Туган як

Нәниләр өчен мавыктыргыч хикәяләр

Быел, күптән түгел, Татарстан китап нәшриятында танылган балалар язучысы, шәһәрдәшебез Нурзия Мирхазованың «Гөлбакча» дип исемләнгән унынчы китабы дөнья күрде. Хәер, без аның турында газетабызның «Милли хәят» рубрикасында кыскача мәгълүмат биргән идек инде. Әмма китап әлегә шәһәребез китапханәләренә кайтып өлгермәгән иде. Ә язучы аның берничәсен иң беренче «Туган як» редакциясенә китереп бирде. Мин, китапны беренчеләрдән булып укып чыгучы буларак, бераз аның эчтәлегенә тукталырга булдым.

Нурзия Мирхазованың сабыйларга да, замандашларына да әйтер сүзе бар. Казан нәшриятында дөнья күргән «Бүләк» (2012 ел), «Уяну» (2015 ел), ике дәүләт телендә нәшер ителгән «Серле рәссам» (Волшебный художник) (2016 ел), «Гөлбакча» (2019 ел) исемле китаплары нәкъ шуның дәлиле. Нечкә күңелле, кайгыртучан җанлы шагыйрә яшь буын вәкилләрен серле-сихри әдәбият-сәнгать дөньясына алып керә, нәниләрнең иңнәренә тылсымлы канатлар куя.
Айзилә турындагы хикәяләре исә барлык балаларны да табигать мәктәбенә дәшә. Туган якның гүзәллеге тасвирланган мавыктыргыч дәресләр сокланырга гына түгел, хыялланырга, ни дә булса майтарырга, уйлап табарга, хәтта иҗат итәргә этәрә. Әлбәттә, иң элек әби-бабай ярдәмгә килә. Аларның берсеннән-берсе саллы киңәшләре, бары тик яхшылыкка этәрүче үрнәкләре балаларга гына түгел өлкәннәргә дә кызыклы, үтемле. Менә нәкъ шуның өчен дә әлеге китап белән балалар гына түгел, барлык гаилә әгъзалары да танышырга мөмкин. Юкса нәсел дәвамчылары – онык, оныкчыклардан яуган мең төрле сорауларга ничек җавап бирмәк кирәк?! Ә Айзилә ул яктан бик бәхетле, аның бабасының кулыннан килмәгән эше юк, белмәгән нәрсәсе юк, тырыш, үзе җор телле, үзе рәссам, үзе тапкыр. Төрле яктан камил булган бала тәрбияләү өчен, менә дигән идеал образ!
Авторның күзәтү байлыгы үзенә бертөрле эчкерсез, шуңа да табигать матурлыгын үтә дә зур осталык белән җентекләп тасвирлый ул. «Әйтерсең лә, күл – җирнең зур зәңгәр күзе. Тирәсендәге камышлык – керфекләре, анда-монда тирбәлеп куя. Күл-күз күк-көзгегә төбәлгән...», – дип яза ул «Табигать кочагында» хикәясендә. Балаларга хас гадилек, күп белергә омтылыш, зирәклек, хезмәт сөю белән аерылып тора. Җитмәсә бернигә дә кирәге булмаган тимер кисәге – спиннерга «җан өрә», көндәлек тормышта куллану яисә маһирлыкка беренче адым ясарга этәрә. «Табылдык» дип исемләнгән хикәясендә спиннерны су сипкечкә (лейкага) көйләп, шифалы яңгыр яудырсалар, «Сәер төш» хикәясендә «сәпит» руленә беркетеп, Айзилә айга ук менә, куак очындагы балан тәлгәшләрен дә шуның белән генә өзә ул. «Кышкы бизәк» ясаганда да, ягъни чылбырлап үргән төсле муенсаларны чыршының өске ягына урап куярга да, шул табылдык ярдәмгә килә, «канатлы дуслар»ның нәниләрен ауларга йөргән мәчеләрне дә шуның белән өркетә...
Кыскасы, китапны кулыңа алуга ук бер тында укып чыгасың. Анда урын алган хикәяләр берсеннән-берсе мавыктыргыч, үзләре гади. Ләкин алар сабыйларны кечкенәдән үк туган илен, аның бай табигатен, әби-бабаларын яратырга өйрәтер өчен менә дигән табылдык. Сәнгатьле сурәтләү чаралары: тапкыр сүзләр, эпитетлар, чагыштырулар уйланырга этәрә. Ә китапның «колакчык»ларында сурәтләнгән рәсемнәр укыганыңны раслый, исбатлый, күп белергә омтылыш тудыра.
Фәрит ИМАМОВ.

Фото Н.Мирхазованың шәхси архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: