Туган як

Нишләргә белмәссең...

Аерылышып, ду кубып, мал бүлеп йөргән чагыбыз.

Дөрес, әлегә кайсыбызның гаепле булуын ачыклар өчен суд каршында җавап тотарлык хәлгә килмәдек. Әмма бергә яшәп җыйган уртак мал-мөлкәтне инде бүлә башладык. Фатир, дача, гараж, машинаның кемгә калуы бик тиз ачыкланды. «Син елның яртысын барыбер бакчада уздырасың, калганын балыкка баргач машинаңда йокларсың, шуңа фатир минеке», – дигәч, ирем ризалашмый булдыра алмады. Машина булмагач, миңа гаражның да кирәге калмады, анда барыбер иске тәгәрмәчтән башка берни юк. Мебель, суыткыч, тузан суырткыч ише әйберләрне бүлгәндә дә әллә ни каршылык килеп чыкмады. Диван һәм суыткычның иремдә калганлыгы болай да билгеле, ул алардан башка яши алмый. Дөрестән дә, төнлә йокысыннан уянгач, ул кайдан колбаса эзләсен, ди. Суыткыч – иремнең төп байлыгы, аңа кагылырга ярамый. Кер юу машинасы белән тузан суырткычның миндә калуына да ирем әллә ни карышып тормады. Болары – минем эш кораллары, алардан башка яши алмыйм. Төп каршылык телевизор бүлә алмаудан килеп чыкты. Алар бездә өчәү, монда уйлап эшләргә кирәк. Иң зурысы – залда, диван каршында тора. Ирем шуңа ятып, чипсы ашап, сыра чөмереп футбол карарга ярата. Өстәвенә, полиция белән бандитлар турындагы сериалларны да калдырмый. 
Телевизорның кечерәге – минеке, кухняда, суыткыч өстендә тора. Тыз-быз килеп, плитә тирәсендә кайнашкан арада, барлык каналлардан барган мәхәббәт сериалларын калдырмаска тырышам. Телевизорның өченчесе, иң бәләкәе, кибеттән алып кайткан килеш, балконда үз сәгатен көтеп ята.  Безнең арада иң зур низаг шул бәләкәй телевизорны бүлә алмаудан килеп чыкты. «Әгәр футбол барганда минеке ватылса, нишләрмен, шуңа балкондагы телевизор минеке», – дип, ирем үзенең йортта хуҗа булуын сиздерергә ашыкты. Үзем дә җебеп калмадым: «Сериалның иң кызык җирендә тавышы дөмексә, йә сурәте югалса, миңа нишләргә кушарсың, үз ягыңа – залга барыбер кертмәячәксең», – дип, күзләремнән утлар чәчтем. «Кертмим дә, дус хатыннарың муеннан, шуларда  карарсың», – дип, хәләл җефетем миңа киңәш биргәндәй итте. «Юк, кеше тупсасында йөрмим әле, рәхәтләнеп өемдә карыйм», – дип, шундук кырт кистем. Әнә урамдагы һәр кафеда телевизор эленеп тора. Шунда үзең кебек иләс-миләсләр белән футболыңны карап утыр», – дип, үземнең соңгы сүземне әйттем. Дөрес, аңа гына калса, яңа телевизор алып: «Әйдә бар, дүрт ягың кыйбла», – дип тә әйтә алыр идем. Әмма көннәр буе ялгызым гына сериал карап утырырга кызык түгел. Кино караганда андагы вакыйгаларны тикшереп, уртаклашырга яныңда һәрчак берәр кеше булу кирәк. Аннан футбол караганда безнекеләр гол керткән саен, ирем, тилемсә кебек, фатир буйлап трусиктан гына чабып йөргәндә, аны кем туктатыр. Андый чакта ул мине генә тыңлый, башка бер кешесе дә юк. 
Алай-болай соңгы чиккә җитеп, судья каршына килеп бассак, аерылышу сәбәбен барыбер аңлатып бирә алмас идек. Шуңа әлегә без бу мәшәкатьләрдән туктап торырга булдык. Тиздән телевизордан яңа  сериал күрсәтергә җыеналар. Өстәвенә, бүген кичен футбол буенча финал матчы, ирем инде чипсысын тотып, диванына барып ауды. Шәт, бу  соңгы уен түгелдер дип уйлыйм. Була күрмәсен, аерылышып, мал бүлеп йөрүләрнең күңелсез эш булуын инде аңлап өлгердем. 
Монда малай өйләнергә йөри әле, ә ул каплаган да куйган әтисе, футбол ярата. Әгәр булачак киленебез мәхәббәт сериаллары карарга үлеп торса, эшләр харап, тормышлары челпәрәмә киләчәк. Яшьләргә алдан ук запаска тагын бер телевизор алып куегыз дип әйтергәме, үзләре белерләрме... Уйларга да куркыныч, белмим, нишлисе булыр. 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: