Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Нишлибез?

Хәнәфетдин дустым, пышылдап сөйләшүемә аптырама, подъездга чүп түгәргә чыккан җирдән генә чылтыратам.

Ни өчен дигәндә, хәләл җефетемнең әнисе безгә күчеп килгәннән бирле, тормышыбыз тамырдан үзгәрде. Хәзер элеккечә, диванда ял иткәндә газет-журнал караштырырга вакыт калмый, әбигә телевизордагы сериалларны урысчадан тәрҗемә итеп утырам. Карчык бик тыңгысыз булып чыкты, барысын да беләсе килә. Телевизор караганда: «Кияү, нишләп бу хатын яраткан кешесенә чыкмады, теге ирнең акчасы кая китте, машинасы да иске генә, фатирын ничә өлешкә бүлделәр?»– дигән сорауларны яудырып кына тора. Их, Хәнәфетдин, белсәң иде, үз студентларыма борынгы Рим тарихын инглиз телендә сөйләгәндә дә болай интеккәнем булмады.
Әбиебез күчәр алдыннан саткан фатир акчасын безгә биреп тормады, үзенә өр-яңа машина алып җибәрде. Хәзер барасы җиренә әйтмичә генә, шуңа утырып элдерә. «Машинага утыргач, күзләрем яхшырак күрә башлады, колакларым ачылып китте, моңарчы сумка тулы ашамлык ташып, күпме интеккәнмен икән, – ди. – Пенсиям күп түгел, сезгә бирерлек чутым юк, үземнең дә расхудларым җитәрлек», – дип әйтергә дә онытмады. Үзе белмим, рәттән өч ел нинди акчага төрекләргә барып ял итәдер?! «Андагы пляжлар немец карчыклары белән тулган, без аларны җиңдек, белмим, нәрсә калгандыр анда аларга», – ди.
Хәзер ял көннәрне: «Кызымны интектермә», – дип, әбиебез ашарга пешерүне минем өскә йөкләде. Хәнәфетдин, үзең беләсең, пешерергә иренмим, әмма бу карчык кадеремне белми: «Кияү, ашың бу юлы тозлырак булган, өчпомагың майлы түгел, итне башка базардан ал», – дип, һәрчак игәүләп кенә тора.
Сотовыйдан дус карчыклары белән сөйләшүен исәпкә алганда, ул быел диңгез буена барырга җыенмый булса кирәк. Тик иртәрәк шатланганбыз булып чыкты, кем уйлый аны! Әбиебез: «Акчамны пластик операциягә җыям», – дип әйткәч, күзләребез маңгайга менә язды. Аптырагач, кызы: «Әни, ни сөйлисең, бу яшьтә нинди пластик операция ди ул?» – дигән булып, карчыкны аңга китереп азапланды, файдасы тимәде. «Хатын-кызга чибәрләнергә кайчан да соң түгел, кем белгән аны, бәлкем кабат кияүгә чыгарга җыенамдыр», – дип, кызын бик тиз үз урынына утыртты. Дөрестән дә, бераздан ул безне бер карт белән таныштырды, кунагыбыз сөйләшергә бик оста кеше булып чыкты. Ул табын артында тамак чылатып, бераз капкалап алып: «Фатирыгыз базарга якын, анда ит чабучы булып эшлим, сездә яшәсәм дөресрәк булыр», – дип әйткәч, барысы да аңлашылды. Дустым, моңарчы фатирымда үземне чын хуҗа дип йөри идем, хәзер мин монда беркем түгел.
Хәнәфетдин, студент чагында тулай торакта торганда, беркемнән берни сорамыйча, теләгәнебезне ашап, кием-салымны да булдыра алганча юып яшәп яткан вакытларны хәтерлисеңме? Менә кайда булган икән ул чын хөррият! Шәһәрдән ерак булмаган авылда әтинең өе буш тора, хәзер кайчагында әллә шунда кайтып яшимме дип тә уйлап куйгалыйм. Ул йортка телевизорны бөтенләй кертмәс идем, суыткычның да кирәге юк, ризык сакларга анда кар базы бар. Күлмәк-фәләнне юыйм дисәң, бәләкәй тагарак белән сабын кисәгеннән башка әйбер дә кирәкми. Ахири, боларны аптыраганнан гына сөйләвемне яхшы аңлыйсыңдыр.
Хәнәфетдин, күптән түгел өйләнгәнсең дип ишеттем, тормышың ничек? Дәшмисеңме? Аңлыйм, яныңда берәр кеше булганда, башка берәү белән сөйләшсәң, әллә ни уйлаулары бар. Ашыкмыйк, подъездга чыгып, чүп түккәндә, йә балконда кер элгәндәме, иркенләп бер сөйләшербез әле, дим. Ни әйтсәң дә, шулай аралашып торганда, яшәве күңеллерәк була ул! Ярар, әлегә хуш, ашыгам, ни бит, мин подъезда йөргән арада телевизордагы реклама вакыты тәмамланды. Анда бүген яңа сериал башланды, әбиебез озак йөргәнне яратмый, инде күптән: «Кая югалды бу кияү» – дип, борчылып утырадыр...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев