Туган як

Ник талпына күңел?

Шигырь тәлгәшләре

Кая чаба, ник талпына күңел,

Йөрәк шулай кая ашкына?

Ап-ак томаннарга төренеп кенә

Очар идем Каф тау артына.

Ак тап булып яткан киңлекләрдә

Бардыр могҗизалар бакчасы.

Бу дөньяда әле безгә күпме

Яшеренгән серләр ачасы...

Барысын күрер идем, белер идем,

Тарихтагы сихри серләрне.

Могҗизалар эзләп Каф тавында,

Менеп барам әле үрләрне...

Ралия Кәримова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: