Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Нык типкәнмен

Мәктәптә укыган елларда булган бер вакыйга истә калган. Озын тәнәфес. Укучылар мәктәп ишегалдында волейбол уйный. Бүген «а» сыйныфы белән «б» сыйныфы ярыша. Җиңүче «в» сыйныфы белән очрашачак. Минем дә уйныйсым килә, тик әле «җитлекмәгәнмен».

Ярышларда «а» сыйныфы җиңелде. Үзләренчә акланалар: күзгә кояш төшә, имеш. Җанатарлар арасында мин дә басып торам. Озын тәнәфестә капкалап алырга дип алып килгән майлы ипи кисәген «сугам» гына. Менә бер заман туп минем тарафка таба очып килә башлады. Чыннан да, күзләр кояшка чагыла, шулай да, тупны абайлап алдым һәм аяк, автомат рәвештә күтәрелеп, очып баручы тупка китереп типте. Ә үзем авызга майлы ипине тыгам. Мине читтән күзәтеп торучыларга бу бик мәзәк булып тоелгандыр инде, барысы да бот чаба-чаба көлә. Мин генә берни аңламыйм, һаман ипи ашавымны дәвам итәм. Соңыннан сыйныфташым аңлатты: мин типкән туп ишегалдының аргы ягына очкан, халык шуңа шаулашкан, имеш. Физкультура укытучысы: «Бу бит футбол тубы түгел, аңа аяк белән тибәргә ярамый», – дип, шелтәләп алды үземне. Алай гына да түгел, «2»ле дә куйды, чиреккә «3»ле чыкты. Нишлисең, мәктәптә нибары ике туп иде: волейболныкы һәм футболныкы. Аяк белән тибеп, мин волейбол тубын тегелгән урыныннан «яралый» язганмын. Үпкәләмәдем. Бу хатам күңелдә гомерлеккә кереп калды. Диңгез флотында уйнаганда, җебе өзелеп, диңгезгә агып киткән туплар кызганыч. Араларында бик яхшылары да бар иде. Нинди генә җепкә бәйләсәк тә, борт артына очып чыгып, юкка чыга, ә без яңаларын ала тордык, уенны туктатмадык. Шагыйрь телендә әйтсәк:
Күрә белсәң, бу дөньяда
Булып тора көлкеләр.
Әйдә, көлик әле, дуслар,
Без көлмәсәк, кем көләр?

Васил КАМАЛОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев