Туган як

Нәзер әйткәч...

Моңарчы ару гына йөреп торган Габдерәшиткә әллә нәрсә булды, ул төннәрен уң колагы шаулаудан уяна башлады. Көтелмәгән чирдән куркып калган ир йоклый алмыйча, вакыты-вакыты белән авыр итеп сулады, онытылып китеп ыңгырашты, әллә ниләр әйтеп саташты.

Өйдәгеләр Габдерәшитне мунчада юындырып, түрдәге караватка кертеп салдылар. Чирле кешегә яхшы ашау кирәк булганга, бәйрәмгә дип саклаган сарыкны хәл иттеләр. Хәләл җефете чоланга чыгып, бәлкем кирәге булыр дип, көздән эленгән казларны барлап керде. Төннәрен уң колагы гөжләүдән азапланган Габдерәшит көндез биш-алты мәртәбә ныклап ашады, тынычлап йоклады. Кызы белән кияве, әтиләре тизрәк терелсенгә, шәһәр базарыннан ананас, гранат, киви һәм әчтерхан чикләвеге алып кайттылар. Авыру ашаганда аның каршында һәрчак уылдык, ысланган колбаса, өрек һәм йөзем җимешләре торды. Мондый мул тормыштан аның яңаклары алсуланып, тулыланып китте,  әмма чир чигенмәде. Шунысы сәер: аның ашау ягына бу билгесез чир бөтенләй кагылмаган булып чыкты.
Авыруның хәлен белергә кергән күрше карчыклары аны кызганып: «И-и, Габдерәшит, бетүең шушымы әллә, йөзең шешенеп киткән, шикәр чиренә ошаган», – дип куркыттылар. Ахыр чиктә бу хәлдән югалып калган туганнары күрше авылда яшәүче фельдшер кыз артыннан машина җибәрделәр. Якын арада кияүгә чыгарга җыенган, үз уйларына чумып яшәгән кызда Габдерәшит кайгысы түгел иде. Авыруның зарлануын юньләп тыңлап та тормыйча: «Башы авыртса, шушы ике төймәле даруны каптырыгыз, температурасы күтәрелеп, башка берәр җире чәнчи башласа, район хирургына алып барыгыз», – дип, ул тиз арада юкка  чыкты. 
Туганнары күзәтүе астында авыру тагын берничә көн уздырды. Көндез чир әллә ни борчымады, әмма төнлә ныклап һөҗүм итте, колак гөжләүдән туктамады. Аның тирәсенә җыелган якыннары: «Болай булмый, күз алдында бетеп бара, нидер эшләргә кирәк», – диештереп, авылда төрле им-том, өшкерү белән дәвалап даны чыккан Һәшимә карчыкны дәшеп карарга булдылар. 
Сиксәнгә җитеп килгән Һәшимә карчык озак көттермәде, таягына таянып, җил-җил атлап, чирек сәгатьтән килеп тә керде. Иң беренче эш итеп ул барчасын ишегалдына куып чыгарды һәм усал карашы белән Габдерәшитне бораулый башлады. «Малай, синең ниндидер яшерен серең бар, – диде карчык, озак кына уйлап утыргач. – Башкалардан нидер яшерәсең, сиңа шул тынгылык бирми. Уйла тизрәк, исеңә төшер, яшерсәң, дәшми калсаң, үзеңә үпкәлә, бөтенләй бетүең бар». Моны ишетүгә җаны табан астына йөгергән Габдерәшитнең йөрәге бәреп чыгардай булып, ләпердәп тибә башлады. «Беттем болай булгач, димәк, бу усал карчык барысын да белә, дөресен әйтми булмас», – дип уйлаган ир, каршында утырган Һәшимәгә барысын да сөйләп бирде.  
Чумара акчасының беразын Габдерәшит, алга таба кирәге чыгар дип, утынлыкка яшергән иде. «Күпме?» – дип сорады Һәшимә карчык, күзләрен челт-челт йомып. «Күп түгел, әйттем ич, беразын гына», – дигән җавап ишетелде. Карчык иелеп, чүәкләрен кигән шәпкә: «Бүген үк  акчаңны миңа кертеп куй, алдагы көннәрдә чиреңнән арынмасаң, кире кереп алырсың», – дип ысылдады да, ишекне аягы белән тибеп ачып чыгып та китте.
Ни гаҗәп, Габдерәшит икенче көнне бер җире авыртмыйча уянып китте. Төн тыныч узды, чир кабатланмады. Инде нишләргә? Янында калганы зур акча түгел, тик ул аны кояш астында берәүгә зур коттедж салып,  тир түгеп алды. Карчыктан ул акчаны кире кереп сораса, оят булмасмы? «Ишетсен колагың, чиреңнән котылсаң гына кереп алырсың»,  –  дигән иде бугай, ә ул әнә терелде. «Юк, эшләп тапкан акчаны болай калдырырга ярамый, Һәшимә карчыкның монда бер катнашы да юк» дип, Габдерәшит капкага юнәлде. 
Караваттан торып  аякка баскач, ул беренче тапкыр авыл урамын әйләнеп кайтырга булды. Кибет тирәсендә шабашкага бергә йөргән ике дустын очратты. Урын өстендә ятканда Габдерәшит, терелә калсам, аларга бер яртылык бирермен дип,  нәзер әйткән иде. Болай булгач, бирми ярамас: «Мәгез, егетләр, монысы минем саулыкка тамак чылатыгыз», – дип, әшнәләренә акча сузды. Калган акчасын Габдерәшит шул ук көнне кабат утынлыкка яшереп куйды.
Төнлә ул бик куркыныч төш күреп уянды. Имеш, аның акчасын кемдер тапкан һәм авыл урамы буйлап таратып чыккан. Иртән, шабыр тиргә батып уянган ир, куркуыннан утынлыкка йөгерде. Кабаланган куллары белән ул такта арасыннан чүпрәккә төрелгән акчасын табып алды. «И-и, менә ул акча, беркем тимәгән, ничек кыстырган, шулай ята, керсә дә керә бит бу төш дигәне!» Әмма тынычланырга иртәрәк иде әле, бу минутта Габдерәшитнең сул колагы гөжли башлады...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: