гиздел! Син ничек телисең, шулай чыга инде ул.

Турысын әйткән туганына ярамаган дигәндәй, дөресен әйткәч, Гуй Гиздел бер аягының гарип икәнен дә оынытып, баскан урынында тупырдап алды. Әйтерсең, аның сөяленә бастылар. Фатыйманы гаҗәпләндергәне шул булды: әллә ачуына чыдый алмый гасабиланудан, әллә башка сәбәп белән, аның тупырдавы бер дә аксак кешенекенә охшамаган иде.

- Син аңа тимә! - дип җикеренде Гуй Гиздел, ачуына буылып. - Син бишектә имезлек суырып ятканда, канын да, җанын да җәлләмичә, буржуйларга каршы сугышып йөргән хөрмәтле коммунист ул, бик беләсең килсә! Колхоз төзеп йөргән чагында кулаклар сәнәгеннән көчкә котылып калган кеше ул!

Ачуланган чакта Гуй Гизделнең аскы теш казнасы бер алга, бер артка йөри башлый. Андый чакта аның ачылган авызыннан күренеп торган озынча һәм сирәк тешләре ашлык суктыргыч машинаның барабан тешләре шикелле куркынычка әйләнә. Якын барсаң (бәладән башаяк!), чәйнәп ташлавы да ихтимал. Гуй Гиздел бүген нәкъ шундый кыйфәткә кергән иде.

* * *

Сугыш Салих авылының асыл егетләрен суырып алган иде. Фронттан авылга әледән әле кайсы аяксыз, кайсы кулсыз калган - гарипләнгән солдатлар кайта торды. Кешеләр фронтта алган яралары төзәлеп тә җитмәгән бу солдатларның кайтуына да шат иде. Ни дисәң дә, исән кайтканнар бит әле, яу кырында ятып калмаганнар. Ярым-йорты булсалар да, ир-ат кисәге ич алар. Хуҗалыкта һава кебек кирәкле затлар.

Соңгы вакытларда фронттан бер-бер артлы:

- Киев шәһәреннән немецларны куып чыгарганнар икән!

- Минск шәһәрен азат иткәннәр! - кебек шатлыклы хәбәрләр килә башлады.

Кешеләр ул шәһәрләрнең кайда икәен белмәсәләр дә, Салих авылын үләт чире кебек афәттән азат иткәндәгедәй шатландылар. Тора-бара:

- Немецларның үз җирләренә барып кергәннәр икән!

- Сугышлар Берлин тирәсендә бара ди! Берлинны алсалар сугыш бетәчәк икән! - кебек тагын да өметлерәк хәбәрләр килә башлады.

Мондый хәбәрләргә Сәмигулла абзыйлардан да ныграк шатланган кеше булды микән? Ике малаеның берсе берсе булса да исән кайтырга тиеш бит инде. Сәмигулла абзый теле белән әйтмәсә дә, җаны-тәне белән шулай булуын теләде. Хәйдәрдән хат килгән көннәрдә бу теләк үскәннән үсә барды. Тора-бара ул өметкә әйләнде.

Саҗидә түти, гадәтенчә, һәр намаз артыннан төпчек улының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп Ходайга ялварды.

Ә Фатыйма... Фатыйма да Хәйдәрнең исән-сау әйләнеп кайтуын тели иде. Әле ничек кенә тели иде. Эх, исән килеш күрәсе иде Хәйдәрне бер тапкыр гына булса да күрәсе иде... Соңгы вакытларда Фатыйманың күз алдына, нишләптер, еш кына өстенә шинель кигән, кулына автоматын кысып тоткан Хәйдәр килеп баса. Хәзер ул ничек икән? Элеккечә, һаман шулай терекөмеш кебек хәрәкәтчән микән? Элеккечә һаман шулай арысландай ярсу микән? Бишектәге бишкә дисәләр дә, Фатыйма нигәдер аны һаман шулай кызурак холыклы итеп күз алдына китерә. Шулайдыр инде, шулайдыр. Немецлар белән сугышырга нәкъ менә Хәйдәр шикелле кыдрач кешеләр кирәктер. Юкса, җебегән солдатлар белән дошманны җиңеп буламени? Ә Касыйм кайтса?.. Һи-и, улының әтисе кайтсамы?.. Җанының яртысын бирер иде. Ике дә уйламас иде. Юк шул, юк! Әкиятләрдә генә ул кеше ышанмастай могҗизалар була. Ә тормыш коточкыч кырыс. Адәм баласы яралганнан бирле яшәү өчен көрәшә. Ул мең-миллион еллар элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.

Утыз көн уразаның бер бәйрәме була дигәндәй, ниһаять дөньяга:

- Сугыш беткән! - дигән куанычлы хәбәр таралды.

Ул хәбәр, көне-сәгате белән үк булмаса да, ниһаять, Салих авылына да килеп иреште. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, кешеләр ач-ялангач икәннерен дә оныттылар, билләр турайды. Элек бер-берсен урамда очратканда сүрән генә иасәнләшкән кешеләрне бүген, әйтерсең, алыштырып куйганнар иде. Халык тантана итте!

Тик...

- Сугыш бетте! Без җиңдек! - дип, солдатларның барысын да берьюлы өйләренә кайтарып җибәрмәделәр. Кемдер сугыштан соң да әле ике ел хезмәт итте. Кемдер тагын да күбрәк. Хәйдәргә дә шулай язган икән. Ул хезмәт иткән частьны Уралга күчерделәр һәм аларга әсир төшкән немец солдатларын саклау бурычы йөкләнде. Хәйдәр сакта торганда аларның эшләгәннәрен күзәтә. Солдатлар әсир булсалар да, үз хуҗалыкларында шикелле, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Эленке-салынкы йөргән немецны күрмәссең. Бу мескеннәрне сакламасаң да, качып китмәсләр иде, мөгаен.

Ә менә шәһәрнең әзмәвердәй бер башкисәре эшләү турында уйлап та карамый. Көннәр буе вокзалдагы буфет тирәсендә чуала. Ашыйсы килсә дә акча сарыф итеп тормый (хәер, акчасы булды микән аның?) буфетта өстәл тирәли утырган кешеләрне, чебен куган кебек кенә селтәп җибәрә дә, аларның ризыгы белән сыйлана. Иләмсез зур гәүдәле бу башкисәргә батырчылык итеп каршы сүз әйтүче кеше юк, бәйләнү турында әйткән дә юк инде. Кешеләр аның бала башыннан да зуррак йодрыгы эләккәнче, тизрәк буфеттан чыгып таю ягын карыйлар. Милициягә хәбәр итүче дә булды микән әле? Юктыр! Аның каһәреннән курыкканнардыр. Юкса, бу кадәр оятсыз кыланмас иде.

Хәйдәр хезмәт иткән часть вокзалдан ерак түгел. Сирәк-саяк кына булса да солдатларны "увольнительный"га чыгаралар. Хәйдәр дә шуннан файдаланып, шәһәрне әйләнеп кайтырга булды. Урамга чыккач, тәмәке кабызмакчы иде дә, беткән икән. Ул вокзалдагы буфетка керде. Вокзал буфетында бервакытта да кеше өзелми. Вокзал да буфет та умарта күче шикелле, берөзлексез гөжләп тора. Монда төнлә килеп төшкән пассажирлар да, поезд көтеп утыручылар да сугыла. Кемдер, тамак ялгарга керә, кемдер "тамак чылатып" чыга. Хәйдәрнең колагына каяндыр татарча сөйләшкән тавыш ишетелде. Ул тавыш килгән якка борылып карады. Стена буендагы өстәлдә өч татар беркемнән дә тартынмыйча, рәхәтләнеп ашап-эчеп утыралар иде.

Читтә йөргәндә татарча сөйләшкән кешене күрсәң, үз туганыңны очраткан кебек буласың. Иң беренче синең күңелеңә "якташлар түгел микән?" дигән уй килә. Хәйдәр сорашмакчы иде дә, аларның иркенләп утыруларын күргәч, тукта, тәмәке алыйм әле башта дип, чиратка басты.

Шулчак буфетка махмырдан бите-күзе шешенгән теге башкисәр килеп керде. Ул корбанын эзләгән тилгән шикелле, башта як-ягына каранып алды. Аннары, үзенең монда хуҗа икәнен сиздереп, салмак адымнар белән татарлар утырган өстәл янына килде. Сәлам бирү, рөхсәт сорау юк:

- Фронтовой сто грамм! - дип, аларның аракыларын шешәсеннән генә күтәреп эчеп куйды. Хәйдәр шунда гына бу әзмәвернең аракыга хирыслыгы каян килүен аңлады. Әйе, сугышта солдатларга бирәләр иде шул, бирәләр иде.

Абзыйлар бер мәлгә 'бу нинди хәл?" дип, сәерсенеп калдылар. Тегенең белән телләшергә урысчалары да такы-токы гына икән.

- Зачем?... Зачем?.. - дип, аптырашып карап тик торалар.

Әзмәвер аларның сүзен колагына да элмәде, аракыларын эчкәч, ашлары белән дә сыйланмакчы булып, гадәтенчә, татарларны да бер селтәнү белән бик җиңел генә өстәл яныннан куып җибәрмәкче иде дә... Тик, һәр нәрсәнең чиге булган кебек, сабырлыкның да бер чиге була бит. Шулчак "Зачем? Зачем? Зачем?" дип торган абзыйларның берсе түзмәде, теге мордарны сукты да екты. Әзмәвер белән бергә урындыклар да идәнгә тәгәрәде. Моңарчы үзенә кул күтәрү түгел, каршы сүз әйтүне дә күтәрә алмаган әзмәвер аты-юлы белән сүгенә-сүгенә үкереп, үзенә суккан татарга ташланды.

- ...мать! Я вас проучу, татарва!

Кистән кебек алагаем зур йодрык кешеләрнең котын алып һаваны айкап узды. Хәйдәр, бу мескен татарның башына җитә бит явыз, иптәшләре ни карап тора инде дип чиратыннан чәчрәп чыккан иде... Абзый кизәнгән йодрыктан өлгеррәк булып чыкты: тагын әзмәвернең үзен сугып әйләндерде. Бу юлы урындыклар гына түгел, өстәл дә, өстәл өстендәге савыт-сабалар да әзмәвер белән бергә дөбердәп идәнгә очты. Бу тамашаны карап торган кешеләр аһ! иттеләр. Чөнки әле моңарчы беркемнең дә батырчылык итеп бу башкисәр-хулиганга кул күтәргәне юк иде. Базык гәүдәле, чама белән кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге абзый берүзе тегенең тетмәсен тетте! Кара янмаган җире дә калмагандыр. Иптәшләре тырнак белән дә чиртмәделәр, читтән генә карап тордылар. Сугышкан ир-атларны аерырга, яки кемнедер якларга теләүче кеше дә күренмәде. Киресенчә, аларның күбесе шаккатып (кайберләре хәтта шатланып та), карале, йөрәкле кешеләр бар да соң дөньяда дип сокланып торганнардыр әле. Чөнки бу әрсез алабай килгән-киткән кешеләрнең генә түгел, буфетта эшләүчеләрнең дә теңкәсен корытып бетергән иде.

Шуннан соң ул буфет тирәсендә бүтән күренмәде. Хурлыгына чыдый алмагандыр, бөтенләй башка шәһәргә күчеп киткән диделәр соңыннан аның турында.

***

Хәйдәр фәкать 1946 елның салкын декабрендә генә туган авылына әйләнеп кайтты. Өйдә кәҗә бәтиләре белән пыр тузып уйнап йөргән биш яшьлек Алмаз өстенә солдат шинеле кигән Хәйдәр килеп керүгә:

- Әти! Әти кайтты! - дип, аның муенына барып асылынды. Ул инде күптән әтиләре кайткан малайлардан көнләшеп:

- Минем әтием кайчан кайта? Кайчан кайта? - дип, өйдәгеләрне тинтерәтеп бетергән иде. Андый чакларда өлкәннәр Алмазның күзенә туры карамаска тырышалар, башыннан иркәләп сыйпап куялар да:

- Кайтыр, улым, кайтыр. Сабыр ит. Менә күрерсең, әтиең дә шулай солдат киеменнән кайтыр, - дип аны юаталар иде. Дөрес, урамда озаграк йөрсә, яисә артык шукланса:

- Менә әтиең кайтсын әле. Әтиеңә әйтербез, колагыңны борыр, - дип куркыталар куркытуын. Әй, өлкәннәр юри генә куркыталар ла ул. Әтиләре кайткан малайларның берсенең дә колаксыз йөргәннәре юк әле. Алай гынамы, берәрсе кыерсыта башласа, яисә су кергәндә "каз боты кимертсә" шыр ярып:

- Әтигә әйтәм! - дип, үзләре андый тәртипсез малайларны куркыталар. Хәзер Алмазны алай кыерсыта алмаслар, аның да әтисе кайтты! Тиеп кенә карасыннар!

"Әтисе" Алмазны идәнгә бастырды да, кесәсеннән бер шакмак шикәр чыгарып, аңа сузды. Шул көннән башлап алар "ата" белән "ул"га әйләнделәр.

Саҗидә түти үзенең күзләренә үзе ышанмагандай, беркавем Хәйдәргә карап торганнан соң гына исенә килеп, улын кочаклап алды.

- Улым!..

Шушы бер сүзгә ана кешенең сугышта үлем белән күзгә-күз очрашып йөргән улын чиксез сагыну хисләре дә, ниһаять, аны исән-сау килеш күрү шатлыгы-куанычы да сыйды. Менә бит, исән булгач, аларның уллары да кайтты! Аллага шөкер! Исән-сау әйләнеп кайтты! Шатлыклы күз яшьләре аның яңаклары буйлап тәгәрәде.

Хәйдәр үзе дә әти-әнисен өзелеп сагынган, исән чагында аларны күреп каласы килгән иде. Ниһаять, аның да теләге тормышка ашты.

Ул көнне Сәмигулла абзыйлар өендәге шатлык-сөенечне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Бүгенге көн алар өчен күк карпусы ачылган көнгә тиң бәйрәмгә әйләнде!

Фатыйма Хәйдәрнең үз-үзен тотышына игътибар итте. Яшьрәк чакта кызу канлы, кыдрач егет салмак-сабырга әйләнгән, сүзләрен дә ипләп-уйлап кына сөйли башлаган иде.

Урамда аңа колхоз рәисе Гата абзый очрады. Хәл-әхвәл сорашып бетерер-бетермәс (аның колхоз мәшәкатьләре белән башы каткан, күзенә ак-кара күренми, чабулап йөри иде), уңайсызланып кына гозерен әйтте.

- Апай, сине, фашистларны дөмектереп кайткан кешене, кайтып кермәс борын эшкә кушу бик килешми дә торгандыр инде. Но, нишлисең, барабанга көлтә биреп торучы Бибидәнә апаң авырып китте бит әле. Апай, иртәгә көлтә бирергә чыга алмассың микән?

Өлкән яшьтәге агайлар, хатын-кызлар ач-ялангач килеш тырыша-тырмаша эшләп йөргәндә сау-сәламәт башың белән (әнисенең теләкләре кабул булдымы, Хәйдәр дүрт елга якын хәтәр сугышларда катнашып, бер мәртәбә генә яраланды) кешедән оялмыйча ничек өйдә ятасың инде.

- Кирәк булса бүген үк чыгам, Гата абзый. Шунда берочтан авылдашларны да күрермен.

Гата абзый, гафу үтенгәндәй, тагын бер мәртәбә:

- Бибидәнә апаң терелгәнче генә инде, апай. Зинһар, рәнҗи күрмә берүк, - дип, китеп барды.

Көлтә бирү теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел. Монда җегәрле булу гына җитми, сол белән эшләргә кирәк. Авыз ачып торсаң, көлтә белән бергә барабанга кулың кереп киткәнен дә сизми калырсың.

Гата абзый Бибидәнә апаң савыкканчы гына дип әйтсә дә, Хәйдәр ындыр табагына кайткан көлтәләр сугылып беткәнче барабанда эшләде.

***

1937 елны авылның комсомол-активистлары мәчетне, манарасын кисеп, клуб иткәннәр. Авыл яшьләре җәй көне ындыр артына терәлеп утырган әрәмәлек янында, йә Ык буена төшеп кичке уеннар оештырса, кышкы озын кичләрдә "вичыр"га клубка җыела.

Сугыштан соңгы еллар... Клубта егетләр (дөресрәге, үсмерләр) берән-сәрән генә, күбесенчә кызлар. Буйдак чакларын сагыналармы, клубка сирәк-саяк кына булса да, яңарак өйләнгән, чырайларын әче бал кызарткан ирләр дә сугыла. Гадәттә, алар уенга катнашмыйлар, вәкарь генә бер читтә басып торалар. Егетләрнең "дефицит" чагы. Хәйдәр клубка килсә, кызлар аны биергә чакырып хәлен алалар. Башта зимагурлыкта шахтада, аннары сугышта йөреп, Хәйдәр яшьләрнең яраткан "бишле", "сигезле" уеннарын онытып бетерә язган. Шулай да, әгәр кызларның берәрсе:

- Хәйдәр абый, әйдә инде, әйдә! - дип, көн туды исә сәнәк-көрәк тотып бераз тупасланса да, ут кебек кайнар куллары белән синең кулыңнан тартып әйдәкләгәч, ничек каршы торасың инде. Өстәвенә, өтеп алырдай күз карашын да сирпеп алса, ничек чыкмыйсың инде. Егет кеше андый чакта ул кыз белән биергә генә түгел, Каф тавы артына китәргә дә әзер. Андый чакта көне буе барабанга көлтә биреп талчыккан беләкләрдә, бердән, илаһи көч барлыкка килә. Син инде арыган икәнеңне дә, иртәгә тагын эшкә барырга кирәклеген дә онытасың...

Онытасың микән?..Онытыла микән?.. Ай-һай!.. Хәйдәр клубта яшьләр белән биесә дә, кайткач, уйланып ята. Берара ул туры өйгә кайтуына да үкенә. Туп-туры кабат шахтага китәсе калган. Сугышка кадәр эшләп киткән җиргә. Ул чагында, бәлки, онытылган да булыр иде. Йөрер илең шунда картайганчы, теге җырдагыча "Калҗа ашап, марҗа кочып". Алай дисең дә диюен. Бер исеңә төшмәсә, бер төшәр иде Туган ил... Туган туфрак... Газизләрдән газиз әткәй, әнкәй... Ата-баба йоласы да бар бит әле бу фани дөньяда. Исән чакта аларның фатихасын алып алырга кирәк. Юк, ул кайтып дөрес эшләде.

Шулаен шулай да, ә менә Фатыймага кем дип эндәшергә? Фатыйма җиңгәчәй дипме? Әллә Фатыйма сөеклем дипме? Алай дияргә хакы бармы соң әле аның? Алмазга рәхәт. Сабый үзенчә хәл итте мәсьәләне, бик җиңел генә әтиле булды да куйды. Ә Хәйдәр нәрсә эшләргә тиеш? Ә Фатыйма? Уйласаң, Касыймның да кайтып килүе ихтимал бит әле. Кайсыдыр муты җанагай ярты ир, ир юкта бөтен ир дигән әйтем уйлап чыгарган чыгаруын. Һәрхәлдә, әдәпле кеше булмаган инде ул. Юк, Хәйдәр беркайчан да андый юлга басмаячак. Ул төннәр буе керфек тә какмый шулай уйланып ята. Аның уйлары, барабанга җигелгән атлар кебек, һаман бер тирәдә әйләнә дә, әйләнә. Таң әтәчләре кычкыра башлагач инде торырга, мал-туарларны карарга, эшкә барырга кирәк.

Фатыйма кайчан өлгергәндер, Хәйдәр малларны карап кергәндә өйдә бар нәрсә дә әзер: юынгычка җылы су салынган, ашарга пешкән. Гөнаһысына кереп булмый, Фатыйма килен вазыйфасын болай да җиренә җиткереп үти, аңа һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Хәйдәр кайткач бу тырышлык бермә бер артты. Ул мәктәптә дә канатланып йөрде, өйдәге эшләрне дә ә дигәнче эшләп куйды. Хәйдәр дә, үз чиратында, бурычлы булып калмады, ничек тә Фатыймага ярдәм итәргә тырышты.

Шулай беркөн Фатыйма мәктәптән кайткач, гадәтенчә, көянтә-чиләк күтәреп коега бармакчы булган иде. Су кисмәгенең мөлдерәмә тулы булуын күргәч, аптырап китте. Бүтән кем булсын, бианасының эшедер дип, яратып кына, сүзләрен дә сабый бала белән сөйләшкәндәй сузыбрак, аны "шелтәләп" алмакчы булды:

- Ән-кәй, син яшәреп киткәнсең ахры. Яшь киленнәр сыман су ташып куйгансың.

Саҗидә түти җиңелчә генә кеткелдәп көлеп куйды.

- Яшь чакларны искә төшерим дидем инде, килен, - дигән булды.

- Билеңне кузгатсаң, бик тиз исеңә төшәр, сиңа авыр әйбер күтәрергә ярамаганы, - дип, "тәрбия"сен дәвам итте килене.

Саҗидә түти шуннан соң гына серне ачты:

- И-и, киленкәем, кая инде ул миңа бу кышкы бозлавыкта суга бару! Хәйдәр мичкә белән кайтарды.

Хәйдәрне көлтәләр сугылып беткәч, фермага су ташырга куйганнар иде. Шул көннән башлап Фатыймага бер эш кимеде. Ул хәзер ике көнгә бер чишмә суына гына төшә башлады. Аның дәфтәр тикшерергә вакыты күбәйде.

Салих авылында хатын-кыз эшенә тыкшынып яки аларның эшен ошатмыйча, үзе эшләп йөргән кешене "хатынша" диләр. Андый кешене хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да өнәп бетерми. Шуңа күрә Хәйдәрнең су ташып йөрүен күргән саен авылдашлары елмаешып үтеп китәләр. Югыйсә, әнисенең олыгайган икәнен дә, Фатыйманың көне буе мәктәптә балалар укытып йөргәнен дә белә авылдашлары. Пәри башка, җен башка дигәндәй, ферма малларына су ташу эш санала, ә өйгә су ташу, янәсе, икенче нәрсә аларның уйлавынча. Кызык инде бу кеше дигәнең. Хатын-кызга ярдәм итү гаеп эшмени инде, югыйсә.

Шушы ярдәмләшүне кыз-кыркын да үзенчә аңлаган ахры. Хәйдәр клубка килеп керүгә үзара пышылдашып алалар. Үзләренә сүз катмаган, озатмаган өчен үпкәләгәннәре ачыктан-ачык:

- Хәйдәр авыл кызларын яратмый бит ул. Аңа бит укыган кызлар кирәк, - дип, бигрәк тә, "укыган кызлар" сүзенә басым ясап, төрттереп куялар.

Кайбер чытлыклары, тыны белән суырып алырдай булып та, Хәйдәр әйләнеп карамагач:

- Хәйдәр шахтада эшләгәндә марҗага өйләнгән булган икән. Хәзер шуны алып кайтмакчы икән, - дип, тузга язмаган гайбәт тарата.

Кешене чыгырыннан чыгара торган мондый сүзләр Саҗидә түтигә дә ишетелә. Андый чакта ул, мескен, нишләргә дә белми ут йота. Теңкәсенә тигән бу гайбәтне ничек тә туктатасы килә. Тик ничек? Үзе дә белми: башында кайнаган уйларының очына чыга алмый интегә.кешенең авызын томалап буламени?! Күңеленә ни килсә, шуны сөйләп йөри торган явызлар һаман саен табылып тора. Ул аларга игътибар итмәскә тырыша тырышуын, тик көн саен бер сүзне туглап торсыннар да, ничек битараф каласың инде. Тере мәет булырга кирәк ул чагында.

Саҗидә түти Хәйдәрнең әле һаман да мәхәббәт утында януын, әле һаман да Фатыйманы яратуын улының тын алуыннан, аяк атлап йөрүеннән үк сизенә. Тәвәккәлләп сүз башларга гына базмый. Шулай да бер көнне Сәмигулла абзый белән икәүдән икәү генә калгач:

- Карале, әтисе, син Байлар авылының Гыймран абзыйны хәтерлисеңме ул? - дип сорап куйды.

Сәмигулла карт, таптың сүз дигәндәй, карчыгының соравына каршы сорау белән җавап кайтарды.

- Йә, шуннан? Нигә кирәк булды соң әле ул сиңа әллә кайчан вафат булган Гыймран карт?

- Хәтерлисеңме, уллары ундүртенче елгы ярман сугышында вафат булгач, ике баласы белән тол калган киленнәрен уртанчы уллары белән никахлаштырганнар иде?

Сәмигулла карт бер кавем тынып торганнан соң, карчыгының соравына каршы тагын сорау белән җавап кайтарды.

- Аны бит, оныклары ятим булмасын дип, Латыйфа карчык үзе кодалаган диделәр түгелме соң?

- Әйе, бик әйбәт, игелекле карчык иде мәрхүмә. Урыны җәннәттә булсын. - Саҗидә түти җитди сүз сөйләргә тыны җитсен дигәндәй, күкрәген тутырып сулап куйды. - Менә шундый хәл безгә дә килде түгелме соң, карт, сизәсеңме?

Сәмигулла карт үзе дә күңеле белән нидер сизенә иде сизенүен. Тик, карчыгына әйтергә генә базмый йөри иде.

- Һе, бик җиңел генә синеңчә, ә! Алар үзләре ни әйтер бит әле?

- Оныгыбыз Алмаз болай да...

Сәмигулла карт төксе генә карчыгының сүзен бүлде:

- Анысын беләм лә мин.

- Соң, шулай булгач... Тагын ни кирәк? Бер дә игътибар иткәнең юкмыни? Хәйдәр үзе дә өстәл артында Фатыймадан күзен алмый утыра, ләбаса! Башы булгач бакасы булыр, боерган булса. Гаеп эш түгел. Ата-бабадан калган йола. Оныгыбыз да ятимлекнең ни икәнен белмәс.

Сәмигулла абзый башта ни әйтерә белми аптырап калган кеше шикелле, учы белән чаларган чәчләрен сыпырып алды, аннары, җиңелчә генә кулын селкеп куйды.

- Хатын-кызлар сез оста инде андый эшкә, - дип, бөтенләй тынып калды. Бу аның мин риза-бәхил, калганын үзегез карагыз инде дигәнен аңлата иде.

Саҗидә түти улын адарындырганчы башта килене белән сөйләшеп карарга булды.

Фатыйма эченнән генә "язмышым шулдыр инде", дип уйласа да, бу үтә дә җитди мәсьәләне тота-каба гына хәл итәсе килмәде.

- Әнкәй, озакламый чирек бетә. Язгы каникулда әти-әниләр белән киңәшеп килим инде, - дип, бу тантананы кичерде.

Фатыйманың күңелендә Касыймның кайтып килү ихтималын уйлап, икеләнү-шөбһәләнү дә, тормыш иткәндә Хәйдәрнең аңа карата мөнәсәбәте ничегрәк булырын уйлап борчылу да бар иде.

Фатыйма җир киптереп, агачлар яфракка бөреләнә башлаган чорда гына Сәмигулла абзыйлар йортына икенче тапкыр килен булып төште. Туй мәҗлесенә аның күрше районда яшәүче әти-әниләре дә килде. Кичке эңгер-меңгердә ындыр артлап кына мулла бабай килде (сөйли китсәң, Салих мулланың язмышы үзе бер гыйбрәтле тарих. Заманында Уфаның атаклы "Галия" мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовның үзеннән сабак алган Салих мулланы утызынчы еллар башында Төньяк Боз океанындагы Соловки утравына сөргенгә җибәрәләр. Аклангач, Архангельск якларыннан аякларына чолгау урынына кәгазь урап булса да кайтып җитә ул. Сөргендә никадәр генә сындырырга тырышсалар да, барыбер, диненнән ваз кичмәгән. Хәзер дә (Алланың рәхмәте яусын) яшертен-шыпырт кына булса да, шулай үз вазыйфасын башкарып килә).

Ишек-капкаларны бикләп, тәрәзә пәрдәләрен төшереп, никах укыттылар.

***

Сугыш беткәнгә инде ике елдан артып китте. Ә ачлык һаман бугаздан буа. Җитмәсә, илгә корылык килде. Кайбер авылларда хәттә кычкырып ачка үлүчеләр дә бар диләр. Ә налог җыючы агентларның анда эшләре юк. Синең ашарыңа бармы-юкмы, балаларың ачмы-ялангачмы - син фәкать заемга языл, налогыңны түлә! Түләмәсәң, недоимка дип, актык кәҗәңне дә, орлыкка калдырган бәрәңгеңне дә сыпыртып алып чыгып китәләр. Ә ул салымнарның ниндие генә юк! Сугыш башланган елны баласызлар салымы уйлап чыгардылар өстәге мыеклы абзыйлар. Адәм көлкесе, әйтергә дә оят, халык аны үзенчә "к... налогы" дип атады. Анысын ялгызаклар, баласызлар, әгәр унсигез яше тулганда баласы булмаса, кызлар да түләде. Ул мескен унҗиде яшендә кияүгә чыгарга (сугыш чорында ул кемгә чыксын? Егетләрнең барысы да фронтта, ләбаса!), йә уйнаштан бала табарга тиеш иде микәнни соң? Кияүгә чыгарга егете табылса да әле.

Закон нигезендә унсигез яшь тулгач кына ЗАГСта теркәлү каралган. Сәернең дә сәере инде уйласаң. Мондый хәлләр ахмаклар илендә генә була торгандыр... Ул салым сиксәненче-туксанынчы елларга кадәр дәвам итте бугай әле.

Шулай булса да, халык түзде, киләчәккә, яхшы тормышка өметләнеп яшәде. Киләчәктә, чыннан да, шулай буласын районнан килгән лекторлар да даими рәвештә туглап торды.

Тирә-яктагы урыс авыллары бер-бер артлы таралып-таркалып барганда да Салих авылы бөтенлеген саклап калды. Алар "җир сөрергә тракторлар юк", "сабаннар җитешми", дип тормадылар, адәм әйтеп, адәм ышанмас, яше-карты тезелешеп басуда көрәк белән җир казыды.

Хәйдәр белән Фатыйма да, ниһаять, сөеп-сөелеп, матур гына яши башладылар. Алмаз быел укырга керде. Көн саен букчасын җилкәсенә асып, мәктәпкә йөри. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти дә булганына шөкерана кылып яши башлаганнар иде инде. Тик... явызлык, хөсетлек төрле кыяфәткә кереп, өскә калкып чыга да, үзенең мәкерле эшләрен башлап җибәрә. Кем белә, бәлки ул гомер гомергә шулай булгандыр. Адәм балаларын сынар өчен җибәрелгән бер афәттер.

Көзге кырпак төшкән көннәрнең берсендә ирләр кибет янында үзара сөйләшеп торалар иде. Алар янына яңа бүрек кигән Хәйдәр килеп басты. Ирләр (бигрәк тә "наркомский сто грамм"га ияләшкәнннәре) "әйдә юабыз, әйдә юабыз!" дип бәйләнгәннәр иде дә, Хәйдәр бирешмәгәч:

- Кайчан алдың? Каян алдың? - дип аптырата башладылар. әйтерсең, ул гомер буе солдат бүрегеннән йөрергә тиеш.

- Сез бик кызык икән, егетләр, ә! Теге, бай кеше алса, "котлы булсын!", ярлы кеше тиенсә "каян алдың?" дигән шикелле кыланасыз. Хатын районнан алып кайтты, - диде Хәйдәр, тапкансыз шаккатырлык нәрсә дигәндәй, исе китмәгән кеше кыяфәтендә.

Безнең татарда шулай бит инде ул. Әгәр авылда бер төрле исем йөрткән ике кеше булса, һич югы аның берсенә нинди дә булса кушамат тагалар. Салих авылының жор телле халкы Кавиларның икесенә дә кушамат таккан. Озын буйлысын Колга Кави, ә кыскасын Бүкән Кави дип йөртәләр. Менә шул Колга Кави Хәйдәр яңа бүреген юмаганга ачуы килепме, шаяртмакчы булыпмы:

- Синең хатын район юлын таптарга ярата инде. Сугыш вакытында да Галиев абый белән парлашып тарантаска утырып китәләрие, - дип куйды. Аның шаяртуын яннап җибәрмәкче булды ахры, "Җәймә авыз" кушаматлы ир:

- Әйе, барганда урман аша чыгасы. Анда туктап "җиләк ашап" китми булмый инде, - дигән булды, иптәшләренә күз кысып.

Аларның сүзе Хәйдәрнең йөрәген чеметеп алды алуын, шулай да сер бирәсе килмәде. Тик, тартай теленнән табар дигәндәй, Колга Кави чама дигәнне, уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш дигәнне онытып җибәрде.

- Ә нигә?.. Җиләк вакыты бер генә диләр ич. Үзе яшь, үзе чибәр. Әрәм булып йөрсенмени? - дип көлгән булды.

Яшьтән үк зимагурлыкта йөргән, сугышта утлар-сулар кичкән Хәйдәр бу кадәресенә түзеп тора алмады.

- Ә син нәрсә, карап тордыңмы әллә? Ну-ка, әйт әле! - диде ул үзе дә сизмәстән тәвәккәл адымнар белән аңа таба атлый-атлый.

Ярый әле Сафа арага керде дә, тегесе вакытында телен тешләп өлгерде. Юкса...

Җәймә авызга да әйтсә әйтерлеге бар иде, югыйсә. Ул сугышта йөргәндә колхозга килгән уполномоченныйлар гел аның хатыны тирәсендә чуалды. Моны бөтен авыл белә. Аның үзенә генә әйтмиләр иде. Хәер, без капчыкта ятмый диләр. Әйтми булмас. Кешеләрнең берсе әйтмәсә, барыбер, берсе әйткәндер. Үзе генә башын диванага салып йөридер. Яисә балаларын ятим итәсе килмәгәндер.

Күпмедер вакыттан соң Хәйдәр белән Фатыйма тагын бер "сөрлегеп" алдылар.

Яңа ел алдыннан авыл үзешчәннәре Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклен куйдылар. Хәлил ролендә биология укытучысы Сәлахетдин, Галиябануны Фатыйма уйнады.

Авыл кешесе шулай бит инде - ахырын көтеп тормый, сәхнәдә барган вакыйгаларга спектакль барышында ук үзенең бәясен биреп бара. Уйнаучылар турында да аның үз фикере. Хәйдәрнең артында гына утырган Шәех абзый күршесенә:

- Карале, Кәрәметдин, бу Фатыйманы әйтәм, элек тә шушы Сәлахетдин белән гыйшык-мыйшык уйнаганнар иде. Әле дә шуны куалар икән, тагын сәхнәгә чыкканнар, - дип пышылдады. Хәйдәрнең колагына чүбек тыкмаган - барын да ишетеп торды. Юкса, Шәех абзыйның "үткән елда да Хәлил белән Галиябануны алар уйнаганнар иде, быел да алар уйныйлар икән", дип кенә әйтәсе килгән иде. Шушы дөрес әйтелмәгән сүз Хәйдәр белән Фатыймага әйткәләшергә сәбәп булды.

Фатыйма укытучы кеше районга бармый тормый. Өстәвенә, агитатор да булгач, чакырып кына торалар. Кайсыдыр бер ахмагы:

- Фатыйманың районда егете бар икән, - дип чыгарган.

Икенчесе шуны тагын да күпертеп:

- Сугыш вакытыннан бирле йөриләр икән инде, алар, малакаем, - дип, чишмә суына барган хатыннарга сөйләгән.

Өченчесе:

- Әйтәм җирле, көн туды исә районга чапты. Тикмәгә генә йөрмәгән икән, - дип тә өстәгән.

Шул сүз, җепшек кар йомгагы тәгәрәгән саен зурая барган кебек, нахак сүзләр дә өстәлә-өстәлә, Хәйдәргә килеп иреште. Шуны ишеткәч ул:

- Әйт, кем ул? Бүген үк барып бәреп үтерәм! - дип тузынды. Бер кызып киткәч, колхоз рәисенә утырып районга барулар да калкып чыкты.

Нахак сүзләр Фатыйманың йөрәген парә-парә китерде. Энә очы кадәр дә гаебең булмаган килеш яла сүзләр ишетү аның бәгырен телгәләде. Анда бит бер Фатыйманы гына түгел, барлык укытучыларны да чакырталар иде, югыйсә.

- Мәгариф бүлегеннән чакыргач, бармый булмый бит инде, Хәйдәр. Менә син үзең уйлап кара: унсигез чакрым җирне көнен урап кайтырга кирәк. Нишлисең, Галиев абыйга да утырып бардым инде. Туры килгәндә МТСтан ягулык ташучы Локман бабайның арбасына да утырып барган чаклар булды.

Сораштыра торгач, бу гайбәтне Хөррият Сәхилә чыгаруы беленде. Фатыйма сәбәбен генә аңлый алмады. Аның бу карчык белән гомердә бер мәртәбә дә сүзгә килгәне юк, ләбаса!

Гайбәт ир-ат арасында да таралган икән. Ишетмәгәннәр ишетсен дигәндәй, каравыл өе янына җыелган ир-атны Җәймә авыз үзенә караткан. Аның сүзләренә Гуй Гиздел килеп кушылды:

- Нигә аңа исегез китте? Үпкән-кочкан, җилгә очкан, булган беткән инде. Ничу аны сөйләп йөрергә.

Арадан бер муты, бик зур сер сөйләгәндәй, хәйләкәр генә күз кысып, Гуй Гизделгә таба авышты:

- Һе, син үзең дә бер заман Фатыйма артыннан йөрдең түгелме соң әле?

Гизделнең аңа да җавабы әзер булып чыкты.

- Йөрсә ни. Укасы коелмады бит әле, Хәйдәргә дә калды.

Үзе, авызын күтәреп, шаркылдап көлеп куйды. Аның сирәк тешләре арасыннан төкерекләре чәчрәде. Гиздел кул аркасы белән авызын сөртеп алды. Аннары, минем бүтән сөйләр сүзем бетте дигәндәй, бер кырыйда керт-керт печән чемченгән атына таба атлады. Атын авызлыклап, курмы ашаганда төшергән аркалыгын күтәреп бәйләргә кереште.

Кемдер, үзалдына сөйләнгәндәй, әкрен генә әйтеп куйды:

- Аның бу сүзләрен Хәйдәр ишетсә, икенче аягын сугып сындыра инде.

Гиздел ишетеп калган икән.

- Ничава падубны! Ул гына түгел, без дә монда тыл фронтында эшләгән кешеләр. - һәм ул атына утырып, болай да юыртып барган мәхлүкка чыбыркысы белән селтәнә-селтәнә китеп барды.

***

Фатыйма мәктәптән кайтып чәй эчәргә генә утырган иде, "кибеткә керосин кайткан" дигән хәбәрне ишетүгә, чирекле шешә күтәреп, шунда йөгерде. Ул барганда инде хәйран гына халык җыелган, чираты да дилбегә буе сузылган иде. хатын-кыз җыелса, тел тешләп тора аламы? Ике хатын очрашса - базар, өч хатын сөйләшсә - ярминкә дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Монда хәл-әхвәл сорашу, авылдагы яңалыклар... - берсе дә калмый.

Фатыйма килгәндә кызыл яулыгын чөеп бәйләгән Сәхилә карчык хатын-кызларга нидер сөйләп маташа иде. аны күрүгә шып туктады. Фатыйма кешеләр белән исәнләште дә, чиратка барып басты. Ул күңеле белән карчыкның үзе турында тагын ниндидер гайбәт таратканын сизенде.

Сәхилә карчык, активист-коммунист, сорау алгандай, төпченергә тотынды:

- Мәктәптә хәлләр ничек анда? Отличниклар саны арттымы?

Фатыйма ни дип җавап бирергә соң инде бу карчыкка дип торган арада, ул кабат телгә килде:

- Тиздән ураза җитә. Атеистик пропаганданы көчәйтергә кирәк.

- Шөкер, мәктәптә эшләр әйбәт бара. Зарланырлык түгел. Тик менә соңгы вакытта елга суы, нишләптер, гел безнең тирәдә болганып ага. Ә мин, "бу нишләп болай икән?" дип баш ватам. Сәхилә түти сезнең өегез бит югары очта! Ык суын шул син болгатып җибәрәсең, ахры, - диде, Фатыйма аңа каршы.

Керосинга чират торучы хатыннар, Фатыймага теләктәшлек белдереп, елмаештылар. Кайберләре "шәп әйттең!" дигән шикелле, аңа күз кысып та куйдылар әле.

Сәхилә карчык кызарынды, бүртенде, шулай да дәшмәде. "Чират бозмагыз анда!" дигән булып, кибет эченә кереп югалды.

- Ул бит ярдәмчесе генә. Аны бит дөмбер күтәреп йөрүчесе болгата.

Арадан берсе хәтта кулын селкеп куйды.

- Һәй, ике чабата, бер кием инде.

Исемнәрен әйтмәсәләр дә, кемнәр турында сүз барганын хатын-кызлар болай да бик яхшы аңладылар.

Фатыйма соңыннан гына, чират торганда кайсыдыр борчылып:

- Кара инде бу Хәйдәрне, гайбәткә ышанып, хатынын рәнҗетә икән. Кичә кич тагын телгә килгәннәр, - дип әйткәнен. Аңа каршы хөррият Сәхиләнең:

- Нинди гайбәт булсын, сугыш вакытында ул Гиздел белән дә йөрде инде. Чишмә буенда аларның чыты-чыты үбешкәннәрен мин үз күзләрем белән күрдем, - дип сөйләп торганын белде. Менә, карчык кеше диген син моны, ә! Карчыгын карчык, ләкин мәкерле, явыз карчык! Чишмә буенда Гизделнең аңа бәйләнгәнен ничек әйләндереп сөйләгән, ә?!

Фатыйма Гизделне шул чагында судка бирмәгәненә үкенеп куйды. Хөкем итсеннәр, җәза бирсеннәр иде. Аның оятсызлыгы болай да чиктән ашып ташкан иде. Биатасы белән бианасының сүзен тыңлады шул. Милициягә гариза язып бирмәде.

***

Көн саен гайбәт ишеткәч, ахыр чиктә, Хәйдәрнең сабырлыгы төкәнде. Аның холкындагы элекке кайнарлыгы тышка бәреп чыкты. Бер көн Тегермәнлек басуыннан кайтты да, өстәл сугып:

- Җитте! Туйдым мин бу сүзләрдән! Гарык булдым! Бөтенләй адәм көлкесенә калганчы, немедленно шахтага китәбез! - дип кычкырды.

Фатыйма иренә якынрак килгәч кенә, аның кызмача икәнен сизде. Өйдә алар икесе генә иде. Хәйдәр ачуына чыдый алмый, ишекле-түрле йөренде.

- Аксак тәре булып, аксак тәре каравыл өе янында ни дигән бит, ә! Ни дигән! Гарьлегеннән егылып үләрсең!

Фатыйма Гуй Гизделенең чишмә буенда үзенә бәйләнеп маташканын исенә төшереп, "юк, ул аксак түгел! Аксак түгел! Кылана гына", дип әйтмәкче булган иде дә, Хәйдәрнең "ә син аны каян беләсең?" дип тыкырдата башлавыннан шикләнеп, тынып калды. Ул фәкать:

- Әти-әниләр бездән башка нишләр? - дип сорап куйды.

Ачу - аю. Ачу килгәндә кеше ни сөйләмәс. Хәйдәр Фатыймага күзен акайтып карады.

- Һә-ә, әти-әни, имеш! Син дөресен әйт инде, "чатан тәрене оныта алмыйм", диген.

Фатыйма бүтән сүз катмады. Ул картаеп барган биатасы белән бианасы өчен чын-чынлап борчыла; икенчедән, укыту эшен үлеп ярата - кыңгырау чылтыравы, бала-чага чыр-чуы аның бар кайгы-хәсрәтләрен оныттыра иде. Аның Салих авылын ташлап, күз күрмәгән, күңел тартмаган якларга һич кенә дә китәсе килмәде. Тик, ни хәл итәсең, энә кайда - җеп шунда: ул җыенырга мәҗбүр. Аларның китәсен ишеткәч, колхоз председателе Гата абзый үзе өйгә килеп:

- Апай, беләм, синең кебек гаярь егетләр кайда да кирәк. Югалмассың. Апай, үзең күреп торасың, бүгенгесе көндә колхозда да эшче көчләр җитешми. Тегермәнлек басуындагы көлтәләрне кибәнгә куеп бетерик инде. Аннан соң китсәң дә сүзем юк, - дип карады. Әмма Хәйдәр үз туксанын туксан итте. Ике көннән соң инде алар Хәйдәр өчен таныш Урал якларына китү өчен Чаллы пристаненда пароход көтеп утыралар иде.

Фатыйманың моңарчы пароходка утырганы юк иде әле. Минзәләдә укып чыккач, аларны авылларга җибәрделәр. Шуннан соң ул беркая да чыгып йөрмәде. Салих авылында эшләде дә эшләде. Пароход кузгалыр алдыннан, саубуллашыр вакыт җиткәнен белдереп, озын гына итеп кычкыртып алды. Ул арада аның, су тегермәненекедәй иләмсез зур куласасы лапыр-лопыр әйләнә башлады. Пароход, кем беләндер мәңгегә хушлашкандай, тагын бер тапкыр моңсу гына итеп кычкыртып алды да, җиңелчә генә дерелдәп, агымга каршы кузгалды...

Пароходның моңсу тавышы Фатыйманың бәгырен айкап ташлады. Бу моңсулык аның бөтен халәтенә күчте. Читкә чыгып йөрмәгәнгәме, бу минутта аңа йөрәк әрнеткеч моңсу да, ямансу да иде. Аның күңеле тулды. Ихтыярсыздан, Фатыйманың күзләренә яшьләр тыгылды. Ул аларны Хәйдәргә күрсәтмәс өчен читкә борылды.

Елга өстендә акчарлаклар, нидер өмет иткәндәй, чыелдаша-чыелдаша, пароходны озата баралар. Кайбер кыюраклары пароход мачтасына канат очларын сирпеп алырдай гына ара калдырып әйләнә. Мачтага менә тия, менә килеп бәрелә дип хафаланып торганда гына алар, яшен кебек кискен хәрәкәтләр ясап, кирегә борылалар, йә нидер абайлап, ук кебек түбәнгә атылалар.

Ә аста Кама елгасының кара-кучкылт дулкынары куыша...

Фатыйманың хәтеренә Касыймнар сугышка киткәндә җырлаган җыр төште.

Агымсудай безнең гомерләр,

Дулкыннарга кереп югала...

Алда аларны нинди язмыш көтә? - билгесез. Белсә дә, бер Ходай үзе генә беләдер...

***

Фатыйма әүвәлге чорда мондагы тормышка һич кенә дә күнегеп китә алмады. Йортлар авыл җирендәге шикелле үз төсендә түгел иде. Аларның түбәләре күмер тузаныннан каралып беткән. Күмер тузаны стеналарга да сеңгән, үсеп утырган агачларга да йоккан. Яфракларның асты гына яшел, өсте карасу яшькелт төстә. Тузан, хәтта, кызыл комачка язып элгән коммунистик лозунгларны да аямаган иде.

Һавасы да, ниндидер, эчкелтемме шунда - һич аңламассың. Һәрхәлдә, болын һавасы түгел инде. Ә шахтерлар, мескенкәйләрем, тимер читлеккә кереп басалар да, елмая-елмая, җир астына төшеп китәләр. Куркуның әсәре дә юк, әйтерсең, Гыйльмулла абзыйларның коесын чистартырга гына төшәләр. Ә җир астыннан - забойдан чыкканда күзләре генә елтырый да, тешләре генә җемелди. Кайсы Иван, кайсы Ислам икәнен дә белмәссең. Бер килгәч, кире китеп булмый, ничек тә эшкә урнашырга кирәк. Бәхетләренә каршы, шахта директоры үзе дә Хәйдәрне хәтерли булып чыкты. Алар кабинетка кергәндә өстәл артында утырган кешенең җитди йөзе Хәйдәрне күргәч, яктырды.

- А-а, Харитон приехал! Проходи, проходи!

Фатыйма, ихтыярсыздан, "карале, бездән соң кергән кешене күрде, ә безне юк", дип артына борылып карады. Директор кабинетында алардан башка кеше юк иде. Ул шунда гына Хәйдәрнең монда икенче исеме булуын аңлады.

Ә кадрлар бүлеге начальнигы пеләш башлы яһүд агай Хәйдәрнең исемен генә түгел, фамилиясен дә онытмаган икән. Туганыдай күреп:

- Һо, Шакирзянов, живой вернулся! Молодец! - дип, колачын җәеп дигәндәй, каршы алды, берочтан Хәйдәрнең кайсы фронтта булуы турында да сорашып өлгерде.

Фатыймага да эш табылды: аны учетчица итеп алдылар.

Барактан үзләренә аерым бүлмә дә бирделәр. Эшли башлагач, Хәйдәрнең иске танышлары да очрады. Иң мөһиме - монда юк-бар гайбәт сөйләп, аларны тинтерәтүче, колак итен ашаучы кеше юк иде. фатыйма монда килгәч кенә җан тынычлыгы дигән нәрсәнең ни икәнлеген белде. Аның йөрәгенә сары май булып яткан тагын бер нәрсә: эшче халыкка хөрмәт белән карыйлар икән ич монда. Тиешле сәгатеңне эшләп кайтканнан соң, кыл да кыймылдатмыйча, өеңдә песиеңне сыйпап утырсаң да, сиңа сүз әйтүче кеше юк. Ит налогы, сөт налогы, күкәй, йон налогы дип, синең теңкәңне корытучы агентлар да юк. Дөрес, заем дигәннәре бар барын. Анысына гына түзәргә була инде. Менә кайда икән ул хөррият!

Фатыйма шулай дип уйлый да, тагын уйга кала. Ә нишләп авыл кешесенең кадерен белми бу хөкүмәт? Аны савым сыеры кебек күреп, талау ягын гына карый. Коммунистик идеология дә аларны кимсетә: эшче класс - җитәкче, гегемон класс, ә крестьян халкы ил белән идарә итә алмый, янәсе. Чөнки ул хосусыйчылык чире белән чирләгән. Ир какканны - мир кага дигәндәй, ил җитәкчеләренең дә крестьянны шулай кыерсытуларын күреп торгач, шәһәр халкы үзенең каккан казыгы булмаса да, җае чыккан саен:

- Һей, деревенщина! Колхозник! - дип, көлгән була.

Ә шул колхозник җитештергән майны, шул колхозник үстергән ипигә ягып, өстәл артында киерелеп ашап утырганын уйламый. Уйласаң, утырып уйлардай хәлләр күп икән бу дөньяда. Салих авылын сагынгангамы, шулай бер көн аның төшенә 1941 елгы давылда ауган ялгыз карама агачы керде. Ул көчле җилдә авып бара, имеш. Таныш түгел агайлар җыйналышып аны кабат урынына бастырмакчы булып азапланалар. Ниһаять, утыртып бетереп, китәргә җыенганда гына кабат җил чыга да, карама тагын ава. Китәргә өлгермәгән агайлар аны кабат урынына утыртмакчы булып мәш киләләр. Шунда Фатыйманың төше өзелде, караманы кабат урынына утырта алдылармы-юкмы, белми калды. Фатыйма уянгач беркавем шомланып ятты, төшен нәрсәгә дип юрарга да белмәде. Янында бианасы булса серләшерләр иде дә соң...

Шуннан соң атна-ун көн үттеме-юкмы, авылдан хат килеп төште. Иң ахырдан Гизделнең вафатын хәбәр иткәннәр иде.

Усал телләр күптән инде:

Лесник Гизди,

Йөрмә везди.

Йөрсәң везди -

Эләгерсең тиз, - дип, аңа карата янаулы такмаклар чыгарганнар иде. Тик аны алар түгел, ә табигать үзе җәзалаган. Лесник Гиздулланы, урманнан кайтканда яшенле яңгыр астында калып, яшен сугып үтергән. Аның урынына сугыштан кайткан Кәшәфетдин абзыйны куйганнар.

Фатыйма эченнән генә, көфер сүз булса булыр, күргән төшем шуның белән бетсен инде, дип юрады.

Әйе, ни генә булмасын, тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә. Фатыйманың да йөрәк яралары әкренләп төзәлә башлады. Ул инде Хәйдәрне эшеннән, элеккечә, язмышым шулдыр, дип кенә түгел, сагынып көтеп ала. Аның кайтуына яраткан ашларын пешереп тора. Әллә чынлап торып ярата башлады инде Юк, ул бу турыда Хәйдәргә әйтми. әйтеп яратуның тәмен югалтасы килми. Әгәр син чынлап торып яратасың икән, кайбер фильмнардагыча минут саен "Яратам! Яратам!" дип, яратуның кадерен җибәреп түгел, ә яратуыңны әйтмичә дә исбатларга була ич.

Алмаз русчаны Фатыймадан да тизрәк өйрәнде. Кирәксә, урыс малайларының үзләрен сатып җибәрә ала. Мәктәптә дә гел "бишле"гә укый.

Нур өстенә нур булып, уртак бәбиләре туды. Тора-бара ике катлы йорттан фатир бирделәр. Шулай итеп күктән бәхет иңгәндәй, дөньялар түгәрәкләнде дигәндә генә... Хәйдәрләр сменасын шахта басты!

Фатыйманың моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Ничек инде, фашист ядрәсе ала алмаганны? "Терәткечләр куелган анда, борчылма!" дигән иде бит Хәйдәр, югыйсә.

Ул бу фаҗигане бик авыр кичерде. Кулы эшкә бармады. Бүген, бу минутта аңа нишләргә кирәген дә тиешенчә уйлап җиткерә алмады. Шуңа күрә Хәйдәрне авылга алып кайтып җирләү турында әйткәч тә, ни ә, ни җә дип бер сүз дә катмады. Кайткач, авылдашларына да күтәрелеп бер сүз әйтмәде. Исәнләшкән, кайгысын уртаклашкан кешеләргә дә җавап бирмәде. Әйтерсең, Хәйдәр түгел, ул үзе мәет иде. Авылдашларына үпкәсе зур идеме, ирен, яраткан кешесен югалту кайгысы көчлерәк идеме, бу минутларда ул үзе дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде. Аның бу халәтен күргән авылдашлары, чын-чынлап борчылдылар. Ихтыярсыздан:

- Акылына зәгыйфлек килгән инде әллә бу бичараның? - дип, үзара пышылдашып алдылар, чарасызлыктан башларын чайкап куйдылар.

Хәйдәрнең үлеме галәм киңлегендә бер якты йолдызның сүнүе шикелле генә тоелса да, Фатыйманың күңелендә алга таба бәхетле булу өметен сүндерде. Аның өчен яшәүнең мәгънәсе калмады.

Саҗидә түти өзми дә, куймый да үзен битәрләде.

- Улымның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын теләдем. Ходаем, үзенең рәхмәтләреннән ташламады, теләгем кабул булды - Хәйдәрем исән-сау әйләнеп кайтты. Ә мин, кибәк баш, аңа бәхетле, озын гомер теләргә онытканмын. Мин генә гаепле моңа, мин генә гаепле, - дип өзгәләнде.

Яшен ташы кебек көтмәгәндә башына төшкән бу кайгыдан көн-төн елый-елый Фатыйманың инде күз яшьләре кипкән иде. Ул бу халәттән ничек арынырга белмәде. Башына төшкән бу олы кайгы аның фикерләү сәләтен югалткан иде. Фәкать Хәйдәрнең җеназасын күтәреп киткәндә генә, ике бала белән тол калган хатынның авызыннан бер кәлимә сүз чыкты:

- Мин дә барып күрим әле, урыны киң микән?

Әмма, аксакаллар аңа сабыр булырга кирәген, йола буенча хатын-кызга зиратка керергә ярамаганын аңлатырга тырыштылар. Фатыйма аңлагандырмы- юктырмы, монда да, ни ә, ни җә дип җавап кайтармады: тагын телсез калды. Ләкин бу давыл алдыннан була торган шомлы тынлык кына булган икән.

Хәйдәрнең гәүдәсен ләхеткә иңдереп такта белән каплап, күмә генә башлаганнар иде, каян килеп кергәндер дә, ничек күрми калганнардыр, берзаман Фатыйма кабергә сикерде. Ул өстенә сибелгән балчыкка аз гына да игътибар итмәстән (күрми калган кешеләр эшләрен дәвам итәләр иде), ләхет такталарын тырный-тырный, илереп еларга, күз яшьләре аша иңрәп бер үк сүзләрне кабатларга тотынды:

- Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез!

Бу йөрәк түреннән ачыргаланып чыккан үзәк өзгеч тавыштан күмүчеләр туктарга мәҗбүр булдылар. Гомердә ишетмәгән-күрмәгән мондый хәлдән яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бер мәлгә өнсез калды. Ничек инде тере килеш кешене күмәсең?!

Шулай да агайлардан кемнеңдер авазы яңгырады:

- Акылыңа кил, сеңлем, чык!

Фатыйма аның сүзен колагына да элмәде, һаман ләхет такталарын тырный-тырный илереп елавын белде.

- Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез!

Таш бәгырьле кешеләрнең дә йөрәген телгәләрлек күренеш иде бу. Әлеге агай баягыдан да кырысрак тавыш белән кычкырырга мәҗбүр булды:

- Балаларыңны кем карап үстерер? Кем аларны аякка бастырыр? Чык!

Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә, Фатыйма, әйтерсең, чукракка әйләнгән иде. Өлкәннәрнең киңәше дә, әмере дә аңа тәэсир итмәде. Ул һаман бер үк сүзләрне кабатлады.

- Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез! Мине дә Хәйдәр белән бергә күмегез!

Һаман болай бер чарасыз карап торып булмый, бу гайре табигый күренешнең ахыры булырга тиеш бит инде. Күмүчеләрнең берсе, көрәген балчыкка кадап, кабергә сикерде. Авылның таза егете Фатыйманы бик җиңел генә күтәреп алып чыкмакчы иде дә, җиңә алмады, үзе дә балчыкка буялып бетте. Аңа ярдәмгә тагын бер егет төшкәч кенә, Фатыйманы кабердән күтәреп ала алдылар.

Яулыгы чишелеп, муенына төшкән, чәче-башы тузган Фатыйманы ирләр зираттан сөйрәп алып чыгып киттеләр.

Бу хәлнең шаһиты булган ак сакаллы картлар да кордашларының күзенә карап:

- Болай чамадан тыш ярату була микәнни соң, ә? - дип, ни әйтергә белми, аптырашып калдылар. Бу сорауга җавап бирүче кеше генә табылмады. Һәркем үзенчә фикер йөртте. Кемдер, сабыр гына әйтеп куйды:

- Сугыш булмаса, бу хәлгә төшәр идемени бу бала!

Икенчесе аның сүзенә кушылды:

- Әйе. Ул сугышны башлаган кешегә Алланың каты каһәре төшсен инде!

Бу сүзләр белән килешкәндәй, кешеләр бер мәлгә тынып калдылар. Хәзер һәркемнең уе бер тирәдә әйләнде. Әйе шул, уйласаң, сугыш зилзиләсе беркемне дә аямады, беркемне дә читләтеп үтмәде. Кемнеңдер баласын алды, кемнедер ятим итте, тол калдырды...

Кабер күмүчеләр сүзсез генә кабат эшкә тотындылар. Хәзер инде фәкать төрле яткан ыргыткан балчыкның дөп-дөп килеп төшүе генә (әйтерсең, шахта ишелә!) ишетелә иде.

Бераздан кабер өстендә сугыш елларының олы кайгысы шикелле, зур гына балчык өеме калкып чыкты. Тирә-якка җир исе таратып торган кабер балчыгын агайлар тагын да пөхтәләп өеп куйдылар: чыгып, йә кереп торган урыннарын үткен көрәкләре белән төзәтеп чыктылар. Хәер өләшенде. Мәетнең рухына багышлап дога укылды. Иң ахырдан картлар һәм үзләре дә яу кырында катнашкан абзыйлар барысы бер булып:

- Дөньялар имин булсын! Сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын! - дип, амин тотып куйдылар

Сугыш чорының бар авырлыгын хатын-кызлар, бала-чага белән бергә төпкә җигелеп күтәргән Сәмигулла карт бик өшәнгән иде. Ул улының каберенә бер уч туфрак салырга да бара алмады. Соңгы вакытта акылы да әйле-шәйлегә әйләнеп барган картның зиратка баруыннан бармавы хәерлерәк иде. Шулай булса да, Хәйдәрнең җеназасыннан кайтучыларга каршы Хозыр Ильяс кебек ап-ак сакаллы, өстенә ап-ак күлмәк-ыштан кигән Сәмигулла карт килә иде. Кешеләр бер мәлгә гаҗәпсенеп калдылар. Төркем аның янына килеп җиткәч, ул күзләрен челт-челт йомгалап, ярыйсы ук хәлсезләнгән тавышы белән гозерен әйтергә ашыкты:

- Оланнар, Касыйм улым сугышка китте бит. Ык буендагы болында печән кибәнем очланмаган килеш калды. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә. Ярдәм итегез әле! Зинһар, ярдәм итегез! - диде ул чалт аяз күккә төртеп күрсәтә-күрсәтә. - Бәхилләтер идем...

- Көзге кырпак төшкәндә нинди кибән инде ул, Сәмигулла бабай? - дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәде. Бу аны бүгенге кырыс чынбарлыкка кайтару булыр иде.

- Ике оныгың бар. Үскәч, шулар очлар инде ул печән кибәнеңне, - дисәң дә, аксакалны рәнҗетү булыр иде.

- Ярар, Сәмигулла бабай, ярар. Болынга барганчы башта чәй эчеп чыгыйк инде. Ә син бар, кайт, ял ит. Без ул кибәнне үзебез дә очларбыз, - дип, аны тынычландырдылар.

Болай да бала-чага акылы керә башлаган бичара карт бөтенләй сабыйга әйләнде. Өзелеп төшәрдәй булып, рәхмәтләр укырга тотынды.

- И-и, Алланың рәхмәте яугырлары! Менә бит, агай, игелекле кешеләр бар соң дөньяда. И-и...

Исәпләсәң-уйласаң, бу мәгънәсез сугыш аркасында Ык буенда гына түгел, Агыйдел, Сакмар, Җаек... буйларында, тагын әллә кайларда никадәр очланмаган кибәннәр калды... Күпме күкрәп торган яшь гомерләр дулкыннарга кереп югалды..

Әйе, уйласаң, утырып уйлардай хәлләр хәттин ашкан бу дөньяда...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: