Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әнкәйнең туган ягы

шигырь

Әнкәйнең туган ягы бу,
Яшьлеге үткән ягы.
Ә җанымның сагышлардан
Тулып түгелгән чагы.
Моннан да якын якларны,
Юк әле табалганым.
Сөйлим сезгә сагынуларның
Күңелдә яралганын.
Чулпыларын чыңгылдатып
Баргандыр әнкәй суга.
Тал-тирәкле су буйларың
Якындыр бәлки шуңа.
Аклы яулыгын япкандыр
Урагын урган чакта.
Уңган-тырыш булгандыр ул
Туганга шушы якта.
Җиләкле аланнарында
Моңлы җыры калгандыр.
Туган ягы гүзәллеген
Күңеленә салгандыр.
Ачы була югалтулар,
Өзелгәндер үзәге.
Сабырлыгы, изгелеге –
Күңеленең бизәге.
Сугышның утлы җилләре
Өтсәләр дә бәгырен,
Яшәде ул сыгылмыйча
Белеп тормыш кадерен.
Әнкәйнең туган ягы бу;
Яшьлеге үткән ягы.
Чыңгылдаган чулпыларын
Тыңладым кебек тагы.
Фәнүзә Сабирова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X